Көмеш кыңгырау

Яхшылыкка ышану

Радик Фәизовның "Ак каз" повестыннан өзек

Яшьлегемдә, хәер, гомер буена дисәң дә ярый, мин артыгын тәэсирләнүчән, йомшак күңелле, кеше сүзенә бик тиз иярә торган җиңел холыклы, алдын-артын бик уйламый торган җиңел бер җилбәзәк булып калдым.

Хәзер, картлыгым биеклегеннән торып уйлыйм да күпләр өчен сәер тоелачак шундый бер нәтиҗә чыгарам: моңа минем китапларны бик яшьләй, тиешеннән артык күп укуым сәбәпче булды бугай. Безнең ишле гаиләдә миннән олылар барысы да укучы иде, шулардан күрмәкче, мин биш яшемнән үк укырга өйрәнеп алдым, һәм, нинди генә китап табып алсам да, аны бирелеп, дөньямны онытып укый башладым. Ә җидееллык мәктәпне бетергәндә, мин инде үзебезнең авыл китапханәсендәге барлык татар язучыларының гына түгел, рус, Европа, хәтта Америка язучы­лары китапларын да укып чыккан идем. Ничек булгандыр, ул вакытта авыл китапханәсе бай гына иде.

Менә шул китаплар мине тормыш чынбарлыгыннан шак­тый аерылган, аны идеаллаштырып карый торган, беркат­лы кеше итеп тәрбияләделәр. Мин кешеләрдәге киң күңел­лелек, яхшылык һәм изгелеккә һәрдаим ышанып, өмет баг­лап яшәдем һәм бу хәл миңа еш кына үзенең җәфасын сала да килде. Ә шулай да бу китапларны яшь вакыттан күп укырга кирәкми икән, дип кабул ителә күрмәсен! Һич тә! Берен­чедән, китапларны бит әле аларны төрле кеше төрлечә ка­бул итә. Икенчедән, мин үземнең шулай юаш, беркатлы тәэсирләнүчән кеше булып яшәгәнемә һич тә үкенмим! Дөнья гел зирәкләрдән, усаллардан, хөсетлеләрдән генә торырга димәгән. Аның безнең ише хисле, йомшак бәндәләре дә бу­лырга тиештер. Мин, шәхсән, шулай уйлыйм.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: