Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Газета тарихында беренче тапкыр

2020 елда ТАССР оешуга 100 ел тула.

Шул уңайдан Республикабызда төрледән-төрле кызыклы чаралар үтә. «Көмеш кыңгырау» газетасының бәйге-ярышлар үткәрергә яратканын беләсез. Бу юлы да без читтә калмаска булдык – газетабызның сайтында квест үткәрдек.

Квест - уен, сынау, дигән сүз. Катнашучылар төрле каршылык этапларын үтеп гомуми җиңүгә ирешә.

Аларның максаты - Татарстанның әдәби һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр турында белемнәребезне барлау иде.

2нче июльдән 27нче августка кадәр дәвам иткән әдәби һәм мәдәни квест барышында атна саен бер бирем тәкъдим ителде. Җиңүчене дә атна саен билгеләп бардык.

Катнашучыларыбызның тырышлыгы, кызыксынучанлыгы һәм эрудициясе сокландыра! Рәхмәт сезгә! Сез - халкыбызның теленә, тарихына, мәдәниятенә битараф булмаган шәхесләр!

Әлеге катнашучыларның исемнәрен дә атап китик әле: Айсылу Галиева, Лариса Сафина, Роза Закирова, Чулпан Минһаҗетдинова, Зимфира Исламова, Миләүшә Хәсәнова, Алсинә Шәрәфетдинова, Алсу Гильмутдинова, Фәйрүзә, Зөһрә (болары исемен язганнары) актив катнашты, бик зур рәхмәт аларга.

 

Квестның азагына кадәр безнең белән булган актив катнашучыларны сюрприз көтә дигән идек.

 

Бер квестны да калдырмый катнашкан ике дустыбызны билгеләдек. Алар – Айсылу Галиева һәм Лариса Сафина.

 

Махсус сезгә бүләккә «Көмеш кыңгырау» логотибы төшерелгән кружкалар ясаттык.

Бу - «Көмеш кыңгырау» газетасы тарихында беренче тапкыр булган вакыйга. Сезгә чәйләрегезнең һәрчак тәмле, тормышыгызның ямьле булуын теләп калабыз. Безнең белән элемтәгә керерсез дип көтәбез.

 

Гел безнең белән булган кызыксынучан дусларыбызга зу-у-у-ур рәхмәтебезне белдерәбез. Афәрин! Алга таба да бергә булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт.

    Теги: квест әдәби квест мәдәни квест бәйгеләр