Көмеш кыңгырау

Ул бит берәү генә

Мин гашыйк булдым. Юк, зәңгәр күзләр иясенә генә түгел.  Аны күргән мизгелдән соң тирә-ягыма күз ташлап, мин дөньяның гаҗәеп матурлыгына аһ иттем. Безне урап алган тирәлектә яшәү чыганагы булган бар нәрсә дә бер һәм бердәнбер, берәү генә икән. Минем уй-хыялларыма, тормышка карашыма тиң булып, ап-ак, якты төстә балкыган кояш та, хәтта меңәрләгән, миллионланган тоелган йолдызлар патшалыгы да берәү генә икән. Газизләрдән-газиз әнием дә, әтием дә, минем туган җирем дә, туган телем дә берәү генә. Мин үзем дә берәү генә...

Мин көндәлек яза башладым. Яшел тышлы калын дәфтәр кинәт кенә иң якын сердәшемә әйләнде дә куйды. Әнинең күзе очлы безнең, шундук күреп алды:

- Син дә үсеп җиттең, кызым, - дип нигәдер көрсенде дә әле.

Күңел серемне ни өчен кәгазьгә төшерүемне аңлагансыздыр инде. Әйе, мин гашыйк булдым. Иртә дип, ундүрт яшь тулып китте инде! Паспорт алдым, граҗданин булдым! Шулай дигәч, әни көлә. "Паспортлы булу бер хәл, акылың булсын", ди. "Кешенең яшьлеге берәү генә, күз карасы кебек кадерен бел берүк", дип тә өстәп куя.

Кемгә гашыйк булуымны әлегә көндәлегем генә белә. Моңарчы да бер сукмактан йөреп, көненә әллә ничаклы күрешеп йөргән гап-гади егет-малай. Гади дип... Ул бүтәннәргә охшамаган! Ул... берәү генә...  Укуы дүртле-бишле генә дип булмый булуын, ә менә сурәте спорт алдынгылары янәшәсендә эленеп тора!

 Минем үземнең спорт белән әллә ни дуслыгым юк... иде. Беркөнне бөтен мәктәпне урманга, чаңгыда йөрергә алып чыктылар. Дөресен әйтим, чаңгыда басып кына тора беләм мин. Малайлар пар сукмак булып сызылып яткан эздән ә дигәнче шуып та киттеләр, күздән дә югалдылар. Ә без кызлар чыркылдашып читкә сибелдек. Шулай да каккан казык кебек торып булмый бит инде, үз җаебызга юл тоттык.

Кышкы урманның күз явын алырлык үз матурлыгы бар. Күккә ашкан нарат ябалдашларында, мең төрле төскә кереп, кояш керфекләре балкый. Үз шәрәлегеннән кыенсынгандай бөрешеп, куырылып калган кура өсләренә кулъяулык-кулъяулык булып кар яткан. Төнлә генә явып, аклыгын җуярга өлгермәгән кар кояш нурында  асылташларны көнләштерерлек итеп җемелди.

Шушы матурлыкка сокланып, дөньямны онытып җибәргәнмен бугай – кечкенә генә калкулыкта салулап, көрткә чумганымны сизми дә калдым. Ярый әле чаңгыны сындырмаганмын, күз төшерүгә, эчемә җылы йөгерде. Бүтәннәр көлә башлаганчы тиз генә кыймылдамакчы булам, кая ул, берсе өстенә икенчесе аркылы яткан чаңгыларым ирек бирми.

  • О-хо, берәү монда йолдыз санап ята!
  • Юрган да алып киликме?

Инде икенче түгәрәкне урап килергә өлгергән малайлар янәшәмнән көлә-көлә узып киттеләр.

  • Кулыңны бир, тор тизрәк! – Моңарчы бер тапкыр да ишетелмәгән җыр булып, колак төбендә ниндидер җылы тавыш яңгырады. Гарьлектән йомылган күзләрем киерелеп ачылды һәм елмаеп торган караш белән очрашты. 

Төшенгәнсездер, шушы минуттан минем кечкенә генә йөрәгемә олы шатлык булып кереп урнашачак, мин бер һәм бердәнбер дип табыначак караш иде ул.

Үземә таба сузылган кулга тотынып, аякларыма абына-абына ничек торганым юньләп исемдә дә түгел. Ә менә аның, зәңгәрсу башлыгымны салдырып, кар бөртекләрен озаклап кагуын да; үреп, башлык астына яшереп куйган озын чәч толымымның ак куртка аркасына сарылып төшүенә нигәдер гаҗәпләнеп, хәтта шаккатып каравын да аермачык хәтерлим. Аның күзләрендә бая гына баш очымда зәп-зәңгәр булып торган күк гөмбәзе чагыла иде.

Ни дип сүз алышканбыздыр, анысын да томанлы гына хәтерлим. "Рәхмәт", дигәнмендер инде. Ул: “Сау бул”, дигәндер. Гаепле кеше кебек: “Чаңгыда йөри белмим шул”, дип акланганым истә икән.  “Ярар, үзем өйрәтермен!” дигән сүзләр исә колагымда көй булып бүгенгәчә чыңлый!

Мин гашыйк булдым. Юк, зәңгәр күзләр иясенә генә түгел.  Аны күргән мизгелдән соң тирә-ягыма күз ташлап, мин дөньяның гаҗәеп матурлыгына аһ иттем. Безне урап алган тирәлектә яшәү чыганагы булган бар нәрсә дә бер һәм бердәнбер, берәү генә икән. Минем уй-хыялларыма, тормышка карашыма тиң булып, ап-ак, якты төстә балкыган кояш та, хәтта меңәрләгән, миллионланган тоелган йолдызлар патшалыгы да берәү генә икән. Газизләрдән-газиз әнием дә, әтием дә, минем туган җирем дә, туган телем дә берәү генә. Мин үзем дә берәү генә...

Шушы гади генә хакыйкатькә төшенүдән күңелемә ярату дигән олы хис тула, мин әйләнә-тирәдә бары тик матурлык кына күрәм, мин сабыйлык иленнән өр-яңа дөньяга аяк басам. Бер һәм бердәнбер булган Аллаһы Тәгаләдән бүләк итеп бирелгән гомер юлымнан шушы матурлык, шушы аклыкны кулларымда күтәреп атлыйсым килә. Чөнки гомер үзе дә берәү генә...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: