Көмеш кыңгырау

КЫЗЫЛ АЛМА (ӘКИЯТНЕҢ ДӘВАМЫ)

Ай бар­ган, ел барган. Кара урманнарны, шаулы елгаларны ки­чеп чыккан. Юлда төрле ташларга бәрелеп аның бе­раз гына йөзе шадраланса да элекке матурлыгын, элекке кызыллыгын җуймаган. Юлында очраган һәр төрле җан ияләре: «Нинди матур алма!» — дип сокланып карап кал­ганнар аңа.

Ә теге киребеткән кыз нишләгән дисезме? Ул һа­ман үзгәрмәгән: «Тәмсез!» — дигән, «Ямьсез!» — дигән. Ни бирсәләр шуны ыргыткан. Я елап, я киреләнеп әти­ләрен куркыткан.

Көн арты көн үткән. Таң аткан да кич булган. Ме­нә шулай яшәп ятканда кыз бик каты чирләп киткән. Кызны дәваларга әти-әниләре докторларның кара сакаллысын да, ак сакаллысын да, мыеклысын да, мыексызын да чакыртып караганнар. Әмма ләкин берсе дә кызны дәвалый алмаган. Кыз күзгә күренеп сулган, ап-ак битләренә сары йөгергән, куллары, күләгәдә үскән гөл сабагыдай, нәзекләнгән. Тавышы зәгыйфләнгән. Ул инде хәзер кирелеген дә оныткан. Әниләре «аша» дип тәмле ашлар тотып килгәндә элеккечә кашыкны идәнгә ыргы­тып бәрмәгән. «Бик ашар идем, ашыйсым килми шул»,— дип кенә җавап биргән.

Кызларының, кайнар кояш астына эләккән май кебек, кими, ябыга баруын әти-әниләре тыныч кына карап тора алмаган. Алар төрле чаралар эзләгәннәр. Тирә-якка хәбәр таратканнар: «Кем дә кем кызыбызның чиренә дәва таба — шуңа гомеребез буена рәхмәт укыр идек»,- дигәннәр. Боларның бәхетенә каршы андый кеше табылган. Бер сукыр карт икән ул. Әллә ни еракта да тү­гел, күршедә генә яши икән үзе.

—  Я   балакай,   кай   җирең   авырта? — дигән   әлеге бабай кызның йомшак чәчләреннән сыйпап.  Кыз дәш­мәгән. Чөнки кай җирен тотса — шул җире авырта икән. Әллә бабайның йомшак итеп чәченнән сыйпавыннан, әл­лә  болай  күңеле  тулып,  кызның  күзләреннән  яшь тә­гәрәгән.

—  Елама, кызым,— дигән гыйлем иясе. Кызның әти-әнисе бу сүзләренә бик гаҗәпләнгәннәр.

—  Аның  елаганын  син  ничек  күрдең? — дип  сора­ганнар.

—  Кайгы  белән  шатлыкны  күрер  өчен  маңгай  кү­зе   кирәкми,— дигән   карт.— Кайгы   белән   шатлык   иң беренче  кеше  йөрәгенә  килеп  бәрелә.  Күз  яше  булып тәгәрәп төшкәнче аның кайнар дулкыны минем күңеле­мә бәрелеп өлгергән иде инде.

—  Өмет бармы? — дип сораганнар кызның әти-әниләре.— Ул бит безнең бердәнберебез.

—  Өмет барын бар, ләкин бераз соңгаргансыз. Кы­зыгызның чире тирәнгә киткән,— дигән карт.

—  Инде нишлик соң? — дигән ата-ана.

—  Кызга   кып-кызыл   алма   ашатырга   кирәк,—ди­гән карт.— Тик ул алмада энә күзе кадәр дә башка төс булмасын. Хәтта сабак төбенә кадәр кызыл булырга ти­еш ул. Шундый алма ашаса, кызыгыз терелер. Тик шу­ны кабатлап әйтәм: алма тигез кызарган булырга тиеш.

Картның бу сүзләрен ишетүгә кызның әти-әниләре сөенешеп кибеткә чыгып йөгергәннәр. Көне буе йөргән алар, ләкин кайсын гына алып карасалар да алмада я берәр яшкелт, я аксыл сызык була икән. Кып-кызыл дигәненең дә кайсыдыр җирендә я кара кучкыл, я сыек кызыл тап була икән. Ничек кенә сайлама — бөтен җи­ре тигез кызарган алма юк икән. Читтән караганда кызык буяуга манып алган кебек алмалар кулга тотуга гүяки үзгәрәләр, ямьсезрәк булып күренергә тырыша­лар, ди. Инде таптым, бусы инде батып баручы кояш кебек дип, сөенә-сөенә үлчәүгә саласың, ләкин шулва­кыт сабак төбендәге чокырга ниндидер аксыл төс кү­зеңә  ташлана  да   тагын   синең   хыялларыңны   җимереп куя, ди.

Бөтен кибетне бетереп тә эзләгән алманы таба ал­магач, базарга киткән алар. Базарда алма бик күп икән. Әле бер өемгә, әле икенче өемгә ташланган болар. Йөри торгач, теге вакыт үзенең алмаларын хикмәтле алма дип мактап сатып торган кеше янына килеп чыкканнар. Тик бу юлы алма сатучы үзенең алмаларын алай кычкырып мактамый икән. Алмалары да элекке төсле кып-кызыл түгел, яшелләр, ди.

Кызның әнисе бу алма сатучыны танып:

—  Теге  вакыт  мин  синнән  бик  матур  кызыл  алма алган идем.  Шул алмаларың юкмы? — дигән.  Алма са­тучы күңелсезләнеп:

—  Юк   шул,— дигән,— ул   алмагачым   корыды   ми­нем.   Күрәсең,   аның   җимешен   берәрсе   кадерсезләгән­дер.  Шуны күтәрә алмагандыр. Без үзебез дә бит ба­лаларыбызны җәберләсәләр кара кайгыга батабыз. Агач­лар да шулай. Мин аны аеруча иркәләп, аеруча кадер­ләп үстергән идем.

—  Син аны хикмәтле алма дип саткан идең. Сер булмаса шуның хикмәтен әйтмәссеңме?

—  Әйтәм,   нигә   әйтмәскә? — дигән   алма   сатучы.— Җан  җылысын  бирә  торган   алмалар   иде   алар.   Ә  ке­менең җанында җылылык беттеме — бөтен чирләр алыр­га   гына   тора   аны.   Ул   чирләрнең   берсеннән   котыла­сың,    икенчесе    эләктереп   ала,    икенчесеннән    котыла­сың — өченчесе...

—  Миңа шул алмаларның берсен генә булса да табып бирә   алмассыңмы? — дигән   кызның   әнисе.— Кызым авырып түшәккә егылды. Шуны ашаса терелер иде.

—  Бик бирер идем,— дигән алма сатучы. Теге чакта миннән алган алманы кызың ашаган идеме соң? У бит аны ашаган булса чирләмәскә тиеш иде.

Кызның әнисе хәлнең дөресен сөйләп биргән. Алма сатучы белән алар озак кына сүзсез утырганнар. Бераздан алма сатучы болай дигән:

—  Бәлки әле, ул алманы табарсыз.  Әйе, соңгарырга ярамый. Алманы эзли чыгарга кирәк.

Кызның әнисе йөгерә-йөгерә өенә кайткан. Кызы­ның саргаеп, ямьсезләнеп калган йөзен күреп, ананың йөрәге телгәләнгән. Тагын ул теге гыйлем иясе карт белән киңәшкән.

—  Тизрәк юлга чык,— дигән карт.

—  Әтисен генә җибәрмимме? Аның адымнары  эрерәк, егәре күбрәк,— дигән ана.

—  Юк,— дигән гыйлем иясе,— юлга үзең чык. Ана кешенең  күңеле  сизгер  була.  Юкса  алманың  эзе  югалуы мөмкин.

Кызның әнисе юлга чыгып киткән. Бара икән, бара икән, бара торгач ул бөтерчектәй малай җитәкләгән хатынга  очраган.   Хатын  улы  белән  әрләшеп  бара  икән.

—  Туганкайлар,— дигән   кызның   әнисе   боларга сез ерактан киләсезме?                                                      

—  Бик  ерактан киләбез,— дигән  хатын.— Без  юлга чыкканда   минем   малаем   тездән   иде,   инде   менә   үзең күрәсең, бот буе булып бара.

—  Юлда берәр тәгәрәп баручы кызыл алма күрмәдегезме? — дигән   кызның   әнисе.   Хатын   авызын   ачар­га өлгергәнче малай җавап биргән:

—  Күрдек,  күрдек.   Шундый  матур,  шундый  кызыл иде ул.

—  Әйе,— дигән    малай    җитәкләгән    хатын.— Күрдек без ул алманы. Малаем белән шуның өчен әрләшеп бара идек әле.

—  Нигә? — дигән кызның әнисе.

—  Улым  ул  алманы  ашарга  теләде,  ә  мин  бирмәдем. Шуннан бирле малаема әллә ни булды. Үземә каршы әйтә. Киреләнә, көйсезләнә.

—  Ул алманың кайсы якка тәгәрәгәнен күрмәдегез­ме? — дигән ана.

—  Күрдек,— дигәннәр   болар.— Урманга   таба   тәгә­рәде.

Боларның шул сүзләрен ишетүгә хатын юлга ашык­кан. Озакламый урман юлына килеп чыккан. Анда ул Керпене очраткан.

Тәгәрәп   барган   кызыл   алманы   күрмәдеңме? — дигән ул Керпегә.

—  Күрдем,— дигән Керпе.— Тик син аны таба алыр­сың микән.

—  Кайсы  якка  киткәнен  генә   әйт,— дигән  кызның әнисе. Керпе алма киткән якка күрсәткән.

—  Эзне   югалтсаң   җиргә   ятып   иснә,— дигән   Кер­пе.— Алма  тәгәрәгән  җирдә  алма  исе  калмый  булмас. Ул бик хуш исле алма иде.

Ана кеше Керпегә рәхмәт әйтеп ары киткән. Карур­маннар, шаулы тау елгаларны үтеп чыккан. Ачыккан, арыган. Юлда очраган аю-бүреләр дә куркыта алма­ган аны. Шулай бара торгач бик зур диңгез ярына ки­леп чыккан ул. Диңгезнең дулкыннары юлбасардай өскә сикереп торалар икән. Кызның әнисе бу дулкыннардан куркып калмаган, диңгез кичеп юлын дәвам итәргә те­ләгән. Ләкин шулвакыт аның борынына әллә каян бик тәмле алма исе килеп кергән. Ана сикерергә әзерләнгән җиреннән туктап калган. Як-ягына каранган. Караса, шунда диңгез яры өстендә кызыл алма тора икән.  Бер генә секундка соңгарса да алма диңгезгә си­кереп  төшәсе  булган,  әмма  кызның  анасы  бик  вакытлы килеп җиткән. Килеп җиткән дә кызыл алманы кулына алган. Сөенечтән аккан күз яшьләре алманың өстендәге тузанны юып төшергән. Алма яңа гына агачыннан өзеп алгандай матурланып, ялтырап киткән. Бәхетле ана өенә шатлык канатларында гына очып кайткан. Кайтып керү белән ул кызының караваты янына тезләнеп кулындагы кызыл алманы сузган. Кыз әнисе югында тагын да ныграк хәлсезләнгән, инде соңгы сулышларын алып яткан булган. Куллары әнисе сузган алманы көчкә-көчкә авызына китереп җиткергән.

Алманы бер тешләүгә иреннәрендә елмаю чаткылары күренә башлаган,  ике тешләүгә  битенә алсулык  йөгергән, ә соңгы кабымны капканда инде ул торып ук утырган.

Кыз терелгән. Әмма кирелеген бөтенләй оныткан, теге кызыл алманың төшен болар өй янындагы бакчага  утыртканнар.   Алмагач   ел   үсәсен   көн   үсеп,   тизрәк алма бирә башлаган.  Хәзер инде кыз бу кызыл алмаларны кешеләргә өләшә икән. Әгәр сезгә әниегез берәр вакыт кызыл алма алып кайтып бирсә, ашыйсыгыз килмәсә   дә,   идәнгә   ыргытырга   ашыкмагыз.   Ипләп   кенә кадерләп   кенә   берәр   җиргә   алып   куегыз,   аның хикмәтле алма булуы бар.

ТӘМАМ

Теги: әкият
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: