Көмеш кыңгырау

Үсә торган кеше

Бабасы сүзләренең мәгънәсен оныгы аңламый иде әле, билгеле. Күтәреп алуга ук, ни өчен елаганын да онытып, яшькә чыланган керфекләре аша кояштай балкып елмайды: бабайлар кулы җылы була шул ул, рәхәт аңа!

Бер кеше үсәргә маташып азаплана. Егыла да тора, егыла да тора, еламый. Бет читтә, эскәмиядә, аның ап-ак чәчле, түгәрәк сакаллы бабасы утыра. Мыек астыннан гына елмаеп, оныгын күзәтә. Егылса да исе китми, торып басса да бер сүз әйтми. Малайга рәхәт. Бөтен дөнья аныкы. Әнә салпы колаклы, кәкре аяклы сары эт, иснәнә-иснәнә, бакчага килеп керде. Керде дә туктады. Як-ягына каранды. Малайга шул гына кирәк иде дә. Шатлыклы авазлар чыгарып, егыла-тора эткә таба тәпиләде. Эт карт иде, дөнья күргән эт иде. Малай аның янына ук килеп җитсә дә, кымшанмады да. Ул аны бөтенләй күрми дә иде бугай. Малай, шатланып, нидер бытылдый-бытылдый, эткә үрелде. Эт исә, кисәк кенә борылды да, юырта-юырта, бакчага чыгып китте.

Әллә этнең кинәт кузгалуы ярамады, әллә җил ныграк исеп куйды, малай шап итеп җиргә утырды. Һәм дөнья бетереп елап җибәрде. Әмма авыртудан түгел елавы, егылып өйрәнгән инде ул.

Бабасы ашыкмый гына урыныннан торды, оныгы янына килде. Үзе салмак кына сөйләнде:

– Дөнья шулай шул ул, балам, үзең егылсаң еламыйсың, авыртуга да түзәсең. Үзәккә үткәне – үз иткәнеңнең сине кире кагуы...

Бабасы сүзләренең мәгънәсен оныгы аңламый иде әле, билгеле. Күтәреп алуга ук, ни өчен елаганын да онытып, яшькә чыланган керфекләре аша кояштай балкып елмайды: бабайлар кулы җылы була шул ул, рәхәт аңа!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: