Көмеш кыңгырау

УЙНАДЫЛАР!

ДУСНЫ ТАБУ ҖИҢЕЛ, САКЛАВЫ АВЫР.

Виктор Голявкин

Уйнадылар!

Ашап алгач, Валерик Леша янына уйнарга керде. Ә бу вакытта Лешаның өстәл артында ашап утырган чагы иде.

– Леша иркенләп ашасын инде, – диде Лешаның әнисе, – Син хәзергә үзең генә уйный тор, яме.

Валерик бүлмәгә уйнарга кереп китте. Леша түзмәде, ашап утырган җиреннән Валерикка кычкырды:

– Ну, ничек? Әйбәт уйныйсыңмы?

– Әйбәт, – дип җавап бирде Валерик.

– Ә хәзер?

– Хәзер дә әйбәт!

– Хәзер ничек?

– Әйбәт.

– Һаман әйбәтме?

– Һаман әйбәт.

Леша бирешмәде – бертуктамый, бөтен тавышына кычкырып, Валериктан ничек уйнавы турында сорап торды. Чөнки аның дусты белән бик тә, бик тә уйныйсы килә иде.

Валерикның да Леша белән уйныйсы килә иде, билгеле.

– Ашап бетердеңме? – дип кызыксынды ул шулай ук бөтен тавышына кычкырып.

– Юк әле.

– Ә хәзер?

– Һаман да юк.

– Ә хәзер ашап бетердеңме соң?

– Пока юк.

– Ә кайчан бетә?

– Хәзер, әз генә калды.

Валерик туктады. Инде Леша дәвам итте.

– Син һаман әйбәт уйныйсыңмы?

– Юк, инде начаррак.

– Ә хәзер?

– Тагын да начаррак!

– Алайса, мин киләм! – дип урыныннан сикереп торды Леша. Тик ул бик ашыкты. Өстенә ашын түкте. Терсәге белән помидорга таянып, күлмәк җиңен буяды. Ә авызындагы кыяр кисәге чүт кенә тамагына утырмады.

Ул бүлмәгә йөгереп кергәндә, Валерик урыннан кузгалган иде инде.

– Ә мин уйнап туйдым! – диде ул.

– Менә сез бүген уйнадыгыз, ичмасам! – дип елмайды Лешаның әнисе.

Ризидә Гасыймова тәрҗемәсе.

Николай Туганов фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: