Көмеш кыңгырау

ЯШЕЛ КУЫК

Ләбиб Лерон

Уенчыклар кибетеннән куык сатып алдым. Ямь-яшелне. Кибеттән чыгуга ук, тирән итеп суладым да куыкны кабартырга тотындым. Әй өрәм, әй өрәм... Янакларым бер бүлтәя, бер кысыла. Ниһаять, җитте - куыгым зур карбыз кадәр булды. Кәтүк җебе белән авызын бәйләргә генә уйлаган идем, Яшел Куык чәрелдәргә кереште:

—  Тагын өр, тагын өр! Минем үсәсем килә! Әнә теге болыт хәтле буласым килә!—диде ул, күк йөзен­дә ак корабны хәтерләтеп, салмак кына йөзеп барган болытка төртеп күрсәтеп.

Мин карышып маташтым:

—   Өрмим!—дидем.

—  Өрәсең!

—  Эт түгел лә мин өрергә!

—   Өрәсең, дим!

—   Өрмим дигәч, өрмим инде.

—   Өрми генә кара!—дип янады миңа Яшел Куык. Ә мин өрергә уйламадым да. Янап кына, боерып кына эш чыкмасын аңлады, ахры, Яшел Куык — җилдә бәргәләнә-бәргәләнә елый башлады. Елаган­нарны күрсәм, түзә алмыйм инде мин — күзләремнән яшь тамчылары атылып чыга. Шуңа күрә тиз генә күз яшьләрен сөртеп алдым да риза булдым.

—  Ярый, алайса, өч мәртәбә өрәм. Бүтән ялварып та, ялынып   та   торма — файдасы    булмас,— дидем.

Шулай дип әйтүем булды, Яшел Куык шатлыгын­нан сикергәләргә тотынды:

—  Урра! Болыт кадәрле булам!

Янә тирән итеп сулыш алдым да авыз эчемдәге тыным беткәнче өрдем — Яшел Куык озыная төште, кыяфәте сыек яшелгә әйләнде.

—   Булды — бер!—дидем мин. Тагын өрдем — Яшел Куык юанайды.

—   Булды — ике!—дидем мин. Тагын өрдем.

—   Булды... Шарррт!

Яшел Куык юкка чыкты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: