Көмеш кыңгырау

Зирәк бабай

Ә МЕНӘ КӨННӘРДӘН БЕР КӨННЕ... Ко­яш офык­тан бе­раз гы­на кү­тә­рел­гән дә тук­тап кал­ган. Күп тә үт­ми ел­га агу­ын­нан тук­та­ган. Кө­тү­лек­тә­ге яшел чи­рәм­гә са­ры төс иң­гән. Ба­су-кыр­лар­да гөр­ләп үчеп утыр­ган иген­нәр кип­кән. Бак­ча­да яшел­чә, җи­ләк-җи­меш ко­рып бет­кән. ҮЗӘНЛЕКТӘ НИ БУЛГАН? ТЫЛСЫМЛЫ ЧҮЛМӘКНЕҢ СЕРЕ НИДӘ?

 

Ис­кит­кеч ма­тур үзән буй­лап ел­га ага. Ел­га­ны Нур­лы ел­га дип йөр­тә­ләр. Бу ел­га ни­чек бар­лык­ка кил­гән соң? Аны­сын ме­нә бер­кем юнь­ләп бел­ми. Баш­та су чо­кыр­ны ту­тыр­ган, зур бер күл бар­лык­ка кил­гән, ан­нан су әк­рен ге­нә үз юлын та­бып агып ит­кән. Ел­га бу­е­на ке­ше­ләр йорт­лар тө­зе­гән­нәр. Кош-корт, тер­лек ас­ра­ган­нар. Үзән­дә кө­тү­лек җир­лә­ре дә җи­тәр­лек бул­ган, пе­чән бик мул үс­кән. Мал-ту­ар тук яшә­гән. Та­вык­лар җим чүп­лә­гән, каз­лар, үр­дәк­ләр ир­тә­лә­рен ел­га бу­е­на ашык­кан. Кич бе­лән исә ка­нә­гать кы­я­фәт­тә әй­лә­неп кайт­кан­нар.

Бө­тен өй­ләр­дә дә тәм­ле ри­зык­лар пеш­кән. Әле­ге үзән­дә ке­ше­ләр бик бә­хет­ле яшә­гән­нәр.

Ә ме­нә көн­нәр­дән бер­көн­не... Ко­яш офык­тан бе­раз гы­на кү­тә­рел­гән дә тук­тап кал­ган. Күп тә үт­ми ел­га агу­ын­нан тук­та­ган. Кө­тү­лек­тә­ге яшел чи­рәм­гә са­ры төс иң­гән. Ба­су-кыр­лар­да гөр­ләп үчеп утыр­ган иген­нәр кип­кән. Бак­ча­да яшел­чә, җи­ләк-җи­меш ко­рып бет­кән.

Үзән­лек­тә яшәү­че­ләр ки­ңәш­кә җы­ел­ган­нар. Ара­да иң олы яшь­тә­ге ке­ше – Зи­рәк Ба­бай бо­лай ди­гән: «Без ел­га буй­лап өс­кә кү­тә­ре­лер­гә һәм аның ни өчен агу­дан тук­та­вын ачык­лар­га ти­еш. Ан­на­ры офык­та­гы иң би­ек тау­га ме­неп, ко­яш­ка нәр­сә кү­тә­ре­лер­гә ко­ма­чау­ла­вын бе­лер­без».

Сә­фәр чы­гар өчен иң көч­ле, кур­ку бел­мәс ке­ше­ләр җы­ел­ган. Алар Зи­рәк Ба­бай җи­тәк­че­ле­ген­дә юл­га куз­гал­ган­нар. Озак­ла­мый ел­га­ның баш­лан­ган уры­ны­на ки­леп тә җит­кән­нәр. Һәм ис­кит­кеч гү­зәл су кы­зы Ним­фа­ны күр­гән­нәр. Ул үзе­нең өе янын­да таш өс­тен­дә уты­ра һәм әк­рен ге­нә елый икән. «Ни өчен күз яшь­лә­рен тү­гә­сең, ма­тур кыз?» – дип со­ра­ган­нар ан­нан. Ним­фа исә аның яны­на усал Җен-җил очып ки­лүе һәм аның ку­лын­да­гы тыл­сым­лы чүл­мәк­не ур­лап ки­түе ту­рын­да сөй­лә­гән. Ел­га шул тыл­сым­лы чүл­мәк­тән агып чы­га тор­ган бул­ган икән. «Ул би­ек тау ба­шын­да яши» – ди­гән Ним­фа.

Бо­лын­да яшәү­че­ләр бик кыю ке­ше­ләр бул­ган­нар – алар бер кур­ку­сыз Жен­ле җил яны­на ба­рыр­га куз­гал­ган­нар. Гү­зәл Ним­фа да алар ар­тын­нан ияр­гән.

Җен-җил­нең өй кар­шын­да­гы эс­кә­ми­я­дә хәл алып утыр­ган ча­гы бул­ган. Янә­шә­сен­дә ге­нә олы ис­ке сан­дык тор­ган. Тыл­сым­лы чүл­мәк шул сан­дык­ка яше­рел­гән икән. «Син ни өчен гү­зәл Ним­фа­дан тыл­сым­лы чүл­мә­ген алып кит­тең соң?» – дип со­ра­ган Зи­рәк ба­бай. Җен авыр су­лап бо­лай ди­гән: «Мин бик ял­гыз. Ми­ңа кү­ңел­сез. Сез бит бо­лын­да га­и­лә­лә­ре­гез бе­лән дус, та­ту яши­сез. Ә мин мон­да бе­рү­зем. Үзә­не­гез­гә яң­гыр бо­лыт­ла­ры ку­ам, күк­не әй­лән­де­рәм, төн­не көн бе­лән алыш­ты­рам. Мин бу гү­зәл кыз­га ха­ты­ным бу­лыр­га тәкъ­дим ит­кән идем, ә ул баш тарт­ты. Кә­е­фем төш­те. Һич югы чүл­мә­ге ми­нем яным­да бул­сын, дип уй­ла­дым. Шун­нан соң күк­не дә әй­лән­дер­ми баш­ла­дым.

Зи­рәк ба­бай уй­ла­нып тор­ган да әйт­кән: «Си­нең са­гы­шың аң­ла­шы­ла. Лә­кин ко­яш нур­ла­рын­нан һәм су­дан баш­ка без­нең бо­лы­ны­быз төс­сез­гә әй­лән­де. Сез­нең бер­гә ку­шы­лу­ы­гыз бик әй­бәт бу­лыр, са­бый­ла­ры­гыз ту­ар, алар сез­гә күп ку­а­ныч­лар ки­те­рер иде. Тик Ним­фа­ның ри­за­лы­гын алу өчен си­ңа ты­ры­шыр­га ту­ры ки­лә­чәк. Ча­кыр син аны өе­ңә. Хис­лә­рең­не аң­лат. Ми­нем акыл­лы ки­ңә­шем­не тың­ла­гыз».

Бе­раз ва­кыт­тан яшь­ләр Зи­рәк Ба­бай яны­на чы­гып, үз­лә­ре­нең бер­гә яшәр­гә те­ләү­лә­рен хә­бәр ит­кән­нәр. «Бик әй­бәт! – дип сө­ен­гән Зи­рәк Ба­бай. –А­лай­са, без кай­ту ягы­на куз­га­ла­быз!»

Сә­фәр­че­ләр авыл­га кай­тып җит­кән­дә, ко­яш ин­де юга­ры кү­тә­рел­гән бул­ган. Ко­яш нур­ла­ры элек­ке­чә яшел­лек­кә тө­рен­гән ба­су-кыр­лар­ны наз­ла­ган. Ел­га исә үтә кү­рен­мә­ле чис­та-саф су бе­лән тул­ган. Ә үзән­лек­тә яшәү­че­ләр ик­сез-чик­сез сө­ен­гән­нәр, имеш...

Ра­фик ХӘ­СӘН­ШИН, Чал­лы шә­һә­ре.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: