Көмеш кыңгырау

Тау битендә чамбыр җыям

Җәйнең әле ашъяулыгын җәйгән мәле – чамбыр исен изеп мин дә килдем әле...

Тау битендә чамбыр җыям.
Күктә – тургай...
Бал кортына, ахры, көндәш 
булдым бугай:
Шәмәхәкүз-болынкаен
мең урады...
Әллә нәни йөрәккәе 
Шом юрады?..

Курыкмачы, сакчы егет,
Минме көндәш??
Тау битендә һәр тере җан –
миңа сердәш.
Уйнаклыйлар карлыгачлар...
Очты торна...
Инеш буе бака тавышын
тыңлап тынган...

Җәйнең әле ашъяулыгын
җәйгән мәле –
чамбыр исен сизеп 
мин дә килдем әле...
Бу көнне мин
кышын искә төшерермен:
тәмле итеп 
шифалы чәй пешерермен...

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: