Көмеш кыңгырау

ҖЫРЧЫ БҮРЕ

Әрмән халык әкияте

Сарык бәрәне үзенең абзарында гамьсез генә печән чемченеп ята икән. Ачык калган абзар ишегеннән шулчак тавышсыз-тынсыз гына бүре килеп кергән дә моның өстенә ташланган. Бәрән, бүренең каршына тезләнеп, ялварырга тотынган:

— Аллаһ мине бүген синең хөкемеңә тапшырды! Язмыштан узмыш юк, озак­ламый корбаның булырмын. Әмма, якты дөнья белән хушлашканчы, соңгы теләгемне үтәче, зинһар! Минем әти бүреләрнең тавышы биктә матур, биктә моңлы була, дип сөйли иде. Үләр алдын­нан булса да шул тавышыңны ишетеп ка­ласым килә, үтенеп сорыйм, бер җырлап күрсәт әле миңа!..

Бу татлы сүзләрдән күңеле йомшарган бүре арткы тәпиләренә утырган да күккә карап улый башлаган.

Бүре улавын ишеткән авыл этләре, өерләре белән чабып килеп, аның өстенә ташланган.

Көч-хәл белән абзардан чыгып ыч­кынган бүре, тау битендәге агач төбенә утырган да күз яшьләре белән еларга тотынган. Үзе елый, үзе алгы тәпиләре белән күкрәген төя-төя бер үк сүзләрне кабатлый ди:

—  И ахмак баш, ахмак баш! Бүренең кайчан җырчы булганы бар?! Бөтен нәселебез итчеләр бит безнең! Ә мин, са­рык сүзен тыңлап, җырчы булам, имеш.


 

Теги: әкият
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: