Көмеш кыңгырау

Рәмис белән Симәр (әкият)

 Борын-борын заманда табигатьнең искиткеч матур урынында бер татар авылы булган, ди. Авылның уртасында сыгылмалы зифа камышлар белән каймаланган Көмеш күл булган; яшел хәтфә каплаган урамнарда бөдрә каеннар, шыбырдык усаклар, хуш исле юкәләр үскән; тирә-ягы куе урман белән уратып алынган, ди. Урманда төрле ерткыч җәнлекләр яшәгән, шуңа анда кечкенә балаларны җибәрмәгәннәр; зурлардан да кыю кешеләр генә барган.

Бик үзгәреп кайткан анда барган ирләр: бер генә әдәпсез сүз дә әйтмиләр, гел елмаеп, матур сөйләшә торганга әйләнәләр, ди. Үзләре мәрхәмәтле, киң күңелле булып кайталар икән: бернәрсәне ватмыйлар, җимермиләр, тирә-як кешесенә бик игътибарлы булып яши башлыйлар. Элек булган начар гадәтләрен бөтенләй оныталар, ди: тәмәке тартмыйлар, хәмер кулланмыйлар, үзара ызгышмыйлар. Үзләренең йорт-җирләрен тагын да матурлап бизәп бетергәч, авылдагы ялгыз әби-бабайларның искергән каралты-кураларын төзекләндерергә тотыналар икән.  Бик саваплы эш булган инде бу, аларга барысы сокланган. Урман турында сорашып карасалар да,анда күргәннәрен ирләр сөйләмиләр икән. Бик сөйләрләр иде – серле урман хәтерләрен сөрттереп чыгара икән, шуңа берни дә исләренә төшмәгән, ди...

     Авыл малайларыкечкенәдән урманга бару турында хыялланганнар. Шуңа күрә кыю, батыр булып үсәргә теләгәннәр. Алар төрле ярышлар, уеннар оештырганнар; көрәшкәннәр, сикергәннәр, йөгергәннәр. Бигрәк тә Рәмис белән Симәр гел алдан йөргәннәр. Алар үзләрен беркем җиңә алмас көчлеләр дип ышанганнар инде, чөнки барлык ярышларда җиңүче булганнар, ди.

-  Без урман серен барыбер чишәчәкбез!– диләр икән алар.

     Игезәк малайларга унике яшь тулгач, бер матур җәйге көндә өсләренә футболка белән трико киеп, җыеналар да урманга китәләр. Менә биек булып үскән агачларны, куе куакларны узып, бер аланга килеп чыгалар. Андагы матурлыкны күреп, Рәмис белән Симәр, шаккатып, ачкан авызларын ябарга онытып торалар, ди. Алан чынаяк кадәрле, төрле төсләргә кереп җемелдәгән чәчкәләр белән капланган. Ә күбәләкләр шундый күп, шундый җете төсләрдә, әгәр очып йөрмәсәләр, аларны чәчкәләрдән аерып та булмас иде, ди. Чәчәкләр өстендә шөпшәләр, энә караклары, тагын әллә нинди бөҗәкләр оча;бал кортлары, нәни чиләкләр тотып, җырлый-җырлыйбал җыеп йөриләр, ди. Бал кортларының оялары алан читендә үскән юан имән куышлыгында икән. Чиләкләрен күтәреп очып киләләр, аларны анда башка бал кортлары каршылый: тулысын алып калалар, буш чиләк чыгарып бирәләр, ди.

     Рәмис аландагы чәчкәләргә бик кызыга, иелеп, берсен өзим  дигәндә, чәчкә таҗлары шар булып йомылалар да ата каз тавышы чыгарып ыслый башлыйлар. Малайлар куркып калалар, тирә-якка күз аталар, әллә казлар да бармы, дип уйлыйлар инде. Ләкин бернинди каз күрмиләр. Шулчак таякка таянган карт бер аю апасы кырыйдагы яфрак өеменнән килеп чыга.

 –  Сез табигать корткычларымы? – дип сорый ул. – Ник урманга килдегез?

 –  Без... ни... карарга гына...

 –  Ә нигә чәчкәләрне өзәргә телисез? Бер сәбәпсез чәчкә өзеп, аннан аны җиргә ташлап калдырырга ярамаганын өйрәтмәделәрмени сезгә, почык борыннар?

–   Гафу итегез, зинһар, аю апа! Мин... әнигә бүләккә, дип кенә уйлаган идем. Әнинең мондый чәчкәләрне күргәне дә юк бит...

 –  Әниеңә дип өзәргә теләсәң, начар түгел – ул чаклы тәртипсез малай түгел икәнсең. Ләкин барыбер сорарга кирәк. Бу чәчкәне өзәргә ярыймы, юкмы.

 –  Мин белмәдем, гафу итегез. Әллә өзәргә ярамаган чәчкәләр дә була?

–   Була. Менә бу шар-чәчәкләр – аланның сакчылары. Әгәр аланда ярамаган эш кылучы булса, алар миңа “ысс”ылдап сигнал җибәрәләр. Мин килеп җитәм дә барысын үз урынына куям.

Аю апа шулай ди дә зур шарны сыйпап куя, ул яңадан матур таҗлы чәчкәгә әверелә.

–   Кайтырга чыккач, мин сезгә кайсы чәчкәләрне җыярга мөмкин икәнен күрсәтермен, әниегезгә бүләккә алып кайтырсыз, – ди дә аю, күз ачып йомганчы юк була.

     Малайлар исләрен җыярга өлгермиләр, алларына йомшак койрыклы төлке малае килеп чыга:

 –  Мин – Йомкай. Сез кемнәр? – дип сорый, малайлар тирәли әйләнеп.

Малайлар исемнәрен әйткәч, истә калдырырга нинди әйбәтләр, дип, Йомкай шатланып куя.

–Сез футбол уйныйсызмы? Әйдәгез, киттек! – каршы әйтмәсеннәр болар дигәндәй, кызу-кызу икенче аланга алып та китә. Ә анда... барлык җәнлек балалары тирләп-пешеп туп тибәләр, ди. Тупны алар нарат күркәләрен бергә җыеп ясаганнар, шар итеп түгәрәкләп бәйләгәннәр. Бик шәп тәгәри... Ләкин уеннары бер дә малайларныкына охшамаган: аланның уртасында зур гына чокыр, аны тирәләп сакчылар баскан. Калган уенчылар чокырга тупны тәгәрәтеп ташларга тиеш – ул гол була. Сакчылар җибәрмәскә тырыша. Туп тәгәрәп төшкән саен бер сакчы уеннан чыга – шахмат фигуралары дярсең – бер генә сакчы калгач, командалар урыннарын алышалар.

     Рәмис белән Симәргә бу уен бик ошады. Алар икәүләп, тупны бер-берсенә бирә-бирә, өч сакчыны чыгардылар.

ДӘВАМЫ БАР.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: