Көмеш кыңгырау

"Нос" яки Балачакның бер кышы

– Апа! Малахайны бәйлә әле! Мич башыннан киез итекләр алырга дип үрелгән Гөлия, энесенең “малахай” дигән сүзен ишетүгә, итекләрне яшен тизлегендә сыпырып төшерде. Тигез рәт булып тезелеп торган эреле-ваклы аяк киемнәре артында сыртын җылытып яткан соры мәче ни булганын да аңларга өлгерми калды бугай. Һәрвакыттагыча куркып, “дөп” итеп идәнгә сикереп төшкәне ишетелмәде.

Аның каравы Гөлия үзе идәнгә ташланган карасу-зәңгәр җирлеккә ак бөрчекләр төшкән кышкы пәлтәсе өстенә баскан урындыгыннан кушаяклап сикереп чүгәләде. Энесе Фәрит бу вакытта аягына киеп куйган иде инде.

– Апа! Малахайны бәйлә, дим!

Кыз энесенә борылды. Фәритнең муены бәбкә муены сыман сузылган, күзләрен бүреге каплаган, сипкелле борыны белән ерык авызы түземсезлек белән апасының көндәлек вазифасын башкаруын көтә иде.  

Җиде яшьлек Гөлия өчен дөньяда бүрек бавын дөрес итеп бәйләүдән дә кыенрак эш юктыр кебек. Дөрес итеп дигәне, урамга чыккач та җилдә, суыкта чишелеп китмәслек, ә инде яңадан өйгә кергәч, ансат кына чишә алырлык итеп элмәкләп бәйләү инде ул. Быел кыш башыннан бирле азаплана кыз энесенең колакчын бүреге белән. Нишлисең, апа булгач, апа буласы инде. ”Их, малайлар да шәл генә ябынып йөрсә икән!” – дип уйлап куйган чаклары да аз булмады Гөлиянең. Үзенең ак куян мамык шәлен һич кызганмый Фәриткә бирер иде. Чын.

Менә хәзер дә ул теткәләнеп беткән бүрек баулары белән би-и-ик озак маташты. Энесенең кызарып чыккан йөзе, мышык-мышык килгән борыны моның чыннан да шулай икәнлеген раслаучы билге иде. Гадәттә, Фәрит – бик тә түземсез, елап җибәрергә дә күп сорамый торган малай. Тик Гөлия белә: бүген андый хәл булмаячак.    

– Киендегезме? Ишек алдына чыга торыгыз. Хәзер мичне генә томалыйм да...

Әниләре мичтән күмер тарта калды, Гөлия белән Фәрит кышлыкка  тыгызлап җылытылган яшел ишекне бөтен гәүдәләре белән икәү берьюлы этеп ачып, урамга атылдылар...

– Сәнәскәдә таудан мин беренче төшәм!

Фәрит шул сүзләр белән утын әрдәнәсенә сөяп куелган, кайчандыр ал төстә булганлыгы инде әз генә беленеп торган, бер-ике тактасы бөтенләй сынып төшкән иске чанага таба йөгереп китте, һәм, нидер искә төшергәндәй, кинәт туктап:

– Юк икән. Син шуарсың, апа. Миңа... миңа чананың яңасы булыр, яме, – дип, иллә дә юмарт, юаш малайга әйләнеп, апасына елмайды.

– Нишләп сиңа гына булсын ди? Яңасында да элеккечә икәүләп шуарсыз. Әгәр дә тумаган тайның билен сындырып, әле алмаган чананы бүлешәсез икән, кибеткә бөтенләй барып та тормыйбыз. Акча янга калыр. Әндри казнасы юк миндә.

Шул арада киенеп чыгып, ишеккә йозак элеп торган әниләренең йөзе ачулы түгел, тик шулай да бу сүзләрне уйнамый-нитми, чынлап сөйләве сизелеп тора иде. Апалы-энеле шым булдылар. Ә бер минуттан инде алар, һаман саен очрап торган күрше-күлән, авылдашлары белән исәнләшә-сөйләшә, салмак кына атлаучы әниләрен узып, кибет урамына таба элдертәләр иде. 

   Авылның мактанычы булган зур таш кибеткә, әниләре әйтмешли “универмахка”, ялгызлары гына кергәннәре юк Гөлия белән Фәритнең. Алар бу юлы да, кибет янында туктап, әниләрен көтә башладылар. Менә әкияттәге хан сарае булып тоелган зур бинаның ике яклы  ишегеннән тәгәрәп кенә бер әби чыкты. Ул, билгеле инде, нәни тайлар сыман бер урында биеп торган, түземсезлекләре йөзләренә чыккан балалар янына тукталмый һәм һәр әби-апа  бирә торган сорауны бирми үтеп китә алмады:

– Кем балалары сез, оланнар?

Фәритнең җавабы да гелдәгечә булды. Ул шигырь сөйләгән кебек бер тында:

– Гөлнур апаныкылар! Мин – әнигә, апа әтигә охшаган! – дип ярып салды.

Әбекәйнең елмаюлы йөзе тагы да балкып китте, кесәсеннән чыккан ике әтәч-кәнфит балалар кулына күчте.

Ул арада әниләре дә килеп җитте. Ниһаять, кибеткә керделәр. Күзләр бераз ияләшкәч, сабыйлар ишектән ерак та түгел бер читтә өр-яңа чаналардан өелгән тауны күреп телсез калдылар. Ул чаналарның такталары салават күпере кебек кызыл, сары, зәңгәр, яшел төстә булса, тимердән ясалган өлеше алтынсу буяу белән йөгертелгән иде. Нинди матурлар һәм никадәр күпләр!

– Йәгез, сайлап алыгыз берсен!

Кибетче апа янында  акча санап торган әниләре малай белән кызны күктән җиргә төшерде. Алар икесе берьюлы “төсле тауга” барып ябышты. Шулчак Гөлия көтмәгәндә пышылдап:

– Әйдә, энем, син үзеңә берне ал, мин үземә. Алдыңмы? Йөгерәбез!

Күз ачып йомганчы, ике туган кибет ишегеннән чыгып та югалды. Аларның нәни кочагында, төсле койрыклы бәхет кошларын хәтерләтеп, пар чаналар талпына иде. Ә инде:

– Аһ, чукынчыклар! Калдырыгыз берсен, түләргә акчам җитми бит, – дип, әнисенең тавышы белән өзгәләнеп, толлык, ятимлек дигән әче чынбарлык, кырыс тормыш үзе кычкырып калды...

Шуып та куйдылар соң алар бүген! Гөлия белән Фәрит менмәгән-төшмәгән тау, алар үтмәгән урам, тыкрык, сукмак, балаларның яңа чаналарын котламаган кеше калмагандыр авылда. Бер генә җайсыз ягы булды булуын. Кибеттә чаналар баусыз тора икән бит, шуңа да тауга аларны гел күтәреп менәргә, тигез җирдә этеп йөртергә туры килде. Арыдылар, талдылар. Әнә бәләкәй Фәрит инде гел чанасында гына утыра, кымшанмый да.

Гөлия үзенең һәм энесенең шыкраеп каткан бияләйләренә, пәлтә-чалбарына карап авыр сулап куйды. Күңелендә “Көн ярыйсы ук суыткан икән”, дигән уй белән ”Өйгә кайткач та әнисе ни әйтер?” дигән сорау икесе берьюлы туып, ак шәлле башын  тагын да түбәнрәк иелергә мәҗбүр итте. Җитмәсә, бүген Фәритнең бүрек бавы да чишелеп изалады. Аптырагач, ныклап, чияләп бәйләргә туры килде үзен. Тозлы каз боты кимергән шикелле, энесенең юеш борын астын бите белән сөртә-сөртә, тешләре  белән бау чишәсен күз алдына китергән кыз: “Менә ул чын җәза кайда”, – дип уйлап куйды. Аның янында әнисенең ачуланулары берни түгел кебек тоелды кызга. Гөлия тагын авыр сулады. Ап-ак карда бигрәкләр дә матур, әкияти булып басып торган чана да аны элеккечә сөендерми иде инде.  

– Домой! Идите домой!

Гөлия куркуыннан дерт итеп китте. Куркырсың да, җир астыннан үсеп чыккан диярсең, каршысында ниндидер таныш түгел апа, кулларын болгый-болгый, колак ишетмәгән ят сүзләр сөйләп тора. Кинәт “чуклы шәл”  Фәритнең йөзенә үк иелде һәм:

– Домой! Нос! Нос! – дип, әле үзенең борынын тотып, әле малайныкына күрсәтә-күрсәтә тагын да ныграк кычкыра башлады. Гөлия дә Фәриткә таба борылды. Чыннан да, күр, энесенең иртән генә сипкелдән җирән борыны кар шикелле ап-ак төскә кереп бара түгелме? Өшүнең ни икәнен әнисе сүзләреннән яхшы белгән Гөлия, әх дигәнче Фәритне җитәкләп, өйләренә йөгерде. Нос! Нос! Борын! Бу мизгелдә Гөлиянең бөтен курыкканы энесенең борынсыз калуы булды. Юеш булса булсын, сипкелле булса булсын, тик булсын гына, дип типте аның йөрәге.

Ике тыкрык араны йөгереп үтеп, капкадан елашып кайтып кергән шикәрдәй ак борынлы ул-кызын һәм алар артыннан ук чаналар күтәреп кереп баручы, күрше әбиләргә ерак Донбасстан кунакка кайткан, татарча бөтенләй сөйләшә белмәгән Зифаны күргәч, әниләре:

– Быел кыш сезнең өчен тәмам икән, балалар, – дип кенә әйтә алды...

Һәр көнне иртә-кич тәмсез исле каз мае белән майлап торсалар да, Гөлия белән Фәритнең борыннары бик озак төзәлде. Аңа Фәритнең ютәле, Гөлиянең колак сызлавы да кушылды әле. Өйнең түренә үк кертеп куелган пар чанага утырып та, ятып та көтте балалар терелеп кабат урамга чыгасы  көннәрен. Ниһаять, бер иртәдә әниләре, хәйләкәр елмаеп, ризалык бирде. 

– Апа, малахайны бәйлә, дим!

– Итекләр кая?

– Чананы бир!

Гөлия энесе тирәсендә әнисенең орчыгыдай бөтерелде. Ә инде кызның ак бөрчекле пәлтәсен кигәндә, каушавыннан, ашыгуыннан кулын җиңенә туры китерә алмый  зырлап әйләнүе үз койрыгы белән уйнаган мәче баласын хәтерләтте...

 

Тып! Тып! Тып! Тамчы тама түгелме? Әйе, бу вакытта тышта яз җиткән – кар эри, гөрләвекләр ага, ә мәрхәмәтле кояш менә хәзер, менә хәзер яшел ишектән атылып килеп чыгачак пар чана күтәргән ике сабыйның гаҗәпләнүдән, үртәлүдән тамачак күз яшьләрен сөртү өчен җылы нурларыннан яулык әзерли иде.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: