Көмеш кыңгырау

Син эзләмә мине...

***

Син эзләмә мине
Ерак уйларыңда,
Мин югалдым үткән көннәрдә.
Сак белән Сок кебек
Кавыша алмабыз,
Ярдәм итмәс озын төннәр дә.


Эзләмә син мине

Кышкы бураннарда,

Үткәннәргә юллар ябылган.

Сөюнең дә якты тәрәзенә

Сагышлардан такта кагылган.


Чакырма син мине
Аксыл томаннарда,
Чык тамчысы җиргә төшкәндә.
«Синең өчен генә
Яшәдем мин!» — диеп
Кабатлармын, җирдән күчкәндә.

 

СИНЕ МИҢА ЯЗЛАР АЛЫП КИЛДЕ
Сине миңа язлар алып килде,

Син дә язлар бүләк ит әле.

Үзең белгән серле җиһаныңа

Мин Мәҗнүнне алып кит әле.


Чәчләреңнән болын исе килә,

Чәчәк исе килә кышын да.

Йөрәгемне йолдыз итеп кенә

Салыр идем йомшак учыңа.


Керфекләрең төн карасы кебек,

Ә күзләрең — нуры дөньямның.

Шул нур буйлап мин язларга чыктым,

Умырзая кебек уяндым.


Иреннәрең — чәчәк таҗларыдыр,

Мин — күбәләк: эзлим чык суын.

Бик сак кына куныйм ул чәчәккә

һәм дә басыйм күңлем ярсуын.


Үзең белгән серле җиһаныңа

Мин Мәҗнүнне алып кит әле.

Сине миңа язлар алып килде,

Син дә язлар бүләк ит әле.

 

ЯШЬЛЕК, СӨЮ ҺӘМ ЮЛӘРЛЕК
Синең бер карашың җитә,

Күңелем була тугры кол.

Инде олгаеп килсәм дә,

Керми бит әле акыл.


Яшьлек — юләрлек, диләр бит,

Юләрлек — яшьлек микән?

Картлык, юләрлегем күреп,

Кире борылса икән!..


Әгәр гел сине уйласам,

Калдырмастыр юләрлек.

Чәчләргә дә чал төшмәстер,

Юләрлек булса яшьлек.


Картаймыйча калу сере,

Мөгаен, сөюдәдер.

Йөрәгем яшьлектә янар,

Карашың бирсә әмер...


ХУШЛАШУ
Бәлки, бардыр миңа әйтәсең

Җылы сүзләреңне меңәрләп.

Тик мин китәм, гафу ит инде,

Хисләремне тыеп, йөгәнләп...


Мин китәмен, сау бул, хуш инде,

Матур төшләргә дә алданмыйм.

«Юк, барыбер онытам!» — диеп,

Йөрәгемне һаман ялганлыйм...


Йөрәгеңә язлар да килер,

Туңган хисләреңне эретер.

Әгәр хәзер китеп бармасам,

Хыялларым утка ук кертер...


Бәлки, миңа янып бетәргә?..

Тик бу яну — нурсыз, файдасыз.

Өзелеп сөю тулы караш,

Назлы сүзләр, бәхет, кайда сез?!
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: