Көмеш кыңгырау

Исемле булу

Әкиятне үзебез язабыз

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер әби белән бабай. Аларның өч уллары булган. Зурысының исеме Али, икенчесенең – Вәли, ә төпчегенең исеме булмаган, аны Әмәли дип йөрткәннәр. Әби белән бабай, үзләре үлгәнче, улларының өйләнүләрен теләгәннәр. «Без өйләнербез. Менә энекәш нишләр икән? Аңа кем кияүгә чыксын!» – дип, абыйлары Әмәлидән көлгәннәр.

Бу сүзләргә бик гарьләнгән Әмәли төн җитүен көткән дә өйдән чыгып киткән. Бик озак барган ул, урманнар кичкән, сазлыклар аша үткән, энә очы җир киткән. Шулай, арып-талып, юл читендә туктаган, ашыйсы-эчәсе килгән. Ашарга бернәрсә дә тапмагач, учак ягып, гөмбә булса да кыздырып ашамакчы булган. Беренче очраган гөмбәне өзим дип үрелгән икән, гөмбә читкә сикергән. Егет аптырап калган. Тагын үрелгән, тагын гөмбә читкә тайпылган. Гөмбә телгә килгән: «Егет, син миңа тимә. Мин синең теләгеңне үти алам», – дигән. «И гөмбә, син бер аяклы эшләпә, нигә миңа ялган вәгъдәләр бирәсең. Минем адәм рәтле исемем дә юк, шуңа абыйлар миннән һәрвакыт көләләр, инде сөйләшүче гөмбә күрдем дисәм, мине бөтенләй җүләр диярләр», – дигән. Гөмбә: «Беләм, синең дә башкалар төсле лаеклы исемгә ия буласың килә. Ләкин исем кешене бизәми, ә кеше үз исемен бизи», – дигән. Егет берни дә аңламаган. «Бу якларда усал аю яши, беркемгә дә тынгылык бирми, урманны шуннан коткарсаң, синең икенче исемең булыр», – дигән Гөмбә.

Егет аюны эзләп киткән. Бара икән, бара икән, колагына бер ямьсез тавыш ишетелгән. Ул ерткыч аю янына якынлашканын аңлаган. Төне буе тирән чокыр казыган, иртән шул чокырның өстен кипкән ботаклар белән каплаган. Тагын кич җитүен көтә башлаган, шул арада кыргый бал кортлары оясыннан каен тузына җайлап кына бал агызып алган. Аны чокырның нәкъ уртасына ипләп кенә урнаштырган. Балның хуш исе тирә якка таралган. Егет үзе агач башына үрмәләгән.

Менә, үкерә-үкерә, явыз аю килеп чыккан, бал исенә алданып, ул чокырга мәтәлгән. Ә чокыр аның өчен бик тирән һәм тар булган, ул шунда үлемен көтеп калган, Әмәли гөмбә үскән аланга киткән. Гөмбә егетне сөенеп каршылаган, аның янәшәсенә урманның барлык киек-җанвары җыелган икән. Араларында урманга килеп адашып калган Нуриәсма исемле бик чибәр кыз да булган. «Батыр кайтты! Батыр!» – дип кычкырганнар алар.

Шуннан егет, Нуриәсманы җитәкләп, өенә кайткан. Нуриәсма Батырдан күзен дә алмаган. Абыйлары энеләрен танымаганнар, чөнки ул бәхетеннән балкыган, ә бәхетле кеше чибәр була. Әби белән бабай бик сөенгәннәр, ә абыйлары хаталарын аңлаганнар, мактанчык булгач, аларга кияүгә чыгучылар да табылмаган.

Батыр белән Нуриәсма, бик матур гаилә корып, үзләре аерым өйдә яши башлаганнар. Балаларына Тәүфик, Кадрия, Зиннәтулла дип матур исемнәр кушканнар, ди.


Алия Нурисламова, Чаллы шәһәре, 2нче гимназия 6нчы сыйныф

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: