Көмеш кыңгырау

САРА ТҮТИ ШӘҺӘРГӘ БАРА

Быел аны Мәскүрәнең олы малае яңа «Жигули»да озатып куйды. Сара түти, йомшак машинада изрәп, Бөгелмә вокзалына килеп җиткәнен сизми дә калды.

Маллар көтүгә йөрүдән туктап абзарга кергәч, җир өстенә кара ипигә ягылган ак май кебек ап-ак кар яткач, суеласы сугымнар суелып, түшкәләр келәткә урнаштырылгач, чистартылган эчәгеләр, үпкә-бавырлар аерым бауларга эленгәч, Сара түти шәһәргә барырга җыена башлый. Өйдәге байлык-бәрәкәт аның күңеленә ниндидер бер олылык, канәгатьлелек хисе бирә. Шушы канәгатьлек хисе Сара түтинең күңелендә генә калмыйча, бөтен йөзенә чыга, йөрешенә, хәрәкәтенә күчә. Ул инде башка вакытлардагы кебек кабаланмый, адымнары үз дәрәҗәсен яхшы белгән кешеләрнекедәй салмаклана. Шәһәргә бару Сара түти өчен олы бәйрәм, хәзинәңдә булган байлыгыңны балаларың белән уртаклашудан да күңеллерәк нәрсә бар соң бу дөньяда?!

Ә Казан каласында Сара түтинең кызы, кияве яши. Тату, күркәм яшиләр. Берсеннән-берсе матур ике бала үстерәләр. Өйләренең бусагасын атлап керүгә, ул балалар, атылып килеп, әбиләренең кочагына ташланалар. Чулт-чулт әбиләрен үбеп алганнан соң: «Әбекәй, тәмле жевачка апкилдеңме?» – дип, кайнар боткалы тәлинкәне әйләнеп йөргән мәче балаларыдай, карчык тирәсендә бөтерелә башлыйлар.

– Апкилдем, балалар, апкилдем, – дип, капчыгын чишеп җибәрә Сара түти һәм аннан пөхтәләп ак кәгазьгә төрелгән рамлы бал тартып чыгара. – Мәгез, балалар, рәхәтләнеп ашагыз, бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Сара түти һәркемнең нәрсә өчен үлеп торуын белә, шунлыктан кирәкмәс чүп-чар төяп йөрми. Кияве аның әз генә тоз тәме сеңгән каз итен, аннан да бигрәк казның бүтәкәләрен ярата. Казларын суйгач, Сара түти бүтәкәләрен һәрвакыт аерым җиргә куя. «Мәче-мазар урламасын, башка мал эчәгеләре белән бәлешкә туралмасын», – ди. Ә инде киявенә алып барасы казларга килгәндә, аларын ул, китәргә ике көн кала, тәменчә генә итеп тоз белән уа да чормада үтәли җилдә тота, юлга чыгар сәгате җиткәч кенә, чормадан алып төшә. Каз бүтәкәләрен исә бүтән әйберләрдән аерым, умарта эченә яба торган прополис сеңгән киндергә төрә. Аның белән төрелгән ит җәйге челләдә дә берничә көн яңа суйган кебек саклана, тәмен җуймый. Ә бүтәкә ише нәрсәгә бозылырга күп кирәкмени?

Сара түтинең шәһәргә барырга җыенуын ишетүгә, күрше-тирәләре агыла башлый:

– Җиңги, минем менә шушы кечкенә төенчегемне балаларга илтеп бирә алмассың микән? Дөнья куып, үзебез барырга вакыт тапмыйбыз.

– Илтермен, аяк-кулым исән чакта нигә илтмәскә? – ди Сара түти, авырсынмыйча.

– Берүк гаеп итмә инде, җиңги. Беләм, үзеңнең дә күчтәнәчләрең күптер. Дөньялар матур, ризыклар мул. И-и, онытып торам икән, җиңги, син бит: «Кызым кара бөрлегән вареньесын бик сагына», – дигән идең. Бер банка кара бөрлегән вареньесы апкергәнием. Быел үзең бөрлегәнгә йөри алмадың бугай. Кызыңа бездән күчтәнәч булыр, борын кычытмаслык кына...

Әйе, Сара түтинең кызы мәтрүшкәле чәйне кара бөрлегән вареньесы белән эчәргә ярата. Бала чакта ашап-эчеп үскән ризыкларның тәме күңелдән китмидер, күрәсең.

– Рәхмәт, килен. Үзем быел бөрлегәнгә йөри алмадым шул. Былтыргы вареньем барые барын. Тик бераз шикәрләнә төшкән. Кызга синең күчтәнәч икәнне әйтеп бирермен, Алла боерса.

Сара түтинең йомшак сүзләреннән кыюланып киткән хатын, кечкенә дигән төенчеген чишеп, әйберләрнең кайсын кемгә бирергә икәнлеген аңлата башлый:

– Үрдәкне, аннары менә бу оек кунычындагы кипкән җиләкне малайга илтерсең инде, җиңги. Бик еш салкын тидереп интегә, җиләк кайнатып эчсә генә рәтләнә. Ул, үзең беләсең, институтта укый. Упшежитиясенең адресын аталары язып үрдәк эченә тыкты. Ә менә монысы – сарык ите, врачлыкка укыган кызга. Ит янына әз генә төш пешереп салдым. Шунда кызлар белән бергә-бергә чөкердәшеп чәй эчәрләр. Берүк, җиңги, һәркайсыныкын үз кулына тапшыра күр инде. Оят булса да әйтим: бер-берләре белән йөрешмиләр. Әллә кая куеп, ризыкларын әрәм итеп яткырмагайлары дим.

Бу хатын чыгып китүгә, аюдай алпан-тилпән басып, икенче күрше – Җәмилә әби килеп керә. Казанда Җәмилә әбинең малае тора. Күптәннән бирле яши инде. Җәмилә әбинең сөйләвенә караганда, зур гына урында эшли бугай. Дәрәҗәсе төшүдән куркамы, авылларына кайтмый, Җәмилә әби шәһәргә баручы һәр кеше артыннан улына-килененә күчтәнәч җибәрә. Былтыр аларга Сара түти бер банка сөт өсте илткән иде. быел тагын Җәмилә карчык яңа аерткан каймак күтәреп кергән:

– Син, Бибисара, малайларга минем сыер юклыкны әйтмә инде, яме. Борчылмасыннар. Үзебезнең сыерның каймагы дип ашасыннар.

– Тыныч бул, Җәмиләттәй, әйтмәм. Сара түти самавыр тергезеп җибәрә, өстәлгә төрле-төрле тәм-том куя. Җәмилә әбинең чәй эчеп утырган җиреннән кинәт йөзе яктырып китә.

– Аягың-кулың сызлаусыз булсын, Бибисара, бик саваплы эш эшлисең. Былтыр шулай, тамагымнан аш үтми ятканда, син кайтып төштең дә: «Улың-киленең җибәрде», – дип, балаларның күчтәнәчләрен өстәлгә тезеп салдың. И ул лимоннарның исләре! Ул тәмлелекләре! Шуннан соң гына авызыма тәм керде. Малайларның тормышын үземнең дә бер күреп кайтасым килә килүен. Чыгып китәргә йөрәк җитми. Син, ичмасам, Бибисара, урысчаны су кебек эчәсең. Безнең ише тел белмәгән кешегә читкә чыгып китүләре кыен шул. Сара түтигә кая инде урысчаны су кебек эчү! Бөтен белгәне «знакум» да «ычпачиба». Ел саен юл йөргәнлектән генә ул һаман үткерләнә бара. Хәзер инде, беренче еллардагы кебек, урысча эндәшсәм көләрләр, татарча әйтсәм аңламаслар дип аптырап тормый, поезддан килеп төшүгә, кырыйларына шакмак сурәте ясалган машиналар янына ашыга.

– Знакум, вәт тибә әдрис, – дип. таксистның кулына эре, аңлаешлы итеп язылган адресын тоттыра да, «әйдә пашул»ын әйтеп, алгы утыргычка кереп утыра. Таксистка түләргә дигән акчаларын ул, алдан ук берлекләргә ваклатып, ике як оек кунычына кыстыра. Болай итүнең үзенә күрә сәбәбе бар. Сара түти иң башта бер оек кунычындагы акчаларны (ә анда өч тәңкәдән артык булмый) чыгарып бирә, әгәр таксистның йөзендә канәгатьсезлек билгеләре чалынмаса, «ычпачиба»сын әйтеп, тиешле урында төшеп кала, ә инде әзсенеп чыраен сытса, икенче оек кунычыннан яңа берлекләрне алып өсти. Ләкин һичбер вакытта сатулашмый. Акчаның кергәненә дә, чыкканына да сөенеп яши белә ул.

Әлбәттә, кызларына алдан ук хәбәр итсә, һич авырсынмыйча каршы алырлар иде. Юк, хәбәр салмый Сара түти, кешене мәшәкатьләрмен дип коты оча. Аның күңеленә иң зур рәхәтлек бирә торган нәрсә: балалары көтмәгәндә килеп төшеп, тегеләрне чиксез шатландыру. Яхшылык эшли икән, ул инде кеше кулы белән эшләми.

Былтыр да, Җәмилә әбинең күчтәнәчен илтер өчен, көне буе Казан урады Сара түти. Юкса кызы: «Әйдә, бергә эзлик», – дип караган иде. Әллә кайда Горки поселогында, урман буендагы галәмәт зур йортта яшиләр икән Җәмилә әбинең малайлары. Казанның бу тирәләрен Сара түтинең бөтенләй күргәне юк иде әле: исе китеп таудай дәү йортларга карап торды ул, аннары гына кирәкле фатирның ишеген какты. Ишек артында кемдер тупас тавыш белән:

– Вам кого? – диде.

Әллә русча эндәшүдән, әллә озак вакыт ишек ачылмаудан каушап, Сара түти:

– Знакум, знакум, – дип, кабат ак кнопкага басты. Шуннан соң гына өчәр кат борып бикләнгән ике йозак ачылды, шуннан соң гына Сара түти үзе белән сөйләшкән кешенең йөзен күрә алды. Бу унсигез яшьләр тирәсендәге бер егет иде.

– Знакум, – диде Сара түти, каушавын һаман баса алмыйча, – гәчтинче апкилгәнием, Кызыльярский деревнясенең Җәмилә әби малайкасы Фатих здис живётме? Егет Сара түтигә акаеп карады да әтисенә кычкырды:

– Пап, выйди-ка, тут какой-то интересный экземпляр. Что-то бормочет, не пойму.

Фатихны Сара түти шунда ук танып алды: – Ай-яй ерак торасыз икән. Менә, улым, әниегез каймак җибәргәнне. Төенчегендә тагын нидер бар бугай, чишеп карамадым. Ачый башлаганчы китерим дидем. Ул күчтәнәчен Фатихның кулына тоттырды.

– Монда кешене ач яши дип беләләрме, – дип мыгырданды Фатих. – Хотя бы приличныйрак упаковкага салсыннар иде. Иске яулыкка төреп җибәрәләр... Сара түти «упаковка», «приличный» сүзләрен төшенеп җитмәде. Шулай да Фатихның чыраена чыккан мәнсезлеккә үзенең ризасызлыгын белгертми кала алмады: – Анда әниең сагына сине. Ичмасам, бер кайтып хәлен белер идегез. Картайды бит инде, мин киткәндә: «Авызымның тәме юк», дип калды. Дөньяныкын белмәссең...

– Барыбыз да картаябыз, – диде Фатих һәм шартлатып ишеген ябып кереп китте.

Үз гомерендә бер генә кешене дә чәй эчермичә чыгарып җибәрмәгән Сара түтинең йөзенә төкерделәрмени. Шундый хурланды, хәтта тез буыннары калтырый башлады.

Билгеле, ул аларга сыйланырга дип килмәде. «Керермен, тормышларын күрермен. Кайткач, Җәмиләттәй сорашмый калмас, бөтенесен истә калдырырга кирәк», – дип уйлаган иде. Баксаң, әнә ничек килеп чыкты. Хәзер ул: «Улың бик тупас икән, өйләренә дә кертмәде...» – дип сөйләсенме? Юк, Алла сакласын... Сара түти, авылга кайтканда, базарга чыгып берничә лимон һәм өрек җимешләре алды. Дөрес, күчтәнәчне үзенең кызы-кияве дә күп итеп төяделәр, ләкин ул аларга да:

– Менә бу лимоннарны Җәмиләттәй малае китерде, – диде, чөнки Фатихны яманатлы итеп күрсәтәсе килмәде.

Авылга кайткач, ул иң беренче Җәмиләттәйләргә керде, Җәмилә әбинең:

– Фатихларым ниндирәк җирдә торалар? – дип соравына ул:

– Галәмәт зур йортта торалар. Бер якларында – урман, икенче якларында бер-берсенә безнең авыл сыярлык ташпулатлар тезелеп киткән, – дип сөйләнде.

– Тормышлары ничек соң, Бибисара? – дип төпченде Җәмилә әби. – Бөтенлек белән яшиләрме?

– Бик әйбәт, бик мул яшиләр.

Ялганлау дигән нәрсәне белмәгән Сара түти өчен Җәмилә әбинең һәр соравы газап иде, шунлыктан ул:

– Күчтәнәч таратасы кешеләрем күп иде, – дип, чыгып китү ягын карады.

Быел тагын Җәмилә әби пенсия акчасына кемнәндер каймак сатып алган.

– Берүк малайга сыерым юклыкны ычкындырма, Бибисара, борчылмасын, – дип, ничәнче кат инде Сараның колагына киртләде.

«И изге җанлы ана! Үз күңелең гел яхшылыкта булгач, башкалар күңелендә мәрхәмәтсезлек бардыр дип уйламыйсың шул син. һаман балаңа артык борчу ясамагаем дип кайгырасың. Ә алар...»

Җәмилә әбине авыр уйлар белән озатып калды Сара түти. Билгеле, ул Җәмилә әбинең гозерен үтәячәк. Бәлки әле, Фатихы да былтыргы тупаслыгы өчен үкенеп йөридер. Адәм баласының нинди чагы булмый. Барыр Сара Фатихларга, һәркемгә үз хатасын төзәтергә җай тудырырга кирәк.

Җәмилә карчыкны озатырга чыккан җиреннән, бер малайны туктатып:

– Үскәнем, бар әле, йөгереп кенә Мәскүрә апаларыңа барып кайт. Сара түти Казанга китәргә җыена, диген. Күзлек таба алмый йөри иде бугай. Күзлеккә дигән язуын китерсен, – диде.

Малай чаптырып китеп барды. Сара түтинең йомышын үтәү малайлар өчен зур мәртәбә. Умарта караган саен, ул аларны тәмле бал белән сыйлый. Бакчасында кыярдыр, кишердер өлгерә башласа, иң беренчесен өзеп аларга бирә. Кара борынлы малайларның шатлыктан елтыраган күзләрен күрү, куян кебек керт-керт кишер кимерүләрен карап тору җанына рәхәтлек бирә аның.

Озакламый күзлеккә дигән язуларын күтәреп – Мәскүрә, Мәскүрә артыннан Мәгъсүмә килеп керде.

– Өең өчен, мал-туарың өчен борчылма, – диделәр алар, берсен берсе бүлдереп. – Үзебез карарбыз. Сыерыңны үзем савармын.

– Ә нигә син? – диде Мәскүрә, илле яшьлек сеңлесен кечегә санап. – Монда синнән олырак апаң барын онытма.

– Булса соң! Бәлки, минем савасым киләдер Сараттәйнең сыерын, – диде Мәгъсүмә, бирешергә теләмичә. Мәгъсүмә Сара түтине аеруча ихтирам итә иде. Өченче ел Мәгъсүмәләрнең тугыз яшьлек төпчек малайлары велосипедтан егылып аягын сындырган иде. Район врачлары маташтылар-маташтылар, тик сөяк кыек ялганды. Малай аксаклап йөрде. Аксавына, бәлки, күнеккән дә булыр иде, авыртуы басылмады. Әти-әниләре Казанга илтергә бик тырышып караганнар иде, район врачлары нигәдер язу бирмәделәр. Шуннан соң Сара түти:

– Малаегызны үзем алып барып карыйм әле, минем кияү «скурый пумыщ» машинасында шуфир бит, әйбәтрәк врачларга күрсәтмәсме? – дип малайны калага алып китте. Ике ай дигәндә малай, аягы бөтенләй сынмаган шикелле, дөбер-шатыр чабып йөри иде инде. Шуннан бирле Мәгъсүмә Сара түтигә нәрсә дә булса эшләргә атлыгып кына тора. Казанга китә башласа, таң тишегеннән уятып, сөт машинасында эшләүче малаен Сара түтиләргә җибәрә:

– Кара аны, бик каты селкетеп апбарма. Поездына утыртышмыйча кайтып китмә, – дип, күрсәтмәләр бирә. Ә үзе, Сара түти шәһәрдән әйләнеп кайтканчы, аның хуҗалыгын гөл итеп тота: ишегалларын себерә, миченә яга, идәннәрен юып чыгара, малларын карый.

Сара түти, өе өчен пошынмыйча, кызларында җаны теләгәнчә кунак була. Авылдашларының йомышын үтәп йөри. Берәрсе аңа:

– Әйберең бигрәк күп инде, ничек алып барырсың? – дисә, ул:

– Поезд тартыр әле, – дип кенә җавап бирә. – Мин нәчәлник кебек йөрим бит. Кая барма, йомшак машина, стакан белән чәй эчеп барсаң, шул да түгелмәс. Авыл карчыкларын тәксиләр бик ярата. Капчыгың барын күрсәләр, шып туктыйлар. Эшләгәндә эшләдек, хәзер йөреп калыйк. Хәзерге заманда юл йөрүнең кыенлыгы юканың, – ди.

Быел аны Мәскүрәнең олы малае яңа «Жигули»да озатып куйды. Сара түти, йомшак машинада изрәп, Бөгелмә вокзалына килеп җиткәнен сизми дә калды.

– Энем, – диде ул, поездга утырганда, – түбән оч Сәлим хатыны ниндидер дару табалмый иде бугай, язуын китереп җиткерә алмады, кызларымның әдрисенә салсын, яме. Барып әйт.

– Ярар, әйтермен.

Пыш-пыш итеп, поезд кузгалып китте. Тәгәрмәчләре һаман саен ешрак: «Сара түти шәһәргә бара, Сара түти шәһәргә бара», – дип тукылдый башладылар. Сара түти, үзе дә сизмәстән, тәгәрмәчләр җырына кушылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: