Көмеш кыңгырау

ОЯЛУ

Айдар класска борчылып килеп керде. Ул өйгә биргән мәсьәләне чишә алмыйча килгән иде. Менә Нәсимә килеп җитте.

 

 

– Нәсимә,  мәсьәләңне бир әле! – диде Айдар шыпырт кына.

– Әллә син аны чишмәдеңме?

– Булмады шул. Кая, бир инде тизрәк!

– Нигә уйларга иренәсең?

Шулай да ул малайга дәфтәрен сузды.

Айдар беренче, икенче гамәлләрне күчерде. Менә өченчегә килеп җитте. Өченче гамәлдә Нәсимә ялгыш җибәргән иде: 23 дип язасы урынга киресенчә 32 дип язып куйган.

Айдар дөресләп күчерде, Нәсимәгә бу турыда әйтергә онытты.

Укытучы дәфтәрләрне җыеп алды. Икенче көнне ул иң элек Айдарны мактады.

– Булдыргансың, Айдар, сиңа «биш»ле куйдым. Нәсимәгә – «дүрт»ле. Бер ялгышы бар.

Нәсимә гаҗәпкә калды. Аптырап, Айдарга карады. Ә Айдар оялып башын иде.

Заһирә Гомәрова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: