Көмеш кыңгырау

Кыю керпе

Урманда төрле җәнлекләр дус яшәгәннәр. Барысына да урын җиткән. Кинәт кенә аларның яңа күршеләре – соры бүре барлыкка килгән. Аны юлбасар холкы өчен башка урманнан куып җибәргәннәр икән. Ләкин бу хакта барысы да соңыннан гына белгәннәр. Менә шулай, тиен балалары, нәни керпеләр һәм йомшак куянкайлар урманда йөриләр, «бишле» уенын уйныйлар икән. Һәм шулчак аланга бүре килеп чыккан.  – Безнең белән уйныйсыңмы, бүре? – дип сораган җирән тиен.  – Ха-ха-ха! Маймычлар! – дип шаркылдап көлгән бүре. Уйнарга? Сезнең беләнме? Хәзер мин сезне... Хәзер мин сезне ашыйм!

Җәнлекләр курыкканнар һәм төрлесе төрле якка сибелгәннәр. Ә бүре куян артыннан чапкан. Кылый бик тиз йөгергән, әмма бүре аны барыбер куып тоткан. Нәни куянны койрыгыннан эләктереп алган. Куянның кыска койрыгы тагын да ныграк кыскарган. Озын колак өенә йөгереп кайткан да, елый икән.

Ә бу вакытта Керпе дә үз өенә кайтып җиткән. Күзләре түгәрәкләнгән, маңгаена менгән! Үзе калтырый! Барысы хакында да әтисенә сөйләп биргән. Ә карт керпе улын өйрәтергә тотынган:

 – Син нигә аннан курыктың, җүләркәем! Безнең гаиләдә керпеләр һәрвакыт кыю булдылар! Ә син ник калтырыйсың? Безгә, керпеләргә, үткен инәләр ни өчен бирелгән дип уйлыйсың? Йомгакка йомарлан да, инәләреңне төрле якка тырпайт – сиңа беркем дә тимәячәк. Без керпеләр әле беркайчан да куркыныч хәлләрдән качмадык.

Бәләкәчкә бик оят булган. Керпе уйга калган: «Мин ярый да йомгакка йомарлана алам. Ә калганнар? Бүре бит аларны кыерсытачак! Ни эшләргә хәзер безгә! Ни дә булса уйлап табарга кирәк!»

Һәм уйлап та тапкан.

Бөтен җәнлекләр аланлыкка җыелганнар. Керпе әле тагын кырмыскаларны да чакырган. Ул үзенең, бүрене ничек акылга утыртачагы турындагы планнарын башка җәнлекләргә дә сөйләгән. Барысына да ни эшләргә кирәклеген аңлаткан. Һәм эш кайный башлаган. Кырмыскалар бик зур кырмыска оясы төзегәннәр. Куяннар ике зур әрекмән яфрагын сөйрәп алып килгәннәр. Тиеннәр карт имәндәге куышны, иркен һәм яңгыравыклы булсынга чистартканнар. Ә тычкан балалары озак кына үзләренең койрыкларын диңгез төене белән бәйләргә өйрәнгәннәр.

Һәм менә аланлыкка бүре килеп чыккан. Җәнлекләр күңел ачалар, аңа игътибар да итмиләр икән. Бүре куркыныч итеп ырылдаган:

 – Әһә-ә-ә! Эләктегезме! Барыгызны да ашыйм! Кабып йотам!

Күрә, беркем дә качарга уйламый. Бүре гаҗәпләнгән, күзләрен челт-челт йомып карап торган, берни дә аңламый икән. Һәм кинәт күреп алган – бик зур хайван шәүләсе селкенә, зур колакларын селкетә икән. Болар кырмыскалык артына качкан куяннар, алар оя артыннан әрекмән селкиләр. Кинәт кенә бөтен урманны бер итеп тавыш ишетелгән:

 – Бу син, бүре, эләктең! Йөгер, исән чакта, юкса үзеңне кисәкләргә бүлгәлим!

Бу куыш эчендәге тиен шулай итеп бүрене куркыта икән.

Сорыкай курыккан һәм тизрәк шылу ягын караган.

Ә җитез тычканнар койрыкларын тиз генә ныклы төенгә төйнәгәннәр һәм бүре артына басканнар. Бүре куркуыннан күзләрен тондырган, койрыкларга эләккән дә сыртына егылган, тәпиләрен өскә күтәргән! Керпе әтисе өйрәткәнчә, йомгакка йомарланган, очлы инәләрен төрле якка тырпайткан һәм чәнечкеле туп булып бүренең янбаш астына тәгәрәп килеп кергән. Бүре бөтен урманны яңгыратып улап җибәргән! Сикереп торып тәпиләренә баскан һәм йөгерергә тотынган. Ә Керпе аның артыннан тәгәри икән. Бүренең әле бер тәпи астына, әле икенче тәпи астына эләгә! Сорыкай ракета сыман оча, артыннан тузан гына тузып кала икән.

Җәнлекләр аланлыкка җыелганнар. Сөенешәләр һәм бер-берсен җиңү белән котлыйлар икән. Ә куян баласы әйткән:

 – Без иң алдан Керпегә рәхмәтле булырга тиешбез. Ул урманда иң кыю җәнлек!

 – Әйе, ул бик шәп план уйлап чыгарды! Булдырды! – дип өстәгән йомшак тиенкәй.

 – Сез нәрсә инде, дусларым, – дигән кыенсынып Керпе.Без барыбыз да бергә булдырдык! Мин үзем генә берни дә эшли алмас идем. Ә менә барыбыз бердәм булганда, дөньядагы бөтен явызлыкны да җиңеп була!

Валентина Черняева

Әлфия Ситдыйкова тәрҗемәсендә

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: