Көмеш кыңгырау

Шөкәтсез каз бәбкәсе

(Ханс Кристиан Андерсенга ияреп).      Борын-борын заманда да, үткән гасырда да түгел, үзебезнең чорда ямь-яшел чирәмле бер ишегалдында булган ди бу хәл. Кар эреп, көннәр җылына башлау белән ана каз сигез йомырка салган да бәбкә чыгарырга утырган. Бу йортта бик шук малай яши икән. Ул иртән иртүк кояш нурларына тотынып уяна да көннәр буе яланда чаба, су буйларын урый, агач башларына үрмәли икән. Бервакыт камышлы күл буйлап атлаганда ул буш ояга тап булган. Ояда бердән-бер йомырка ята икән. Малай күп уйлап тормаган, йомырканы алган да өенә чапкан. Кайткач, беркем күрмәгәндә, аны каз оясына салып куйган.

Утыз көннән бипелдәшеп яшькелт-сары каз бибиләре чыгып беткән. Алар шундый нәниләр, йомшаклар, тереләр – эчендә мотор утыра диярсең, тәгәрәп кенә торалар икән... Ә тугызынчы йомырка һаман борынламый, ди. Ләкин ана каз бик түземле булган; ул, аз гына ашап, сирәк кенә су эчеп, оясында тагын җиде көн утырган. Чыккан бәбкәләре аның аркасына үрмәләп менәләр, канат астына кереп җылы мамык ястыкка чумалар – бипелдәп, әниләрен тышка яшел үлән өстенә чыгарга чакыралар икән. Хуҗабикә куйган каты итеп пешерелгән йомырканы ашап җылы су эчкәч, бигрәк тә тәгәрәшеп уйныйсылары килә икән. Әмма әниләре: “Әлегә ярамый, мин соңгы йомыркамны ташлап китә алмыйм. Сез дә көтегез: тиздән йә энегез, йә сеңлегез борынлап чыгар,” – дип, сабырлыкка өндәгән.

     Ниһаять, көткән көн килеп җиткән – бик каты бипелдәп йомыркадан зур бәбкә килеп тә чыккан, оядан төшеп тә киткән. Якында гына сулы ләгән тора икән, шунда кереп, йөзеп тә киткән. Мондый хикмәткә барысы да аптыраган: алдан чыккан бәбкәләр авызларын ачып бипелдәүләрен дә онытканнар, ди. Ләкин ныклабрак карасалар, соңгы бәбкә бик ямьсез, шөкәтсез икән бит! Муены озын, томшыгы зур, тәпиләре бөтенләй иләмсез. Ә үзе сары төстә түгел, тычкан төсендә икән... Барысы да бу бәбкәдән читкәрәк киткәннәр. Аңа  Шөкәтсез дип исем кушканнар.

     Әниләре алдан чыккан бәбкәләрне Шөкәтсез янына күпме генә алып килергә тырышмасын, тегеләре якын да килмәгәннәр. Чирәмдә үзләре тәгәрәшеп уйнаганнар, суга чумып тирә-якка чәчрәтеп бетергәннәр, әмма Шөкәтсезне иш итмәгәннәр. Ул бик кайгырган, тик әкренләп язмышына күнегә башлаган. Ана каз гына аны һәрвакыт үз янына чакырган, җим табып бирергә, ничек кенә булса да, аның күңелен күрергә тырышкан. Һәр анага үз баласы, нинди кыяфәттә булса да, бик-бик газиз бит!

     Инде каз бәбкәләре су буена төшәләр, сусыл үлән чемченәләр, елгага кереп коенып та алалар. Тик Шөкәтсез бәбкә генә бер читтә юана. Аңа бик тә моңсу, күңелсез була инде. Ул үлән арасында сикергән саргылт яшел чикерткәгә, чәчкә таҗында тирбәлгән чуар күбәләккә, яфрак буйлап үрмәләгән ак төрткеле кызыл камкаларга кызыгып карап торган. Алар да Шөкәтсез каз бәбкәсе белән уйнамыйлар шул!.. Кинәт аның каршына кечкенә гыйфрит килеп чыккан. Үзе кечкенә, үлән төсендә, аяклары кәкре, башында – гөмбә эшләпәсе, ди. Гыйфрит, башын кыңгыр салып, Шөкәтсез каз бәбкәсен бер тапкыр әйләнеп чыккан да:

  –  И асылкош баласы, син бер дә кайгырма, синең бәхетең алда әле. Менә күрерсең, синең гүзәллеккә, синең батырлыкка барысы сокланыр; таллар башын ияр, сандугачлар мактап сайрар. Әгәр минем өч биремне төгәл үтәсәң, бу көн тиз арада килеп тә җитәр, – дигән.

  –   Мин теләсә нинди бирем үтәргә әзер, читкә кагылудан бик арыдым. Әйт, зинһар, изгелек патшасы! – дип үтенгән Шөкәтсез каз бәбкәсе.

  –  Ашыкма, и бала! Бу биремнәр җиңел түгел, башкара алмасаң, һәлак булырга мөмкинсең, ныклап уйла!

  –   Мин тырышачакмын... бөтен көчемне куеп тырышачакмын!

   –  Ярый, тынычлан. Күрәм: гүзәл кошка әверелергә теләгең бик зур икән. Инде тыңла. Беренче бирем: яшеннән җитезрәк бул. Икенче бирем: төлкедән хәйләкәррәк бул. Өченче бирем: үлемнән көчлерәк бул.

Шөкәтсез бәбкә бу биремнәрнең мәгънәсенә төшенергә теләп исен җыйганчы, гыйфрит инде юкка чыккан. “Ничек яшеннән җитез булырга соң? Түбәдән сикерергәме? Болын буйлап йөгерергәме?” – дип, башын игән Шөкәтсез. Шул чакта күк йөзен кара болыт каплап алган, күкне яшен камчылары яргалый башлаган. Коеп яңгыр яварга тотынган. Бик куркыныч булып киткән. Нәни каз бәбкәләре әниләре артыннан якында үскән биек агач астына йөгергәннәр. Шөкәтсез күккә караган да яшен камчыларының агач башына тия язганын күреп калган:

   –  Борылыгыз, борылыгыз! Хәзер ул агачны яшен суга,  – дип кычкырып, бәбкәләрне яшел куаклыкка ияртеп алып кергән. Каз бәбкәләре чак яшеренеп өлгергәннәр, теге зур агач яшен угыннан урталай сынып, шапылдап җиргә төшкән, аның авыр ботаклары тирә-якка таралган. Ана каз исән-сау калганнарына шатланып:

  –   И яшеннән җитез балам, мең рәхмәт сиңа, барыбызны коткардың, – дип, томшыгы белән Шөкәтсезне сыйпап куйган, бәбкәләр дә башларын иеп рәхмәт әйткәннәр. Бераздан яңгыр туктаган, казлар кайтырга чыкканнар. Ә нәни бәбкәләр кабат үзләре генә бипелдәшкәннәр, Шөкәтсезне тиз онытканнар.

     Икенче көнне каз бәбкәләре яшел тугайда рәхәтләнеп үлән ашаганда, болар янына шуышып кына төлке килеп чыккан. Ана каз нишләргә белми дер калтырап төшкән, ә Шөкәтсез бәбкә янәшәдә үсеп утырган әрекмәннең былтыр кибеп коелган тигәнәкләренә ятып аунаган да төлке каршына килеп баскан:

  • Әй, төлке апа, мине аша, – дигән.

 –    Әһә, ничек шәп булды – иң зурысы үзе авызыма керергә тора, – дип, төлке Шөкәтсезне кабам гына дигән икән, коры тигәнәкләр авызына тулган, чәнештереп кадый башлаган.Төлке телен чыгарып тәпиләре белән ышкып караган, тигәнәкләр шундый тирән кадалганнар, берничек чыгара алмаган. Авыртуыннан боргалана-боргалана, төлке кире урманга чапкан һәм бу якларга бүтән аяк басмаган.

   –  И минем акыллы балам! Син төлкедән дә хәйләкәррәк булып чыктың, барыбызны коткардың, мең рәхмәт сиңа! – дигән ана каз. Бәбкәләр дә Шөкәтсезне уратып алганнар, үзләренең рәхмәтен һәм соклануларын белдергәннәр. Аның йонына ябышып калган тигәнәкләрне томшыклары белән чүпләп читкә ташлаганнар. Көне буе бергә дус булып йөргәннәр хәтта.

     Шулай көннәр арты көннәр үткән, бәбкәләр үсә төшкән. Шөкәтсез бәбкәнең йоны аксылланган, муены зифаланган. Шулай булса да, ул һаман да башка бибиләр янында матур булып тормаган, кечкенәләр аның белән аралашырга теләмәгән. Кая гына барсалар да, Шөкәтсез иң артта йөргән. Эссе көннәрдә каз бәбкәләре судан чыкмаганнар; йөзгәннәр, чумганнар, бер-берсен куышып уйнаганнар.

    Бу елганың сул ярында кәбестә бакчасы булган. Кәбестәләргә кешеләр суны елгага торба сузып, насос белән суыртып сиптергәннәр. Көннәр бик кызу торгач, берничә тапкыр сиптерергә туры килгән. Беркөнне каз бәбкәләре йөзә-йөзә шушы торба янына ук килеп җиткәннәр. Торбаның бу башында су бөтерелеп воронка хасил итә, аның янындагы бөтен нәрсә суырылып эчкә кереп китә, ди. Ваемсыз каз бәбкәләре дә воронкага эләгәләр, торба авызына суырыла башлыйлар. Чәбәләнеп кирегә йөзәргә тырышсалар да, су бөтерчегеннән котыла алмыйлар, соңгы көчләрен югалтып баралар. Гадәттәгечә, бер читтә йөзгән Шөкәтсез бәбкә: “Ни булды бу бәләкәчләргә, бөтереләләр дә бөтереләләр?” – дип, алга омтылган. Үзе дә воронкага килеп кергән. Шунда ул торбаның бер бәбкәне үзенә суырып алганын күрә. “Харап була бит!” – дип, атылып йөзеп килә дә томшыгы белән бәхетсезне читкә этәрә, үзе гәүдәсе белән торба авызын каплый. Елга өстендәге су бөтерчеге тына, бәбкәләр әйләнүдән туктый. Исәренкеләгән башларын селкеп куялар да, бер читтә каңгылдап балаларын чакырган әнкәләре янына йөзеп китәләр.   

Шөкәтсез бәбкә генә һаман торба авызында. Инде китсә дә була. Әмма... бакчадагы насос үкереп эшләүдән туктамый, һаман тамагына су сорап эшләп тора. Шөкәтсезнең канаты, сул аягы инде торба эчендә... бераздан хәле бетеп, үзе дә шушы ач торбага суырылып кереп китәсен аңлый ул. Куркыныч булып китә. Ләкин шул чагында: “Мин бит юкка үлмим, ә нәни туганнарымны коткарып, аларны үлемнән саклап калып китәм. Бу бит куркып яшәүдән мең тапкыр өстен! Мин үлемнән курыкмыйм!” – дип уйлый.

     Әйе, бу дөньяга һәркем үз бурычы белән туа. Кемдер бөек галим, кемдер очучы, кемдер йортлар төзүче булачак. Ә кемдер башкаларны коткару өчен үз гомерен кызганмый көрәшәчәк! Шөкәтсез каз бәбкәсе дә үзен үлемнән көчлерәк итеп тоя, үзенә билгеләнгән бурычны үтәдем, дип горурлана. Шулчак могҗиза була: бакчада үкереп утырган насос эшләүдән туктый. Яртылаш торбага кергән Шөкәтсез каз бәбкәсе, тырмашып, гәүдәсен суырып ала да туганнары янына йөзеп китә. Ә алар барысын да күреп торганнар, үзләрен коткарган батыр туганны югалттык дип кайгырышканнар. Менә ул теп-тере килеш килеп җиткәч, шатлану, көлү китә; бәбкәләр томшыклары белән сыйпый-сыйпый батыр абыйларын котлыйлар, мактыйлар. Бәхетле ана каз канатларын җилпеп ала:

   –  Син, балам, үлемнән дә көчле булдың, туганнарыңны коткардың, мең рәхмәт сиңа!!! Моннан ары син безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз булып гел янәшә барырсың. Бүгеннән син Батыркай исемен йөртәсең, син моңа лаек!

     Бу бәбкәләр генә түгел, су буендагы башка каз бәбкәләре дә Батыркайны зурлап, баш ияләр, аңа сокланалар. Аның баш очында зәңгәр, сары, ал күбәләкләр оча башлый – чып-чын тәкыя ясап, алар батыр каз бәбкәсен шулай данга күмә – искиткеч матурлык  бөтен тугайга нур булып түгелә. Шушы көннән барысы да Батыркай белән дус була, аны һәрвакыт үрнәк итеп куялар, ди. Батыркай тора-бара гүзәл аккошка әверелгән. Аны мактап сандугачлар җыр сузган, һәр иртә су буена төшкәч, таллар иелеп сәламләгән. Хәзер каз бәбкәләре үзләре янында шундый батыр, шундый матур туганнары булганга бик горурланалар, ди.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: