Көмеш кыңгырау

МИНЕМ ДУСТЫМ АКТЫРНАК

РАФИС ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН (1955 -2011) хикәясе

Ишекне ачып чыгуга, Актырнак яныма йөгереп килде. Арт аякларына

басып, юеш борыны белән иягемә кагылды. Кая барабыз? дигәндәй, күзләрем карады.

- Хоккей уйнарга барам мин, Актырнак, - дидем, аның йомшак йоныннан сыйпап.

Ул шатланып өреп куйды. Мине дә иярт, янәсе.

- Юк, сиңа анда барырга ярамый. Син өйдә каласың, - дим. Актырнак үпкәләгән сыман оясына таба атлады.

* * *

Малайлар шугалак янына җыелып өлгергәннәр иде инде.

- Сине көтәбез, тизрәк атла! - дип каршы алды мине команда капитаны Сәлим. - Икенче соңарасы булма!.. - дип кисәтте аннан.

Сәлимнең миңа әнә шулай юк-бар сәбәп табып бәйләнүе Актырнак аркасында инде. Сәбәбе дә бар иде шул.

Галләметдин абыйлар белән күршеләр без. Ишегалларын койма гына аерып тора.

Беркөнне мәктәптән кайтып керүемә, ишегалдыбызда кечкенә көчек күреп, тукталып калдым.

Үзе чем-кара, күзләре ут кебек яна. Ничек безнең ишегалды­на кергән диген?! Койма буйлап йөгереп йөри. Әледән-әле тукталып, койма арасыннан карый, теге якка чыгар иде дә, сыймый. Тар шул. Әнкәсе Актүш нишләргә дә белми. Галләметдин абыйлар ягында әрле-бирле йөренә. Көче­генә ярдәм итә алмавына көенә ул шулай.

Йөгереп барып көчекне кулыма алдым. Күтәреп, Галләметдин абыйларга кереп киттем. Актүш һау-һаулап каршылады үземне. Рәхмәт әйтүе инде. Көчек, җиргә куюга, әнисенә барып сыенды. Башка көчекләр дә, туганнарының табы­луына сөенгәндәй, аны урап алдылар.

Актүшнең өрүен ишетеп, өйдән Галләметдин абый чыкты. Аңа хәлне сөйләп бирдем.

Ул бер миңа, бер әниләре янында бөтерелеп йөрүче көчекләргә карап тор­ды да:

- Рәхмәт, энем. Кошларны, җәнлекләрне рәнҗетмәгән, кыен чакта аларга ярдәм кулы сузган кешеләрне яратам мин, - диде һәм әле яңа гына койма буен­да йөгереп йөргән көчекне кулына алды. - Актырнак исемле ул, - дип аркасын­нан сыйпады. Бераз сүзсез торгач, дәвам итте: - Кичә Сабит малае Сәлим килгән. «Актырнакны миңа бир әле», - ди. Ачуланып җибәрдем үзен. Яр буендагы керәшә ояларын таш белән каплаучы син бит, дим. Эндәшми. Рогаткадан атып, Саҗидә әбинең мәчесен имгәтүче синме, дим. Акланырга сүз таба алмый...

Икенче көнне дә көчекләрне карарга Галләметдин абыйларга кердем, ан­нан соң да. Актырнак белән дә дуслашып киттек. Болынга төшсәм дә, урманга барсам да, миннән калмый. Уйнаклап гел янымда йөри.

Ә беркөнне Галләметдин абый:

- Фаил энем, Актырнак хәзер зур инде, яратсаң, үзегезгә алып чык, - дигәч, Актырнакны кочаклап ук алдым.

Актырнак бездә яши башлады. Дуслыгыбыз тагын да ныгыды. Эз табарга да, төрле боерыкларны үтәргә дә өйрәнде инде хәзер. Безнең урам малайлары елның-елында хоккей уенында беренчелекне яулый­лар. Быел да җиңәргә исәп. Сәлим дә әнә:

- Малайлар, көчегезне кызганмагыз, без җиңәргә тиеш! - ди.

Уен башланды. Алка әле безнең капкада, әле күршеләр капкасы тирәсендә бөтерелә.

Чү! Әнә алканы Сәлим алды. Яшен кебек, мәйдан уртасын да үтте. Ярым-сакчыны да узды.

Кемдер:

- Әйдә, бәр, Сәлим! - дип кычкырды.

Ул да булмады, шугалак «Го-о-о-л!» дигән авазларга күмелде. Яхшы уй­ный шул Сәлим. Тик шатлыгыбыз озакка бармады. Исәп тигезләнде. Икенче уенда да исәпләр тигез булды. Алка әле безнең, әле каршы якның капкасында «кунак» булып чыга. Өченче уен тәмамланырга да күп калмый инде. Сәлим нишләргә дә белми. Әледән-әле, тешләрен кысып:

- Без җиңәргә, беренче булырга тиеш! - дип, малайларны кисәтә.

Тик исәп кенә һаман үзгәрми. Менә-менә уен да тәмамланачак.

Шулвакыт авызына кәгазь кисәге капкан Актырнакның мәйданчык кырые­на килеп басканын күреп алдым. Ул бер урында таптанып торды да миңа таба ыргылды.

Нәкъ шушы мизгелдә алка мәйданчык уртасында иде. Аның өчен көрәшәләр. Араларында Сәлим дә бар. Алка читкә очты. Сәлим аның артыннан ташланды. Ләкин миңа таба ыргылган Актырнак көзгедәй бозда шуып китте, үзе белән алканы да читкә этәрде. Бу хәлне көтмәгән Сәлим, ярсып, Актырнакка кизәнде. Кемдер кәшәкәсен куеп өлгерде. Уен тукталды. Сәлимне битәрләргә керештеләр:

- Тимә Актырнакка!

- Кизәнүен кара син...

- Алканы Актырнак кузгаткан җиргә ташлап, уенны яңадан башларбыз... Актырнак китергән кәгазь кисәген кулыма алдым.

«Фаил, озак уйныйсың. Дәресләреңне карарга вакыт. Әниең». Чыннан да, вакыт соң икән инде. Уенны ничьяга тәмамлап, кайтырга чык­тык. Уйнаклый-уйнаклый, Актырнак та безнең арттан иярде...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: