Көмеш кыңгырау

Шаян Рифкать

Бишенче сыйныфта бүген — Татар теле дәресе. Тып-тын калып инша яза Укучылар һәммәсе.

Наян Рифкать Лотфуллин да
Нидер эшли ур(ы)нында:
Тимерчыбыктан ясалган
"Күзлек" элгән бор(ы)нына.

Укытучы яшь булганга
Шулай кылана "явыз".
Такта янына чыгарсаң,
Сүз әйтәлми бер авыз.

Мөгаллимә ни эшләсен?!
Килеп аның янына:
— Сал күзлегеңне, Рифкать!— ди,
Колагына тын гына.

Шуны гына көткән "мөртәт":
Инде авыз — колакта:
— Салсам берни күрмим бит! — дип,
Шарран яра класска!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: