Көмеш кыңгырау

Учларында кояш бар

Мине урап алган тирәлек тә, сигез мең дип санаган дусларым да, аларның һәр сулышыннан хәбәрдар булып торуым да әле генә очраган сабый карашы янында сүнеп, кечерәеп, сүрелеп калды. Чөнки минем бик күптәннән инде көндез генә түгел, кичләрен дә йолдызларны, күктә кырын ятып йөзгән айны күргәнем юк икән. Минем әнием учларында да кояш бардыр лабаса!

 

Шәп тә нәрсә бу Интернет! Ирек бирсәләр, "күзең бетә, бөкрең чыга" дип куып төшермәсәләр, көне-төне утырырга була. Уйныйсыңмы, башкалар белән аралашасыңмы - анысы синең эш.  Дусларым бик күп минем. Кичә менә төп-төгәл сигез меңгә тулды. Әйе, әйе, "Контактта" инде. Соң, хәзер бөтен кеше шунда сөйләшә, шунда дуслаша, хат языша  бит. Рәхәт! Классташлар белән дә, туганнар белән дә Интернет аша гына аралашабыз. Шунысы гына кыен, күрешкәч, авыз ачып сөйләшәсе дә,  сөйләгәннәрен тыңлыйсы да килми. Барысын да инде белеп торгач, бер дә кызык түгел.

Бүген Данил белән мәктәптән кайтып киләбез.

  • Физикадан репетиторга йөри башладым, - ди бу.
  • Кичә яздың, беләм, - дим, аны бүлдереп. – Ә миңа кирәкми, быел барыбер техникумга китәм.
  • Кырык тапкыр яздың... Илфат та китәм, ди.
  • Беләм, - дим тагын бүлдереп. – "Контактта" барысына әйтеп чыкты.
  • Компьютеры ватылган әле.
  •  Беләм, телефонында утыра, Интернетта.
  • "Беләм, беләм"... - Данил әллә мине үчекләп, әллә үпкәләп, борынын җыерды. - Бер сүз әйтер хәл юк, шулай дип авызны томалыйсың.
  • Лутчы футбол уйнап алсак... - Мин койма белән әйләндереп алынган мәйданчыкка ымладым.
  • Акыллы сүз дә чыга үзеңнән, Илназ!

Яңа йортларның ишегалдында рәхәт хәзер: комлык та, таган да, туп тибәм дисәң, мәйданчык та, утырып торыйм дисәң, эскәмияләр дә җитәрлек. Без рюкзакларны әфлисун төсенә буялган челтәр коймага элеп куйдык. 

- Тә-әк, теге юлы кем борын күтәреп кайтып киткән иде әле? Бүген карарбыз...

Бераздан ун катлы йортның ишегалдына безнең тавыш кына хуҗа булып калды диярсең. Комлыкта көрәк белән казынып утырган бала-чага, аларның әле башлыгын, әле күлмәк итәген кагып мәш килүче әниләр, борын очына күзлек элеп, каршы эскәмиядә реклама гәҗите караштырып утыручы әбиләрнең дөньяда барлыгы онытылды.

- Эх! Йоклап тора бит!

- Бая судья безнекеләргә кызыл карточка күрсәткәндә авызыңны ерган идеңме?!

- Ерса... Гел сезнекеләр җиңәргә дигәнме?

- Нәрсә, тагын берне бәрәбезме?

- Кәнишне. Киттекме?

- Кем шулай тибә инде, я?

- Ә-әй, кәкре аяк... Уңнан бәрәсе иде бит!

- Мессины бәреп екты, шайтан алгыры!

- Есс! Төп футболчыгыз әллүр!

- Судья ни карый, сары карточка гына күрсәткән була?!

- Хәзер мин сиңа пенальтидан кертәм!

- Ә-әй, туп каршыга оча, ә ул сулга сикерә!

- Го-ол! Өчкә ике! 

- Безнекеләргә җыен җебегән җыелган...

- Әйттем бит, бүген минем көн! Есс!

Данил Берлинны алган кыяфәттә шатланып эскәмиядән торды, кулындагы планшетын шап итеп ябып, рюкзагына тыкты.

Мин исә теләр-теләмәс кенә кузгалдым, чөнки ул арада эскәмиянең бер башына дүрт-биш яшьләрдәге малайны җитәкләп, ап-ак яулыклы хатын килеп утырды. Сумкамны йолкып дигәндәй койма башыннан алдым, планшетны, гаебе бар нәрсәдәй, этә-төртә шунда урнаштырдым.

- Ән-ни, ә мин айны күрәм, - диде малай кулына бинокль итеп бөгәрләгән гәзиттән күк йөзенә текәлеп.

Без Данил белән бер-беребезгә карашып, әкрен генә хихылдап куйдык. Бу вакытта, көпә-көндез нинди ай булсын инде, я?

- Әйе, улым, әйе, - дип малайны җөпләде әнисе.

Без тагын хихылдаштык.

- Ән-ни, анда йолдыз да бар! - диде малай үз гомерендә тәүге тапкыр йолдыз күргәндәй.

- Әйе, улым, әйе! - диде әнисе бу юлы да.

- Ән-ни, ә синең учларыңда кояш бар! - диде бала гәзитен эскәмиягә таба борганнан соң, шаккаткан тавыш белән.

- Үз күңелеңнең кояшлы чагы, улым, - диде әнисе, малайның күмәч күк кабарып торган битеннән, кулларыннан үбеп.

Сумкаларны иңбашына асып, өйгә таба кузгалганда, сүз берләшкәндәй, мин дә, Данил да ирексездән күккә күтәрелеп карадык. Һәм без дә шаккатып калдык: ул төпсез, яп-якты биеклектә, чыннан да, кояшка каршы якта нәзек кенә урак ай шәйләнә иде. Кинәт кенә күңелгә әллә нинди ямансу уй сарылды, мин үземне бөтенләй башка яссылыкта - ясалма, чит дөньяда яшәгәндәй хис иттем. Мине урап алган тирәлек тә, сигез мең дип санаган дусларым да, аларның һәр сулышыннан хәбәрдар булып торуым да әле генә очраган сабый карашы янында сүнеп, кечерәеп, сүрелеп калды. Чөнки минем бик күптәннән инде көндез генә түгел, кичләрен дә йолдызларны, күктә кырын ятып йөзгән айны күргәнем юк икән. Минем әнием учларында да кояш бардыр лабаса!

Шушы уйдан күңел түрендә йолдыз җемелдәп куйгандай булды...   

 

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: