Көмеш кыңгырау

Тылсымлы гөл (әкият)

«Башлам бездән, дәвам сездән...» бәйгесенә

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер бик матур кыз. Аның әбисе белән бабасыннан тыш беркеме дә булмаган. Хәер, юк-юк! Тагын бер якын дусты булган әле аның. Тәрәзә төбендә үсеп утырган бик матур гөл. Ул һәрвакыт кызга төрле киңәшләре белән ярдәм иткән.

Кызның исеме дә бик матур, аның күңел дөньясына килешеп тора икән: Диләфрүз! Яхшы күңелле, тыйнак, матур, серле... Нигә серлеме? Ул үсемлекләр һәм хайваннар телен аңлаган, алар белән сөйләшә алган икән.

Диләфрүзләрнең өйләре бик зур да, бик кечкенә дә түгел, аларга анда бик рәхәт булган. Өй эче бик чиста, гел ялт итеп тора, чөнки Диләфрүз һәрвакыт әбисенә ярдәм иткән һәм хезмәт тәмен аңлаган.

Алар яши торган авыл кечкенә икән, ләкин табигате искиткеч матур булган.

Аларның хуҗалыгында биш каз, тугыз тавык, бер песи һәм ике ат бар. Кыз һәр көн иртүк тора, әбисе пешергән коймак яки кыстыбый белән тәмле итеп чәй эчә, әби-бабасының кәефләрен сораша; аннары яраткан атлары янына чыгып, хуш исле кызыл алмалар ашата, хәлләрен белешә, тавыкларга ярмалар сибә, казларны карый. Ә төне буена төрле җирләрдә йөреп кайткан песине ул төштән соң гына уята, сөт эчертә. Песи туклангач, хуҗабикәсенә кайда булганын сөйли икән.

Диләфрүзнең көннәре менә шулай үткән. Ә гөл турында нәрсә беләсең дисезме? Хәзер сөйләп бирәм.

Әйдәгез, иң баштан башлыйк. Берничә ел элек кызыбызның туган көненә әбисе урманнан өзеп, бик матур чүлмәккә утыртып, гадәти булмаган бер гөл бүләк иткән. Кыз бу бүләккә бик шатланган һәм шул көннән үк үзенә тылсым иңгәнен аңлап алган. Башта, әлбәттә, ул моңа ышанмаган, хәтта куркып та калган. Аннары аңа гөл үзе турында бөтенесен дә сөйләп биргән, шуннан соң гына ул ышана башлаган...

Менә беркөнне Диләфрүз бер кыз белән дуслашкан. Сөйләшкәннәр, аралашканнар, ул аңа бик әйбәт кыз кебек тоелган. Ә өйдәге тәрәз төбендә аны иң якын дусты көтеп утырган.

– Сәлам, Диләфрүз. Көнең ничек үтте?

– Сәлам, дустым. Яхшы, бер кыз белән таныштым. Синең хәлләрең ничек соң?

– Минем хәлләрем яхшы, ләкин син ул кыз белән бүтән аралашма.

– Нишләп, көнләшәсеңмени?!

– Юк, юк, син нәрсә! Ул ышанычлы түгел, сизеп торам. Ул сине авыр чакларыңда ташлап китәргә мөмкин. Тыңла мине, зинһар өчен!

– Яхшы, борчылма. Мин сиңа ышанам.

Менә көннәр үткән, кызыбыз үскән. Ул авылдагы иң чибәр кызларның берсенә әверелгән. Гөл аңа һәр көнне киңәшләрен биреп торган.

Көннәрдән бер көнне Диләфрүз бер егет белән танышкан. Гөл уйчан гына аларны күзәткән.

Язгы бер кичтә гөл Диләфрүз белән сөйләшергә уйлаган. «Ул сиңа тиң түгел, чөнки дуслары үзеннән яхшырак түгел», – дигән ул.

– Гафу ит, ләкин мин сиңа ышанмыйм. Бүген без аның дуслары белән бергә биергә барабыз.

Гөл бик борчылган. «Инде нишләргә? Көтәргә генә кала...» дип уйлаган ул.

Егет кызны дуслары белән таныштырган. Диләфрүз шунда ук аларның бик үк яхшы күңелле булмауларын аңлаган. Һәм өенә кайтып, дустыннан гафу үтенгән.

– Син дөресен әйткәнсең, дускаем, ул тәртипсез малайлар белән дус икән.

Җәйнең матур бер көнендә Диләфрүз аланга төрле чәчәкләр, үләннәр җыярга чыккан. Көн бик матур, кояшлы, аяз булган. Кире кайтканда, кызны бер яшь кенә егет куып җиткән.

– Хәерле көннәр! Нинди матур бүген көн, – дигән ул.

– Хәерле көн. Әйе шул...

Алар шулай танышып киткәннәр.

Гөл дә бу юлы егетне ошаткан. Дусты өчен сөенгән.

– Сезгә бәхет телим!– дигән.

Менә шундый әкият сезгә, дусларым. Якын кешеләрегезне тыңлагыз. Алар беркайчан да начар киңәш бирмәсләр!


Әлмәт шәһәре Риза Фәхретдин исемендәге 1нче гимназиянең 6Б сыйныфы укучысы Диана Фәрхетдинова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: