Көмеш кыңгырау

Тылсымлы каләм

Вәт шәп бул­ды әле бу!  Әни­ем ка­ләм бү­ләк ит­те. Ул аны га­ди ге­нә ки­бет­тән тү­гел, ә сер­ле каф та­вы ар­тын­да­гы сә­ләт­ле ба­ла­лар өчен ачыл­ган сәү­дә үзә­ген­нән ал­ган.

Ан­да­гы са­ту­чы әни­е­мә зур сер ач­кан: «Ма­ла­ең ях­шы укы­са, бу ка­ләм җан­ла­на» – ди­гән. Әни­ем ин­де сө­е­неп һәм зур өмет­ләр баг­лап, бу ка­ләм­не ми­ңа бү­ләк ит­те. Мин дә бик шат­лан­дым әни­ем­нең бү­лә­ге­нә. Әм­ма шу­ны­сы кыз­га­ныч – мин бит ях­шы укы­мыйм.   Шу­лай да  би­ре­шер­гә яра­мый дип өме­тем­не өз­мә­дем, ты­ры­шып ка­рар­га бул­дым.

Хо­дай бу­лыш­лы­гы бе­лән мин ях­шы укый баш­ла­дым.

Өе­мә кай­ту­га, тыл­сым­лы ка­лә­мем­не ку­лы­ма алып: «Җан­лан, дус­тым, те­рел», – дип ялын­дым, тик ул те­рел­мә­де. Ник? Мин бит ба­ры­сын да дө­рес эш­лим.   Ин­де ниш­ләр­гә? Әл­лә са­ту­чы ял­ган­ла­ган­мы, әл­лә әни­ем­ме?

Бер­көн­не әни­е­мә: «Мин ях­шы укый баш­ла­дым,тик тыл­сым­лы ка­ла­мем ге­нә җан­лан­мый», – дип зар­лан­дым. Әни: «У­лым, са­быр ит, чи­рек тә­мам­лан­сын, бил­ге­лә­рең әй­бәт бул­са, ул  те­ре­лер», – дип ми­не юат­ты.

Их-х, бел­сә­гез, ни­чек­ләр за­ры­гып көт­тем мин чи­рек ахы­рын.

Мәк­тәп­кә кил­гәч, сый­ныф жи­тәк­че­се чи­рек бил­ге­лә­рен әйт­те. Ура, ми­нем бер «3»­лем дә юк!  Шул­ва­кыт сум­кам дө­бер-ша­тыр си­ке­рә баш­ла­ды. Үзем сө­е­нәм, үзем кур­кам. Ач­сам, си­ке­реп чы­гар да сый­ныф от­лич­ни­гы Ил­наз сум­ка­сы­на ке­реп уты­рыр. Дә­рес бе­тү бе­лән өй­гә ашык­тым.

Ишек бу­са­га­сын ат­лап кер­гәч тә, әни­е­мә шат­лы­гым­ны әй­тер­гә ашык­тым. Әни­ем дә бик сө­ен­де.

Ә бу ка­ләм  бе­лән бик кы­зык­лы ма­җа­ра­лар баш­лан­ды. Ул ми­нем иң якын дус­ты­ма әй­лән­де. Аның яр­дә­ме бе­лән мин ма­тур итеп яза баш­ла­дым, уку­ым ях­шыр­ды. Кай­ва­кыт­лар­да ял­кау­ла­на­сы да ки­лә, әм­ма якын дус­тым­ны югал­ту­дан кур­кып, мин үзем­не гел тәр­тип­тә то­тар­га ты­ры­шам. 

Ин­саф Га­таул­лин, Ба­лык Бис­тә­се ра­йо­ны, Кү­гәр­чен ур­та мәк­тә­бе, 7нче сый­ныф.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: