Көмеш кыңгырау

Санкция (шаян хикәя)

Кәрим Нәфисәнең аркасына сукты! Дөрес, ул моны начарлык белән эшләмәде. Дәрес буе бөтенесенең ачуын китереп, әле Пушкин, әле Лермонтовның борынына кунып, безелдәп йөргән зур зәңгәр гәүдәле чебенне үтермәкче иде ул. Чебен үлмәде, ә менә Нәфисәнең аркасы авыртты. Күзеннән яшьләр атылып чыкты хәтта.

– Син... Син... – дип еламсырады кыз ни әйтергә белми гаҗизләнеп. – Мин сиңа санкцияләр кертәм! –  дип ярып салды ул аннары.

– Нәрсә, нәрсә?? – Кәримнең мондый сүзне беренче ишетүе иде.

– Әйе, санкция! –  диде кыз борынын югары чөеп. – Иртәгәдән башлап фәкать алгебрадан гына күчертә башлыйм! Калган фәннәрдән тү-тү сиңа!

Малайның тәне эсселе-суыклы булып китте. Ничек?!.. Кәрим бит рәсем дәресендә рәсемне башта үзе өчен ясый, аннары укытучы күрмәгәндә Нәфисә өчен ясап бирә! Ашханәдә башта үзе өчен дежур тора, аннары Нәфисә өчен... Нәрсә була соң инде бу?!

Кыз сүзендә торды – Кәримгә башка фәннәрдән күчертмәде. Алгебра дәфтәрен исә сүзсез генә малайның алдына китереп куя иде.

Ике көннән Кәримнең түземлеге бетте: физкультура дәресендә Нәфисәнең чаңгыларын майламый башлады.

– Санкция! – диде ул горур гына.

Иртәгесен Кәримне такта янына чыгардылар. Ом законын сөйләргә кирәк икән. Башка вакытта Нәфисә мең төрле ысуллар белән пышылдап әйтеп тора иде, бу юлы – ләм-мим... Кәрим аңа башы белән ымлап та карады, юк – ирен чите белән елмаеп утыра бирә, каһәр! Аннан соң ручкасын алып, кәгазь битенә нидер яза башлады. Малайның тәненә җылы йөгерде. “Әһә, формуланы сырлый бу...” Тик Нәфисә әлеге кәгазьне күтәргәч, малай коелды да төште. Анда зур хәрефләр белән “Санкция!” дип язылган иде.

Сыйныф идәнен юганда Кәрим Нәфисәнең партасы тирәсен юмыйча, утрау кебек, пычрак килеш калдырды. Урындык астындагы кәнфит кәгазенә дә тимәде хәтта. Нәфисә исә ашханәдә дежур торганда Кәрим эчәсе компотка краннан салкын су кушты. Кәрим Нәфисәнең аяк  киеменә үлгән тычкан салып куйды... Нәфисә Кәримгә алгебрадан да күчертми башлады...  

Бу хәлләргә сыйныф старостасы Рәмзиянең бик тә эче пошты. “Болай ярамый, – дип фикер йөртте ул. – Кичекмәстән “переговор”лар алып барырга кирәк!”

Шул ук көнне дәрестән соң өчәү бергә утырып сөйләштеләр. Теләр-теләмәс кенә дуслаштылар, килештеләр  шикелле.

Хәзер бар да элеккечә. Ара-тирә генә килешүләрне бозып-бозып алалар, андый чакта икесе дә бер-берсенә сылтыйлар. Шулай да санкцияләрсез яшәү рәхәтрәк икән, диләр.   

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: