Көмеш кыңгырау

ЗӘҢГӘР КАПКА

Койма белән уратып алган ишегалдында эт оясы тора икән. Бу ояда озын йонлы һәм кабарынкы койрыклы зур Эт, ә коймада Капка яшәгән. Ул йөз өйле урамда иң матуры булган.

Валентина Черняева

Әлфия Ситдыйкова тәрҗемәсе.

 

 

 

Капканың такталары тигез һәм зәңгәр – язгы күк төсенә буялган булган. Астагы һәм өстәге буйлы купшы сызыклар аңа җиңеллек, нәфислек һәм хәтта бераз көязлек тә өстәгән. Уңай тоткасы дүрт шөреп белән нык итеп борып куелган. Шуның өстенә Капканы, аның аерым горурлыгы булган ялтыравык келә бизәгән.

Эт үзенең хезмәтен тырышып башкарган – ишегалдына кергән барлык чит кешеләрне күреп өргән. Шуның өчен аңа хуҗалардан көн саен бер олы җамаяк сыек аш тигән. Капка шулай ук үзенең вазифаларын намус белән башкарган: ишегалдында йөргән тавыкларны урамга чыгармаган һәм беркем дә өйдә булмаганда келәсен ябып куйган. Эт масаючан булган. Ул үзен ишегалдында Капкадан да мөһимрәк затка санап, телен чыгарып, аның алдында горурланып арлы-бирле йөргән. Хуҗаларның балалары дүртаяклы дуслары белән уйнарга яратканнар. Малай белән кыз чиратлашып таякны ераккарак ыргытканнар. Эт күндәмләнеп кире алып килгән. Бала-чага йөнтәсне иркәләп сыйпаганнар. Аларның кесәләрендә аның өчен һәрвакыт нинди дә булса тәмле әйбер булган. Балаларның Капкага карашы бөтенләй башкача булган. Иртә белән мәктәпкә китешли, алар көн саен аңа аяклары белән китереп типкәннәр. Ул шуңа бик үпкәләгән. Ләкин ул дөньядагы иң игелекле Капка булган һәм җавап итеп беркайчан шыгырдамаган да.

Вакыт узган. Балалар үсеп, ата йортыннан читкә киткәннәр һәм Эт белән уйнар кеше дә калмаган. Хәер инде йөнтәс каравылчы да картайган. Ул ишегалды буйлап әкрен генә йөри. Аңа тавыкларның элеккечә ихтирам итүләре ошаган: алар аның алдында йөгерешкәннәр, юл биргәннәр. Ә аннары Эт сәгатьләр буена үзенең оясында йоклаган. Капка да картайган. Зәңгәр буяулары уңган, урыны белән купкан. Күгәннәре тузган, шөрепләре бушаган һәм Капка бераз кыйгайган. Ә келәсе! Капканың яраткан келәсенең ялтыравыгы беткән, биге гомерлеккә бер халәттә катып калудан куркып, авырлык белән хәрәкәтләнгән. Хуҗаларның балалары кайвакытта әти-әниләре янына кайтканнар. Эт шатланып аларның күзләренә караган һәм койрыгын болгаган. Ләкин аның тырышулары юкка булган. Һәрвакыт каядыр ашыгучы балалар аңа игътибар да итмәгәннәр. Капкага элеккечә үк эләккән. Урамга чыккан чакта егет белән кыз, гадәт буенча, балачактагы сыман аны аяклары белән эткәннәр. Иске Капка җимерелүдән бик нык курыккан һәм алар артыннан күгәннәре авыр сулап калган.

Бервакыт хуҗалар балалары янына бер көнгә кунакка киткәннәр. Кич белән көзге яңгыр ява башлаган. Эт, башын тәпиләре өстенә куеп, үзенең коры оясында, шыбырдап күлдәвеккә яуган яңгыр тамчыларының моңсу көен тыңлап, йокымсырап яткан. Капкага яңгыр астында юешләнергә күнегәсе юк. Ләкин, кем әйткәндәй, күрәчәгенә каршы, капка бөтенләй нык салкын тидергән. Ул ыңгырашырга һәм йөткерергә тотынган. Кинәт купкан җил аны тарткалап, авырттырып баганага китереп бәргән. Мескенкәй кызганыч итеп ыңгырашкан. Ә аяусыз җил аны әле бер якка, әле икенче якка бәргәләвен дәвам иткән һәм Капка эчпошыргыч итеп шыгырдаган. Эт борынын оядан чыгарган һәм өрергә тотынган.

 – Нинди зыянлы карчык син! Тавышың да күңел болгандыргыч! Тукта, – дип боерган ул, – миңа йокларга комачаулама!

Капкага үзенең карлыккан тавышы өчен оят булып киткән. Ул үзенең бикләвече (келәсе) белән баганага тотынган һәм туктап калган. Шыгырдаган тавыш та басылган. Эт тынычланып йокларга яткан.

Кинәт караңгылыктан ике таныш түгел кеше якынлашканнар. Алар саклык белән аны ачканнар. Капка гаҗәпләнгән. Аның белән инде күптәннән берәү дә болай ягымлы һәм сак кыланмаган. Ике кеше, Этне уятмас өчен акрын гына болдырга якынлашканнар, ишекне ачканнар һәм өйгә кергәннәр.

 – Болар бит чит кешеләр! – дигән акылына килеп Капка. – Тизрәк Этне уятырга кирәк!

Капка җил уңаена селкенә башлаган. «Уян! Уян!» – дип шыгырдаган ул, ләкин яңгыр тавышы аның тавышын басып киткән. Караклар хуҗаларның өй кирәк-яракларын сумкага тутырганнар һәм болдырга чыкканнар. Хәле беткән Капка инде койрыклы сакчыны уятуга бөтен өметен югалтып бетерә язган. Ул тагын бер мәртәбә киң итеп ачылган һәм бөтен көченә бикләвече белән баганага килеп бәрелгән. Эт уянып киткән. Инде эчпошыргыч карчыкка өрергә җыенганда, ул кинәт өй янында ят кешеләрне күреп алган. Йокысын тәпие белән сыпырып алгандай булган. Ул берничә сикерүдә болдыр янына килеп җиткән һәм кычкырып өрергә тотынган. Караклар баскычтан төшәргә җыенганнар, әмма Эт шундый итеп ырларга тотынган ки, алар кире ишеккә таба чигенеп, урыннарында катып калганнар. Шул килеш иртәнгә кадәр басып торганнар.

Хуҗалар өйләренә әйләнеп кайтканнар, чакырылмаган кунакларны күреп, исләре киткән, икесен дә тизрәк бау белән бәйләгәннәр. Ә Эт тәртип сакчылары килгәнче һәм явызларны үз бүлекләренә алып киткәнче, урыныннан кузгалмаган. Хуҗалар үз байлыклары үзләренә калганга бик шатланганнар. Эт юмарт бүләкләнгән! Аны сөяк һәм колбаса белән сыйлаганнар. Хуҗа, чүгәләп утырып, аның колак артын кашыган. Тугры сакчы рәхәтлектән күзләрен йомып торган. Һәм кинәт Эт урыныннан кубып Капкага ташланган. Ул аның тонык-зәңгәр тактасыныа ышкынып, уларга тотынган. Аннан соң хуҗасы янына килеп, аны үз артыннан дәшкәндәй, чалбар балагыннан тартып, янәдән Капкага таба йөгергән. Хуҗалар гаҗәпләнеп бер-берсенә карашканнар һәм аның артыннан килгәннәр. Эт Капканы ялаган һәм куе йоны белән дустына ышкынган. Капка селкенеп торган да, җиргә ауган. Хуҗа өйгә кереп эш коралларын алып чыккан. Тәҗрибәле оста кебек ул җитез хәрәкәтләр белән яңа күгәннәр һәм тотка куйган. Хуҗабикә капканы күк төсендәге ачык-зәңгәр буяу белән буяган, ә кырыйларына тип-тигез итеп ак буяу белән сызыклар сызган. Капканың бикләвече генә иске, күгәргән килеш калган. Эт ачу белдереп өрә башлаган. Хуҗа аны аңлап алган. Яңа бикләвеч алып килгән. Анысы элеккесенә караганда да яхшырак икән! Эчендә пружинасы да бар, эшермәсе дә автомат рәвештә бикләнә. Мондый бүләк Капканың төшенә дә кермәгән булган. Менә нинди бәхеткә ия булган ул!

Бераз вакыт үткәч, балалары әти-әниләре янына кунакка кайтканнар. Алар ишегалдына килеп кергәннәр һәм егет Капканы ябарга теләп, үкчәсе белән аңа китереп типкән. Капка аһ дияргә дә өлгермәгән, Эт оясыннан сикереп чыккан да, рәнҗетүчегә өрергә тотынган. Шулчак яшь егет сумкасын юлга куеп, ипләп кенә Капканы ябып куйган. Эт канәгать калган. Менә шулай! Һәм ул, койрыгын болгап, болдыр янына беренче булып килеп баскан.

Эт алга таба да үзенең зәңгәр төстәге дустын кайгыртудан туктамаган. Ул Капкага кунган хулиган-чыпчыкларны куган. Кошларның аны тырнаклары белән тырмамавын теләгән. Ә менә күбәләкләргә бер дәгъвасы да булмаган. Рәхим итеп, утырсыннар. Күбәләкләр шундый чуарлар! Алар кунгач, Капка тагын да матурланып китә.

Шуннан соң Эт үзенең оясында көндез дә тынычлап йокымсырый башлаган. Ул белгән: капка аны беркайчан да уңайсыз хәлдә калдырмаячак, ишегалдына кем дә булса керсә, автомат бикләнә торган эшермәсе бикләнәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: