Көмеш кыңгырау

Әнвәр – чып-чын актер!

Сезнең чып-чын актер күргәнегез бармы? Якыннан ук? Каршыгызда шук елмаеп басып торганын. Кукмаралар менә ул яктан бәхетле икән. Шәһәрнең иң тыныч урынында (су буена урнашкан өйләрендә) тыныч кына яшәп ятучы бу егет – Булатов исемендәге лицейда 7нче сыйныфта укучы Әнвәр Хәсәнов – инде 7 фильмда төшәргә өлгергән!

Ән­вәр­гә бе­рен­че уңы­шы 3 яшен­дә кил­гән – ба­ла­лар бак­ча­сы­на йөр­гән­дә ши­гырь сөй­ләп ра­йон кү­лә­мен­дә бе­рен­че урын­ны яу­ла­ган ул. «Без музыка җитәкчесе Наилә ханым Сәлимгәрәевага бик рәхмәтле», – дип сөйли әнисе Рау­ша­ния ха­ным.  Шуннан соң  Әнвәрне Кук­ма­ра­ның ба­ла­лар сән­гать мәк­тә­бе­нә те­атр төр­ке­ме­нә ка­бул ит­әләр, ул педагог Ре­ги­на Вак­ка­со­ва кул ас­тын­да шө­гыль­лән­ә. Җи­ңү­ләр исә озак көт­тер­ми – дус­ты Ис­лам Шәй­дул­лин бе­лән алар «Соз­вез­дие-Йол­дыз­лык» те­ле­ви­зи­он фес­ти­ва­лен­дә ««­Кон­фе­ранс» но­ми­на­ци­я­сен­дә ике ел рәттән бе­рен­че урын­ны яу­лыйлар. Һәм уңыш­лы чы­гыш­ла­ры өчен Дәү­ләт сти­пен­ди­я­се­нә ла­ек булалар.

Ә ме­нә ак­тер бу­лып ки­түе... кас­тинг­тан баш­лан­а. Ка­зан­да «И в шут­ку, и в серь­ез» ба­ла­лар юмо­рис­тик се­ри­а­лын­да тө­шү өчен кас­тинг игъ­лан ит­әләр. Ән­вәр кас­тинг­ны уңыш­лы үтә, алай гы­на­мы, аңа берничә фильм­да төп роль­ләр­нең бер­сен баш­ка­рыр­га на­сыйп бул­а. Ба­ла­лар ки­но­сын үс­те­рү фон­ды оеш­тыр­ган «У­е­ны-чы­ны бер­гә» юмо­рис­тик ба­ла­лар те­ле­се­ри­а­лын­да, «Му­зей экс­по­нат­ла­ры» филь­мын­да, бу юлы татар телендә Әнвәр шу­лай ук төп роль­ләр­нең бер­сен баш­кар­а. Со­чи­да уз­ган «Ки­но­тав­рик» XVII Ха­лы­ка­ра ба­ла­лар сән­гать фес­ти­ва­лен­дә Әнвәр төп рольне башкарган «С­по­рим» фильмын күрсәтәләр.  Һәм малайны «Күп­кыр­лы та­лан­ты өчен» Дип­ло­мы бе­лән бү­ләк­лиләр. Бу Марк Ру­динш­тейн ке­бек та­ныл­ган про­дю­сер­лар, ак­тер­лар жю­ри­лык ит­кән фес­ти­валь­дә бит!

– Ин­де хә­зер ки­лә­чәк ту­рын­да сөй­лә­шик, – ди­без Ән­вәр­гә, – си­ңа кем бу­лыр­га дип баш ва­та­сы юк – ак­тер бу­лыр­га те­ли­сең­дер?

– Ак­тер гы­на тү­гел, – дип елмая Ән­вәр. – Җыр­чы да! Мин җыр­лыйм да, ба­ян­да да уй­ныйм, хә­зер ги­та­ра­да уй­нар­га өй­рә­нә­сем ки­лә.

Әйтергә онытып торабыз – ул «Выше радуги» вокал төркемендә  дә (җитәкчеләре  Венера Гыйләҗева) шөгыльләнә.

Ән­вәр бы­ел күр­ше­дә­ге Нок­рат Ала­ны шә­һә­рен­дәге Ка­ля­гин исе­мен­дә­ге те­атр мәк­тә­бе­нә укыр­га ке­рер­гә җы­е­на. Ал­да­гы 7-8 ел­га эш пла­нын тө­зеп тә куй­ган: мәк­тәп­не тә­мам­ла­гач, Ка­зан­да­гы  театр учи­ли­ще­сы­ның эст­ра­да бү­ле­ге­нә укыр­га ке­рә­чәк, ан­на­ры Щу­кин исе­мен­дә­ге учи­ли­ще­га. Мон­да ин­де нәр­сә әй­тә­сең? Уңыш­лар си­ңа, Ән­вәр! Без­нең та­тар ки­но­сын да оны­тып бе­тер­мә!

Ри­зи­дә Га­сый­мо­ва.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: