Көмеш кыңгырау

Яшәүгә гимн

Әхмәт Рәшит Рәхмәт сиңа, Кояш, нурларыңнан Җырларыма якты моңнар иңде; Мин аларны һәркөн җырлар идем Офыкка баш куеп тыңларсыңмы?!

 

Рәхмәт сиңа, Кояш, нурларыңнан
Җырларыма якты моңнар иңде;
Мин аларны һәркөн җырлар идем
Офыкка баш куеп тыңларсыңмы?!

Яшәү дигән нәрсә иллә рәхәт —
Таң каласың һәрбер туган көнгә;
Ярый әле, мин — антимин түгел,
Антикояш түгел, Кояш, син дә.

Хыял белән генә җитә торган
Ул дөньялар безгә нигә кирәк?!
Галактикаларны ера-ера
Чиксезлеккә күп ашкынды йөрәк.

Нигә безгә чиксезлекнең чиге,
Бәхет барда Җирдә, яшәү барда?
Мәңгелекккә илче булыр өчен
Безнең җаннар күчә балаларга.

Без үлемсез — безгә дәвамчы бар,
Яшәү кала җирдә, хыял кала;
Әнә Кояш, сиңа кулын сузып
Бишегендә ята сабый бала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: