Көмеш кыңгырау

Йосыф

Борын-борын заманда түгел, хәзерге вакытларда, Каф тавы артларында да түгел, ә Күгәрчен дигән бер матур гына татар авылында бер малай яшәгән, ди. Карап торышка гади генә кебек тоелса да, аның бер гадәти булмаган ягы бар икән.

Борын-борын заманда түгел, хәзерге вакытларда, Каф тавы артларында да түгел, ә Күгәрчен дигән бер матур гына татар авылында бер малай яшәгән, ди. Карап торышка гади генә кебек тоелса да, аның бер гадәти булмаган ягы бар икән. Йосыф өздереп гармун уйный белә икән. Беренче карашка гади егеткә охшаса да,  аның йөрәгендә гаҗәеп дәрт, дәрман бар икән! Йосыф, әти-әниләре эштә булган вакытларда, сандыктан истәлеккә калган бабасының гармунын алып ялгыз гына уйнап утыра икән.Егетнең дуслары да, әти-әниләре дә аның шулай матур итеп  гармун уйнаганын белмәгәннәр.

Көннәрдән бер  көнне, Йосыф гармун уйнап утырганда, күршеләре Саимә апай сөт кертә килгән дә,  Йосыфның гармун тартып, җырлап утырганын күреп алган.Йосыф уйнаган көйләр Саимә апайнын йөрәкләренә кереп, җанын эретеп җибәргән. Ул түзмәгән, Йосыфка үзенең серен ачкан.

Саймә апай, ялгыз яшәгәнлектән, үзенә иптәшкә эт белән мәче асраган. Ул бертуктамый алар белән сөйләшеп йөргән. Тора-бара аның эте дә кешечә сөйләшә башлаган икән. Күрше апа Йосыфка бу турыда әйткән дә, бергә-бергә җырларсыз, дигән. Шулай итеп, малай  гармун уйнаган,  эт аңа кушылып җырлый башлаган.

Көннәрдән беркөнне  бу турыда бөтен авыл халкы белеп алган. Йосыф белән күрше этен  сәхнәдә  җырларга  күндергәннәр.

Бу ике "артистның" даны еракларга таралган.

Йосыф белән күрше эте бик күп  җырлар чыгарып, сәхнәдән төшмәгәннәр, ди. Бервакыт күрше эте авырап киткән. Аны иң шәп мал табиблары караганнар, тик берничек тә булыша алмаганнар. Иң актык сүзе  итеп: "Минем көнем җитте, җырлавыңны ташлама, Йосыф!"-дигән дә  күрше эте, күзләрен йомган.

Йосыф бу югалтуны бик авыр кичергән. Икенче көнгә күрше эте белән Йосыфның чыгышы игълан ителгән булган. Ул сәхнәгә чыгарга үзендә көч тапмаган.

Күпмедер вакыт үткән. Йосыф үзенең сәхнәдән башка яши алмавын аңлый башлаган.Бер  көнне ул үзенә иптәш эзләп, урманга киткән. Урманда шундый матур, агачларда кошлар сайрый, куяннар чабыша, әйтерсең, ярышка чыкканнар. Төлке-көлтә койрык-үзенең балалары белән түгәрәк күл буенда үрдәкләр сагалый.

Менә бер сандугач, су эчәргә дип, күлдәге камышларга кунган. Су эчкәч, моңлы итеп сайрап җибәргән.

Йосыф, сандугач янына тезләнеп, аңа эндәште:

- Сандугачкай, синең сайравыңа сокланмый мөмкин түгел. Әйдә, бергәләп сәхнәдә җырлыйк. Халыкны сөендерик.

Сандугач телгә килгән:

- Мин иректә генә сайрый алам. Зинһар, миңа үпкәләмә. Үзеңнең көчеңә ышан да ялгызың гына уйнап, җырлап, кешеләргә хезмәт ит.

         Йосыф, сандугачның  сүзләрен ишетүгә,  күрше этенең дә сүзләрен искә төшергән. Шуннан  бирле, үзенең сагышын да кушып, тагын да моңлырак итеп җырлый башлаган.

Чулпан Муллахмәтова, Сәет Гатауллин, Инсаф Гатауллин.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: