Көмеш кыңгырау

Чык бөртеге, ромашка чәчәге һәм кояш

***

Беркөнне Ромашка таҗына кунып алган Чык тамчысы мактана башлаган. Янәсе, ул иң матуры, иң көчлесе, иң биеге... Ромашка чәчәге аңа әллә ни игътибар итмәгән. «Сөйли бирсен, сөйләнер-сөйләнер дә бер туктар», — дип уйлаган ул. Ә Чык тамчысы һаман шапырынуында булган:
—  Мин иң матуры, иң кирәге!..
Шулвакыт ерак офыкта, нур итәкләрен җигеп, Кояш күтәрелә башлаган. Бөтен җир өстен таң җыры биләп алган.
Ромашка чәчәге дә, әлеге симфониягә сихерләнеп, салмак кына тибрәнергә тотынган. Ул шулкадәр онытылып киткән, ди, хәтта таҗлары өстендә утырган Чык бөртегенең җиргә тамып төшкәнен дә сизми калган. Аңа мактанчык Чыкның соңгы авазлары гына ишетелеп калгандай булган:
—  Мин иң мату... ы-ы-ы...
Ромашка чәчәге бу тавышның каян килүен уйлап-нитеп тормаган. Аның моңа вакыты да булмаган. Ул бар дөньяга көлеп килеп чыккан Кояшка сәлам бирергә ашыккан...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: