Көмеш кыңгырау

Ялгыз димә, кардәш, син үзеңне

Фани дөнья сынау мәйданы ул, тозагына аның тотылма.

Ялгыз димә, кардәш, син үзеңне
Күңел тора өмет-хыялдан.
Ашыкмале юкны сәбәп итеп,
Ташланырга текә кыядан. 
Ялгыз димә, кардәш, син үзеңне
Мин бар, ул бар, тагын башкалар.
Бер туфрактан хасил булган затлар
Беребез дә түгел “кашкалар”.
Артка каерылып атлама син,
Алга кара, күтәр башыңны.
Табигатьтән гайри кем булдыра,
Туктатырга язгы ташкынны?!
Вакытлыча кемдә генә булмый
Авырлыклар, күңел төшүләр.
Югалмаган алар, ярдәм кулын 
Чын йөрәктән сузар кешеләр.
Ихласлык бар җирдә, ышаныч бар
Күмелмәгән таптап изгелек.
Үзеңә дә, кардәш, ят түгелдер
Кешеләргә хас түземлелек.
Ялгыз димә, кардәш, син үзеңне,
Ялгызлыкка һич тә омтылма.
Фани дөнья сынау мәйданы ул
Тозагына аның тотылма.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: