Көмеш кыңгырау

ӘЙТЕЛМИ КАЛГАН СҮЗ

Юлчы-мазар да очрамады, җитмәсә, өстән дә явып тора иде. Барыбер машина очрамас дип, бераз баргач, турыдан гына, авыллар аша гына киттем. Александровкага җитәрәк, күкрәгемдә нәрсәдер өзелеп төшкәндәй булды.

Әнкәй, бүген синең яныңа ятыйм әле, дип, Лиза, анасының рөхсәтен дә көтмичә, мендәрләрен күтәреп килде.

Утызга җиткәнче шул балалыгың бетмәде. Берәр әйтәсе сүзең яки үтенечең бардыр, болай сырпаланмас идең. Йә теге шкафтагы вазаны ватып куйгансыңдыр әле.

Юк, әнкәй, бернәрсә дә ватмадым, – Лиза, утын сүндереп, әнисе янына килеп ятты. Аның тәне уттай кызыша, еш-еш сулый, әйтерсең каяндыр йөгереп кайткан да һаман тынычланып җитә алмый иде.

Син, кызыкай, чирләп маташасың түгелме? диде ана, борчылып. Авызыңнан ялкын бөркелә.

Юк, чирләмим...

Алайса, нәрсә соң?

Мин, әнкәй... ни, әнкәй... Ни... Тормышка чыгам. Кыз, сүзләрен бутала-бутала булса да әйтеп бетергәч, тын да алмыйча әнисенең күкрәгенә капланды. Икесе дә уйга калдылар. Ананың күңеле тыныч түгел, ул шомлана иде. Шунлыктанмы кызының бу хәбәреннән күтәрелеп бәрелмәде. Бары тик:

– Кемгә? - дип кенә сорап куйды.

– Кемгә дип, шул нигә инде. Соң, әнкәй, үзең дә беләсең ич. Әгъләм үзебезнең авыл егете лә! Егетнең исемен ишеткәч, ана кинәт әллә нишләп китте. Кызының кайчан да булса үз тормышын корачагын яхшы белсә дә, аның нәкъ менә Әгъләмне сайлавы ананы тын калырга мәҗбүр итте.

– Нигә, әнкәй, бер сүз дә әйтмисең? Кызының бу соравыннан ана сискәнеп китте.

– Нәрсә әйтим соң? Син бәләкәй бала түгел, буй үстергәнсең, акыл утырткансың. Бөтен ягын да уйлагансыңдыр.

«Шушы булдымы инде ана сүзләре?» Лиза, хәтере калып, йомшап киткән борынын тартып куйды. Үз гомереңдә иң истә калырлык, иң көтелгән бу көнне бик тә матур, бик тә шатлыклы булыр дип көткән иде ул. Әнисенә әйтәсе сүзләрне дә кат-кат уйлап, күңеленә тәмам сеңдергән иде. Әмма һич тә көткәнчә барып чыкмады.

– Син минем Әгъләмгә чыгуыма риза түгелсең, ахры, – диде Лиза. – Мин моны күптәннән сизеп йөрим. Әгъләмнең турыбыздан үткәнен күрсәң дә, йөзең үзгәрә. Синең каршыда аның ни гаебе бардыр.

– Гаебе юк икәнен дә беләм, – диде ана, көрсенеп. Бүлмәдә әгәр ут булып, әнкәсенең йөзен күрә алган булса, Пиза бу минутта аңардагы үзгәрешне күреп шаккатар иде. Әйтерсең Газимә апаны алыштырдылар: чыраена газап һәм сагыш бәреп чыкты.

– Әгъләмнең гаебе юклыгын да беләм, – дип кабатлады ул тагын, – шулай да алар белән туганлашасым килмәгән иде.

– Ни өчен? Әллә ул (Лиза Әгъләм дип әйтергә ни өчендер кыенсынды) сиңа берәр начарлык эшләдеме? Газаплама, әнкәй, мин барысын да белергә тиеш.

– Сөйләсәм, сиңа бик көлке тоелыр инде. Үз эчемә генә яшереп калдырырга иде дә бит. Нишлим соң, минем бит эчемдәге тышымда. Тик алдан ук сине искәртеп куям: сүз Әгъләм турында бармый. Ул яктан тыныч бул.

Син туганчы, әтиеңнәр сугышка киткән чакта ук булган хәл бу. Алар бер авылдан утыз кеше киттеләр. Әле дә хәтеремдә: яңгырлы, пычрак август көне иде. Сиңа сөйләгәнем дә бар: әтиең, киткәнче, авыл Советы председателе булып эшләде. Иртәгә китәм дигән көнне генә эшләрен Әгъләмнең атасы Касыймга тапшырды. Касыйм, бронь алып, сугышка китмичә калды. Безнекеләр Ютазы стансасына тракторга утырып киттеләр. Без, хатыннар, басуга кадәр генә озата бардык та кире борылдык. Минем сиңа авырлы вакытым, көне дә яңгырлы булгач, эшкә бармадым, кайттым да яттым. Озак та үтмәде, кулына чыбыркысын урап тотып, Касыйм килеп керде.

– Нәрсә син хан кызыдай түшәккә җәелдең? Хәзер үк ындырга чап, юкса соңы начар булыр, – дип кычкырды.

– Авырыбрак торам, Касыйм, бүгенгә бара алмам инде, – дидем.

– Председатель хатыны булып иркәләнеп ятарга өйрәнгәнсең. Ләкин моннан соң болай булмас.

Касыймның сүзләренә хәтерем калды. Ник дисәң, бер генә көн дә эштән калган кеше түгел мин. Авыр булса да, ул көнне эшкә чыктым. Вакыты шундый иде бит, назланып торырлык идемени? Ә икенче көнне минем янга авыл Советында секретарь булып эшләүче Миңлегөл килде.

– Газимә апа, Гали абзыйлар Ютазыдан китмәгәннәр әле. Тагын өч көн торачаклар, ди. Гали абзый үзе шалтыратты.

– Кайчан?

– Кичә Касыйм абзыйга шалтыратты. Сөйләшкәннәрен үзем тыңлап тордым.

– Нәрсә диде икән?

– Минем атны җигеп, Газимә яныма килсен, бик зур сүзем бар, ди. Касыйм абзыйның төсләре үзгәреп китте: Хәзер синең атың юк, минем атым гына бар. Ә мин теләсә нинди Назлыбикәләргә свиданиегә йөрер өчен ат бирә алмыйм, ди. Гали абзый тагын нидер әйтте бугай, анысын мин ишетмәдем. Касыйм абзый, аның сүзе беткәнне дә көтмичә, телефон трубкасын ташлап чыгып китте. Ул чыгып киткәч, мин шалтыратып караган идем дә, җавап бирүче булмады. Әйбәтләбрәк сораган булса, сүзен телефоннан да әйткән булыр иде, әйе бит?

– Нәрсә турында гына әйтергә теләде икән? Балалар турында берәр киңәш-мазар булдымы икән? Алай дисәң, үземне Ютазыга кадәр чакыртып тормас иде. Андый-мондыйга гына борчый торган кеше түгел. Миңлегөл, әгәр хәзер мин телефонга барсам, Галине чакыртып алып булырмы?

– Бер дә белмим, Газимә апа. Военкоматта алар бит меңләгән, кем генә эзләп торыр икән.

– Әйе шул. Кара әле, Миңлегөл, өч көн торабыз, дип әйткәнен үз колагың белән ишеттеңме?

– Ишеттем, Газимә апа. Бусын әйтмәм дигән идем, болай булгач, эчтә калмасын: «Өч көн түгел, Ютазыда өч ай ятсаң да, хатының белән әге-җөге килеп торалмассың», – диде Касыйм абзый.

– Алайса, аның янына үзем барыйм, егерме биш чакрымны кем йөрмәгән?

– Шушы килешме?

Миңлегөл минем авырлы булуыма ишарәләде. Ләкин мине бу минутта берни дә тыярлык түгел иде. Биш баламны түшәктә ятучы әбиләренә калдырдым да юлга чыктым. Ютазы юлы таныш юл. Елның-елында шунда элеваторга икмәк ташыйбыз. Шоссе белән барганда, машиналар да йөрми тормый. Шулай булгач, нигә куркып торырга?

Юлга чыкканда әйтелми калган сүзнең тәэсиреннән бик җиңеләеп, алгысып чыккан идем, тора-бара арытты. Юлчы-мазар да очрамады, җитмәсә, өстән дә явып тора иде. Барыбер машина очрамас дип, бераз баргач, турыдан гына, авыллар аша гына киттем. Александровкага җитәрәк, күкрәгемдә нәрсәдер өзелеп төшкәндәй булды. Шуннан авырып киттем. Көч-хәл белән генә авыл башындагы бер өйгә кердем. Мин кергәндә, өйләрендә башка кешеләре булгандырмы, анысын һич хәтерләмим, бары тик бер кечкенә кызлары гына күземә чалынды. Сине шул урыс авылында, Александровкада таптым.

– Исемемне дә шуңарга Лиза дип кушкансыңдыр, әйеме?

– Әйе, теге хуҗа кызының исеме шулай иде. Үзе бик тере нәрсә булып чыкты. Бәбине килеп күрү белән, миңа курчак китердеңме, – дип сораштырырга тотынды.

– Курчак түгел, чын бала бу, – дим.

– Чын бала – курчак инде, алай булгач. Мин аның белән уйнармын. Син аны алып китмә, яме? – ди.

– Алып китәм, менә әзрәк тереләм дә алып китәм. Аңарга үсәргә кирәк әле, – дим. – Алдыйсың, курчак үсми ул. Әнә минем курчагым әллә кайчаннан бирле тора, үсми бит, – ди. Мин аны бәбинең курчак түгеллегенә һич тә ышандыра алмадым. Аларда миңа дүрт көн ятарга туры килде. Бишенче көнне хуҗа хатын, үзе ат җигеп, мине Ютазыга алып барды. Атаңнар киткәннәр иде инде.

– Әтинең нәрсә әйтергә теләгәнен тәки белә алмадыңмы?

– Каян белим. Китте дә суга төшкән кебек юк булды бит. Ичмасам, бер хат та салмады. Эшелоннары белән туп-туры фронтка озатканнар. Шулар арасыннан берсе дә исән кайтмады.

Аналы-кызлы икесе дә бераз сүзсез яттылар. Өйдә бары тик сәгать текелдәгән һәм чикерткәләр сайраган тавыш кына ишетелеп торды. Әтисен әллә бер мәртәбә дә күрмәгәнгәме, әллә әнисе буталчыграк, корырак сөйләгәнгәме, Лиза бу вакыйгага бик әһәмият бирмәде. Киресенчә, ул Әгъләмнең монда катнашы булмаганына шатланды гына.

– Шуның өчен генә Әгъләмне яратмыйсыңмы? – диде ул. – Мин берәр җитдирәк нәрсәдер дип шикләнгән идем.

– Менә әйттем бит, сиңа көлке тоелыр, дидем. Шулай булып чыкты да, – диде ана, бераз җәберсенеп. – Сиңа вак нәрсә булып күренгән шушы әйтелми калган сүзне мин егерме сигез ел буе уйлап йөрим инде. Ул миңа бер генә көн дә тынгылык бирми. Ичмасам, шул сүзен генә әйтеп китә алган булса да, үлгәндә күңеле тынычрак булыр иде. Ә син, җитди түгел, дисең.

– Әнкәй, хәтерең калмасын инде. Мин Әгъләмнең катнашы булмаганга сөенеп кенә әйтәм. Ә сезнең арадагы бу хәлне Касыйм абзый күптән оныткандыр инде...

Ана без сүз дә эндәшмәде. Ул инде, янындагы кызы турында да онытып, әйтелми калган сүз хакында уйлана иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: