Көмеш кыңгырау

Йөрәкләрдә мәңге калса икән җырларым...

ШАМИЛ ШӘЙДУЛЛИН шигырьләре

КҮЗ КАРАШЫҢ, ӘНКӘЙ

Әниемнең миндер иң нәние.

Иң газизе, иң күз карасы.

Миндер аның кайгылы төннәре,

Һич җуелмас йөрәк ярасы.

 

Язгы урман мине бүләк иткән,

Ак шомыртлар төреп биләгән.

Күк гөмбәзе иелеп сер сөйләгән,

Саф чишмәләр моңын көйләгән.

 

Җилдә җырлый-җырлый ак каеннар

Татлы шәраб миңа эчерткән.

Күксел күзләремә бага-бага,

Бөдрә таллар мине тирбәткән.

 

Зәңгәр күккә карап ятканмындыр

Изге иман теләп ихсаннан.

Күз карашың, әнием, җиһан нуры.

Догаларың алам җиһаннан.

 

Син булганга күгем аяз минем.

Күңелең сүрелмәсен, күзалмам.

Туган илдән, синнән башка, анкәй.

Йөрәгемә урын табалмам.

 

Өй түрләребезнең гөле булып

Мең яшәгез әле, шиңмәгез.

Сезнең белән генә дөнья бөтен –

Шул бәхеттән мәхрүм итмәгез.


 

ТУГАН ЯК

...«Бардыр Чистай артында

Бер авыл Сөлчә диләр.

Җырлап уятканга таңнарны,

Әтәчләрен көнче диләр.»

(Мәшһүр Тукайга ияреп)

 

Бишек канатында алсу таңнар.

Зәңгәр күкләр кочкан якларым.

Яшел яз түрендә ялан тәпи

Басып калды бала чакларым.

 

Һавадагы торна тавышы булып,

Үсмер чагым дәшә ерактан.

Саф чишмәдәй ташкан тәүге хисләр –

Ахры мәңге китмәс йөрәктән.

 

– Оныткандыр, диеп, уфтанмагыз,

Зәңгәр күгем, зәңгәр күлләрем.

Таңнар шаһит: сезне сагынганга

Сагышлыдыр минем күзләрем.

 

Ак шомыртлы, җиләкле аланнар,

Сандугачлы зәңгәр язларым.

Сызылып бара җәем... йөрәкләрдә –

Мәңге калса икән җырларым.


 

УЛ ДА ӨЗЕЛЕП СӨЯ ДИСӘЛӘР...

Күпме язлар нәфис ал таҗларын

Синнән башка коя гөлләрем.

Саф тавышың чынлый күңелемдә,

Синсез өзелеп үтә көннәрем.

Сагышымны белә бугай җилләр,

Тәрәзәмә кагылып исәләр.

Карашымнан бозлар эрер иде,

Ул да өзелеп сөя, дисәләр.

Ак каенның ефәк яфраклары,

Иелеп, гүя зарын сөйлиләр.

Синең сулышыңдай, пышылдашып,.

Без сагынган моңны көйлиләр.

Синсез үтә, тиңсез сызыла гомер,

Ялгыз таңнар, моңсу кичәләр.

Сөюемнән таулар иңәр иде,

Ул да өзелеп көтә, дисәләр...


ТУКАЙГА

Апрель гизә җиһан киңлегендә

Нурлар алып зәңгәр Иделдән.

Тукай дигән Бөек изге затны

Апрель таңы җиргә иңдергән.

 

Ал шәфакъле, моңсу туган ул таң:

Аз, - дигәннәр гомерен, нишлисең!?

Кем уйлаган аның чәчәк төсле,

Мәңге егет булып яшисен.

 

Һәр яз саен көмеш таңнар булып

Бәйрәм иңә Идел җиренә.

Сабан туебыз күк ямьгә күмелеп

Тукаебыз кайта түренә.

 

Язгы ташкын булып гөрләп кайта

Җилдереп чапкандай пар атта.

Ак өметләр, гөлләр алып кайта

Язлар көткән һәрбер йөрәккә.

 

Өрфиядәй Саба җиле исә,

Кошлар җыры яңгрый тугайда.

Һәр яз саен бер могҗиза көтеп,

Һаман киләчәкбез Тукайга...

 

Ник соң язын гына сагынабыз?

Җәе, көзләре дә асыл бит?!

Хаҗ кылырлык изге кыйбла кебек

Тукайдан без гел дә аерылмыйк!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: