Көмеш кыңгырау

Юмарт карт һәм игътибарсыз падишаһ

Сакчылар ялгышлык белән картны да шулар арасында зинданга салдылар.

Беркөн Мәхмүд Насретдин Газнәви ауга чыкты. Иярченнәреннән һәм хезмәтчеләреннән аерылып киткән иде. Ачлык һәм сусызлык үзәгенә үтте. Шул вакытта күрде: бер карт җилкәсенә алма күтәреп килә.

Солтан әйтте:

Әй карт! Нәрсәң бар? Карт:

Бераз сулы, татлы алмам бар, падишаһка илтәм,— диде. — Ул, бәлки, минем хакымда бер яхшылык итәр, балаларым күп,— диде.

Солтан әйтте:

Миңа бераз бирмәссеңме, кулыңнан килерме? Карт:

Булыр,— диде. Кәрзиннең авызын ачты, алдына куйды: — Никадәр теләсәң, ал! — диде.

Солтан бераз алма алып, куенына салды, ашый-ашый китте. Гаскәренә җитеште. Әйтте:

Шундый-шундый рәвешле карт килсә, юл бирегез, — диде. Алмасы бераз калган икән, вәзирләре Хуҗа Хәсәнгә һәм Аязга бирде.

Бераз вакыттан соң карт килде. Юл бирделәр. Керде, алманы тәхет алдыңа, солтан каршысына куйды. Дога кылды. Кире чигенеп, бер почмакка барып утырды.

Казага каршы, берничә җинаятьчене китерделәр. Хәлләрен сорап тормастан, карт алар янына утырган иде. Солтан ул җинаятьчеләрнең хәлен белгәч, аларны зинданга җибәртте. Сакчылар ялгышлык белән картны да шулар арасында зинданга салдылар. Бакчачы карт солтанның хәтереннән чыккан иде.

Бу хәлләрдән соң бер ел үтте. Беркөн солтан начар төш күрде. Иртән төрмәдәгеләрне чакыртты, һәрберсенең хәлен сорашты, азат итеп, кием бирәчәгенә кием бирде җәзалыйсын җәзалады. Чират картка җитте. Солтан:

— Син бу картаймыш көнеңдә нинди гөнаһ кылдың? — диде.

Карт:

Һич гөнаһым булмады, булса шул булгандыр: берәр нәрсә өмет итеп, сиңа алма алып килгән идем, бер ел инде зинданда рәнҗеш чиктем, — диде.

Солтан моны ишетеп, күңеле бозылды, үкенде. Карттан гафу үтенде, аны хәзинәсенә кертте:

Ни теләсәң — шуны ал! — диде.

Карт хәзинәгә керде. Бер китап, бер балта һәм бер алтын динар алды. Хәзинәче бу хәлне күреп бик гаҗәпләнде. Бу хакта солтанга килеп әйтте. Солтан картны чакыртып сорады:

Шулкадәр нигъмәттән ни өчен зуррак нәрсә алмадың? — диде.

Карт:

Солтанның яше озын булсын, мин зәгыйфь кеше, балта тота алмыйм, бу алтын белән балтаны бер кешегә бирәм, алмагачларны кистерәм, шулар аркасында тагын газапка дучар булмыйм. Ә китапны исә шуның өчен алдым: бер яшь улым бар, аны мәктәпкә бирәм, минем кебек бакчачы итмим, алмагач үстертмим, — диде.

Солтан таң калды, игътибарсызлыгына үкенде. Аннан соң картка биш мең динар бирергә боерды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: