Көмеш кыңгырау

Сәяхәт дәвам итә

Шундый кешеләр була: алар беренче күрүдә үк үзләренә магнит кебек тартып алалар, аннары озак вакытлар җибәрмичә яшиләр.

Мондый кешеләрдән итәгатьлелек, олы күңеллелек ниндидер серле бер мөлаемлелек сирпелеп тора; алар белән аралашканнан соң хыяллар кабат яңара, яктыра, тагын да матуррак, кызыклырак тормыш белән яшисе килә башлый.
Нияз Сибгат улы Хәкимуллин әнә шундыйлардан. Аның тормышыннан берничә фактны атап үтү дә укучыларда зур кызыксыну уятыр, мөгаен.
Нияз абыйның балачагы, яшьлеге бик авыр чорга— сугыш елларына туры килә. Ул унбиш яшеннән заводта токарь булып эшли башлый. Буе җитмәгәч, аяк астына әрҗәләр куярга мәҗбүр була. Менә шул кеп-кечкенә малай бөтен Татарстанны шаулата да инде. Ул тәүлегенә уникешәр-ундүртәр сәгать эшләп, унбиш деталь урынына утыз-утыз ике деталь тапшырып бара. Озакламый аңа «Заводның иң яхшы токаре» исеме бирәләр.

1942 елда исә Татарстан Югары Советы Президиумының Мактау кәгазенә, тагын ике елдан «Почет билгесе» орденына лаек була. Боларга тагын «Хезмәттәге батырлык өчен» медале өстәлә.

Туган илебезне дошманнардан азат итү теләге нык көчле булгандыр шул. Бөтерчек кебек кенә татар малаеның хезмәттәге батырлыклары хакында китаплар язарга мөмкин булыр иде...
Әмма бу юлы без сезгә, кадерле укучылар, Нияз Хәкимуллинны башка сыйфатта — географ, сәяхәтче, спортчы-альпинист һәм табигать сакчысы буларак тәкъдим итмәкче булабыз.
...1947 ел. Яшь килеш бөтен хезмәт җиңүләрен яулап өлгергән егетнең белемгә омтылышы көчәйгән чак, Нияз, ниһаять, укытучылар әзерли торган училищега, аннан Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Аларны уңышлы тәмамлагач, 1951—1960 елларда мәктәптә география һәм токарьлык хезмәте буенча укыта.

Шул елларда ук дөнья гизәргә чыгып китә, бигрәк тә тауларга гашыйк була. Уйлап баксаң, акыл ирешмәслек хәл бит: Нияз абый Кавказ, Памир, Карпат, Алтай, Тянь-Шань тауларында егермедән артык биеклек яулый, кайберләреңә беренче кеше буларак күтәрелә. 1953 елда ук ул, иң биек һәм хәтәр түбәләрне яулаганы өчен, Икенче дәрәҗә диплом ала. Тиздән аны Россиядә, башка республикаларга, чит илләрдә таныйлар, ярышларга, сәяхәтләргә чакыралар. Шулай итеп, кечкенә буйлы татар егете Татарстанның Беренче номерлы альпинисты булып җитешә.

Дөньяны, табигатьне студентларга фәнни нигездә аңлату һәм өйрәтү теләге Нияз абыйны Финанс-экономика институтына эшкә алып килә. Аның чит илләрнең экономик географиясе буенча укыган лекция-дәресләре хакында студент халкы арасында легендалар йөри. Гаҗәпләнмәслек тә түгел: үзе сөйли торган ил-халыкларның барысын да үз күзләре белән күргән лә ул...
Озакламый Нияз абый, дәресләр белән генә канәгатьләнеп калмыйча, күргән-белгәннәрен уртаклашу өчен, киң халыкка чыга, «Белем» җәмгыятенә керә. Ә күргән-белгәннәр шактый җыелган. Шушы кыска гына гомер эчендә бөтен Европаны йөреп чыгылган, Төркия, Мисыр, Судан, һинд, Кытай якларына олы сәяхәтләр кылын-ган...
Нияз Хәкимуллин бер үк вакытта альпинизм белән шөгыльләнүен дә дәвам итә. Тиздән ул бу спорт-төре буенча Татарстанның Беренче чемпионатында җиңеп чыга, бер төркем альпинистлар белән, Памирның 6138 метр биеклектә урнашкан түбәсенә үтә дә авыр шартларда менү ярышларында беренче урынны яулый, альпинизм буенча иң югары бүләкләргә һәм разрядларга лаек була. Кая гына барса да, ул куен дәфтәренә күргәннәрен, кичергән тәэсирләрен теркәп бара, фотосурәткә төшерә, хәтта, слайдлар каталогы булдыра.
1959 елда «Ялкын» журналында беренче парчаларын бастырып йөргән Нияз Хәкимуллин бүген — алтмышлап фәнни хезмәт, мәкалә, «Сигез диңгез аша», «Илебез матур, илебез киң», «Һәр йолдызның үз нуры» исемле китаплар авторы. Ул — Журналистлар берлеге, «Белем» җәмгыяте әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Менә утыз дүрт ел инде Финанс-экономика институтында белем бирә, география һәм халык хуҗалыгын планлаштыру кафедрасында өлкән укытучы вазифасын башкара.
Спортчы-галимнең бу яңа китабы балаларны да, өлкәннәрне дә битараф калдырмас дип уйлыйбыз. Хәтерлисездер, Нияз абыйның беренче китаплары күбрәк чит илләр, ерак, маҗаралы сәяхәтләр турында иде. Бу юлы аны җәнлекләр дөньясы борчый. Әйе-әйе, борчый. Әлбәттә, табигать белән горурлану, соклану хисе дә җитәрлек әлеге язмаларда. Әмма борчу күбрәк. Киләчәк буыннарга нәрсә калдырабыз без? Бездән соң табигать, үсемлекләр, җәнлекләр белән нәрсә булыр? Нияз Хәкимуллин яңа китабында әнә шундый борчулар белән яши, үз уйлары, теләкләре, хыяллары белән уртаклаша.
Бу искиткеч олы җанлы, мөлаем кешенең матур күңел дөньясына рәхим итегез, кадерле дуслар!

«Алар яшәргә тиеш» китабыннан, 1994 ел.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: