Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Со смыслом» яшь блогерлар форумына гариза бирү 28 августка кадәр озайтылды

Форумга Татарстанда яшәүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге блогерлар чакырыла.

Яшь блогерларның «Со смыслом» дип аталган беренче республика форумына гариза бирү кампаниясе 28 августка кадәр озайтылды. Форумга Татарстанда яшәүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге блогерлар чакырыла. Форум яңа башлаучы блогерларга да, тәҗрибәлеләргә дә кызыклы булачак – программада төрле дәрәҗәдәге белем бирү өлеше каралган.

Теркәлү Сылтама буенча. Чара 3 сентябрьдән 5 сентябрьгә кадәр «Идел» яшьләр үзәгендә узачак.

Форум тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булыр дип көтелә. Катнашучылар өчен белем бирү программасы һәм мәдәни чаралар оештырыла. Форумда республика һәм федераль блогерлар чыгыш ясаячак, алар арасында блоггер, җырчы, актер күбрәк BITTUEV буларак билгеле Мөхәммәд Биттуев та бар.

Программада зур белем бирү блогы һәм практик өлеш булачак. Форум квартирник форматындагы концерт һәм караоке-баттл белән тәмамланачак.

Форумны «Инсайт кешеләр» продюсерлык үзәге белән берлектә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра.

Чыганак https://minmol.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев