Көмеш кыңгырау

Минем яңа курчагым «мама« диеп кычкыра...

Шәүкәт Галиев –танылган балалар шагыйре. Шәвәли, Котбетдиннәрен кем генә белми икән аның!

Шә­вә­ли сә­га­те

Ми­ңа бул­ды бит әле­
Ә­ти­ем­нең сә­га­те!
Сә­га­те дә сә­га­те –
Әй­бәт­нең дә әй­бә­те!

Әй­тер­сең лә ях­шы ат,
Ча­ба гы­на, сып­ты­ра –
Өй­дә ни­чә сә­гать бар,
Һәм­мә­сен узып то­ра!

Ял­гыш адым

Трам­вай­га асы­лы­нып
­Йөр­гән чак­та ша­я­рып,
Уй­ла­ган­дыр – егет­лек,
Өл­гер­лек бу, ча­я­лык!

­Бер аяк бе­лән бас­кан,
Бер кул бе­лән ябыш­кан.
Бик тә хә­тәр ярыш­кан,
Бик тә хә­тәр ял­гыш­кан..

­Кал­ган ял­гыш адым­да –
Ял­гыш бас­кан ая­гы,
Сак­ла­нып кы­на ат­лый –
­Хә­зер кул­тык та­я­гы...

Кур­чак­ның үз әни­се

 

Ми­нем яңа кур­ча­гым

Ят­мый һич ты­ныч кы­на.

Биг­рәк кыз­га­ныч итеп:

«Ма­ма» ди­еп кыч­кы­ра.

 

Ишет­сә дә та­вы­шын

Ән­кәй йө­ге­реп кил­ми.

Ба­ры­бер «кы­зым» ди­ми –

Кур­чак бит «Ә­ни» ди­ми.

 

Хә­зи­нә

Хә­зи­нә­ләр­не

Бо­рын-бо­рын­нан

Эз­ләп бак­канн­нар

Төр­ле урын­нан.

Мө­га­ен, син дә

Уй­га ка­ла­сың.

Хә­зи­нә ди­еп

Хы­ял­ла­на­сың…

Ята ке­бек­тер

Тау­лар ар­тын­да,

Ә үзе си­ңа

Бик тә якын­да.

Тө­шә ал­саң

Бик тиз эзе­нә,

Ки­тап­ха­нә­дә

Ул бай хә­зи­нә.

 

Акыл те­ше кем­гә чы­га?

Абый ни­гә дәш­ми ди­сәм,

Ник яңа­гын тот­кан ди­сәм,

Бү­ген аңа

Акыл те­ше чык­кан икән!

Со­ра­дым мин әни­ем­нән:

Акыл те­ше кем­гә чы­га?

Әни әйт­те:

– Әйт­кән сүз­не тың­лау­чы­га.

Со­ра­дым мин әти­ем­нән:

– Акыл те­ше кем­гә чы­га?

Әти әйт­те:

– Үз сү­зен­дә то­ру­чы­га.

Со­ра­дым мин әби­ем­нән:

– Акыл те­ше кем­гә чы­га?

Әби әйт­те:

– Укып гый­лем җы­ю­чы­га.

Со­ра­дым мин үз-үзем­нән:

– Са­быр­лы­гың чы­дар ми­кән?

Ай-һай әле

Си­ңа ул теш чы­гар ми­кән?..

 

Ма­ши­на ясыйм

Мин рә­сем тө­ше­рәм

Күп төр­ле төс бе­лән.

Ал­дым­да ба­ры­сы да:

Бик-бик күп ма­ши­на

Зәң­гә­ре, кы­зы­лы,

Кыс­ка­сы, озы­ны.

Әти дә сы­зы­ша,

Әни дә бу­лы­ша.

Шәп тә соң ма­ши­на,
Кәт­тә соң ма­ши­на.

Тик ба­бам кат­наш­мый

Ул һа­ман ат ясый…

 

Све­то­фор­ның өч сү­зе

Урам­нар­ны кү­зә­теп,

Уз­ган­нар­ны ки­сә­теп,

Чат­та то­ра све­то­фор,

Сак­та то­ра све­то­фор.

Янып то­ра өч кү­зе,

Кү­реп то­ра ич без­не.

Әй­теп то­ра өч сүз­не:

– Куз­гал­ма! ди кы­зыл күз.

– Са­быр! – дия са­ры күз.

– Ярый! дия яшел күз.

Без дә аңа ка­рый­быз,

Кү­зе­без­не ал­мый­быз,

Ни әйт­кә­нен аң­лый­быз:

– Куз­гал­ма! ди кы­зыл сүз.

– Са­быр! – дия  са­ры сүз.

– Ярый! дия яшел сүз.

 

Шә­һәр кар­га­ла­ры

Шу­лай бул­ган го­мер­гә

Язын кар­га­лар кил­гән.

Хә­зер алар ос­тар­ды,

Кит­ми­ләр ту­ган ил­дән.

Ник ин­те­геп очар­га,

Бик ерак ара­лар­га?

Кө­теп ке­нә то­ра­лар,

Яз ки­лә кар­га­лар­га.

 

Әби­дә ку­нак­та

Кой­ма­гы да кой­ма­гы,

Агып то­ра кай­ма­гы.

Та­ба­да пе­шеп то­ра,

Та­бын­га тө­шеп то­ра.

 

Кай­нар! – ялан­кул тот­ма,

Тәм­ле! – те­лең­не йот­ма.

Син те­лең йот­саң, Нә­би­рә,

Кем рәх­мәт әй­тер әби­гә?

 

Күк­тә ни­ләр бар?

Бар­ган җир­дән тук­та­лам да

Күк йө­зе­нә ка­рыйм мин,

Бик озак итеп ка­рыйм мин,

Ни­ләр ба­рын та­ныйм мин.

 

Син дә шу­лай ка­рый­сың­мы,

Мин күр­гән­не кү­рәм­сең –

Әнә Ак­кош һәм Ка­ра­кош,

Әнә Коз­гын, Кү­гәр­чен...

 

Көл­тә­не дә, Елан­ны да

Кү­рәм күк­нең тү­рен­дә,

Бар Жи­раф та, Арыс­лан да,

Бар Ку­ян да, Бү­ре дә!

 

Кү­рә­сең Мич­не һәм Кыз­ны,

Кө­ян­тә­не, Та­бак­ны,

Кү­рә­сең та­гын Йөк­че­дән

Бер чит­кә кач­кан Ат­ны...

 

Әл­лә һа­ман ышан­мый­сың,

Әл­лә һа­ман кө­лә­сең?

Бу бит — йол­дыз исем­нә­ре,

Күк­тә шу­ны кү­рә­сең!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: