Көмеш кыңгырау

Тормыш үзе мәҗбүр итте...

БАЛАЧАК ӘДИПЛӘРЕ

Мин балачактан ук, әле укый-яза белмәгәндә, күңелдән шигырь-такмаклар чыгара идем, һәм авылга кайткан кунаклар, кичләрен капка төбендә утырып, миннән ул такмакларны әйттерәләр иде. Ә беренче «чыгарган зур әсәрем» — бәет булды. Авылда бер малай кар тота торган машинага кысылып үлгәч, мин бу хакта шактый озын бәет чыгардым. Бу бәет бетен авылга таралды, кешеләр аны укып елаштылар. Аннан ул үлгән малайның туганнары, безгә килеп, миннән ул бәетне җиргә күмүемне сорадылар: «Әни бик елый, сеңелем, бәетеңне башка чыгарма инде»,— диделәр. Мин бәетемне җиргә күмдем...

Мин кечкенәдән әкиятләр уйлап чыгарырга да бик оста идем. Дөресрәге, монысына мине тормыш үзе мәҗбүр итте. Минем игезәк сеңелләрем бар иде, арада тугыз яшь аерма булгач, аларны карау тулысынча диярлек минем өскә төште. Алар миннән әкият сөйләтеп теңкәмә тияләр иде. Ул вакытта авылда радио-телевидение юк, булган әкия т китаплары барысы да укылып беткән, шуңа күрә мин сеңелләремә әкиятне үзем уйлап чыгарып сөйли идем. Берсендә мин боларга яралы кош турында бик кызганыч әкият сөйләдем, алар аны мышык-мышык килеп тыңладылар... Бераздан шул әкиятне тагы сөйләргә куштылар. Мин бераз үзгәртеп сөйләгәнмендер инде, сеңелләрем: «Алай түгел бит!» — диешә башладылар. «Мин аны оныттым инде, үзем уйлап чыгарган әкият бит ул»,— дигәч, «без сиңа ышанып утырабыз тагы»,— дип, сеңелләрем тагы да каты елый башладылар... Яңа әкият уйлап табып кына тынычландыра алдым үзләрен... (Ул сеңелләрем хәзер икесе дә югары белемле укытучылар инде, минем әсәрләремнең бүген дә беренче укучылары алар...)

Мин кечкенәдән район һәм Казан газеталарына язып тордым. Матбугатта басылып чыккан беренче «чын» шигырем Муса Җәлилнең 60 еллык юбилеена багышланган иде. Ул 1966 елның язында Саба районында чыга торган «Җиңү байрагы» газетасында дөнья күрде. Шул елларда «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы» газеталарында да беренче хикәяләрем басылып чыкты.

Ә беренче «китабымны» мин 1977 елның салкын кышында Монголия далаларында «яздым». Алты яшьлек кызым Зөлфия миннән гел китап укыта иде. Ул кыш без далада ике гаилә генә вагоннарда яшәп калдык. Укыласы бөтен китаплар укылып бетте, ә кызым һаман китап сорый... Мин аның өчен үзем «китап» язарга мәҗбүр булдым. Төсле рәсемнәрен дә үзем ясадым, текстын да үзем уйлап чыгарып яздым, аны китап рәвешенә китереп тектем, төпләдем... Кызым ул китапны бик яратты, үзе дә аңа өстәп рәсемнәр ясады... Менә шулай такмаклардан, бәетләрдән, әкиятләрдән башланган иҗат роман һәм повестьларга, зур, чын китапларга хәтле барып җитте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: