Көмеш кыңгырау

Мин китәргә булдым яшьлектән...

«Чын шагыйрь, минемчә, туры сүзле һәм милләт гаме белән янып-көеп яшәргә тиеш. Югыйсә ул, ­шагыйрь булудан туктап, гади бер такмакчыга гына әйләнеп кала.»

Өйгә кайттым...

Өйгә кайттым... 
Шушы ике сүздә 
Бөтен дөнья сыйган гүяки. 

Өйгә кайттым. 
Урамдагы кызлар 
Ара-тирә чыр-чу килгәли. 

Өйгә кайттым... 
Гади бер җәй төне. 
Йолдызлары гына күренми. 

Өйгә кайттым. 
Яшәп була монда 
Ялгышларың өчен үкенми. 

Өйгә кайттым. 
Сәмәви бер тынлык, 
Җанга гына сыя алырлык. 

Өйгә кайттым. 
Тыныч яшәп була 
Өең булса әгәр кайтырлык.

 

Син бер чәчкә идең...

Син бер чәчкә идең болында. 
Яшь таҗларың нигә коела? 
Артык чибәр булма икән лә – 
Сыя алмассың бер куенга. 

Син бер чәчкә – шундый хуш исле, 
Бер иснәүдән бар да исерә. 

Күз күтәрми бугай буй-сының – 
Күз тидерә бөтен кеше дә! 

Син нәни бер коштыр. Күңелең 
Мең куакка кунып сайрады. 
Үрелсә дә сиңа җиталмый 
Мәхәббәттән шашкан ай бары. 

Син бер чәчкә идең, ә үзең 
Бер йолдызны үлеп яраттың. 

Син кош идең. Утка кагылган, 
Яраланган инде канатың.

Җомгадан соң 

Иман йортын чыгып киткән чакта 
Ник тәкъвалык кинәт югала соң? 
Үз-үзеңә мең вәгъдәләр биргәч, 
Нигә эри алар җомгадан соң?

Җомга җиткәч, бәйрәм рухы илә 
Фәлсәфәгә чумып уйланасың. 
Тик тарала сыман фикер җебе, 
Дөнья күмә кабат җомгадан соң. 

Кайбер көнне иртән тору белән 
Яңа көчләр җыеп уянасың. 
Офыкларны ярып чыгар булсаң, 
Бөтен өмет сүнә җомгадан соң. 

Бу дөньяның асылына төшеп, 
Мәгънәләрнең эзлим гел яңасын. 
Үз-үзеңне танымаслык булып, 
Үзгәрәбез нигә җомгадан соң?

Утыз бер

Бүген миңа утыз бер яшь тулды
Кызлар карый торган яшь үткән.
Малай-шалай килеш яшәп булмас,
Мин китәргә булдым яшьлектән.

Офык очларында ак болытлар -
Мин китәргә булдым хыялдан.
Чибәр кызлар күрсәм, каушап калмам,
Мин кызармам бүтән, оялмам.

Һәм аларга кызым итеп карап,
Сеңлем диеп кенә дәшәрмен.
Мин яшьлектән китәм. Моннан ары
Өлкән кеше булып яшәрмен.

Офыкларда йөзгән ак болытмы
Чигәләргә салган көмеш төс.
Мин яшьлектән китәм, ләкин яшьлек
Үзе кайтыр миңа, күрерсез.

Рәхмәт, яшьлек, синең кочагыңда
Көннәрем дә ямьле уздылар.
Сөйгәнемне синдә табып китәм,
Синдә калдырырга кызым бар.

Сагынмам дип ышандыра алмыйм,
Моңсулана калсам әгәр дә.
Сөйгәнемә карап юанырмын
Син исемә төшкән мәлләрдә.

Офыкларга таба китеп барам,
Яңгырлар да явар, карлар да.
Сау бул, яшьлек, синнән китәм инде,
Сурәтеңне калдыр карарга.

2018.

Рифат Сәлах 1987 елның 8 июлендә Татарстанның Буа районы Яңа Чәчкап авылында туа. Үз авылларында урта мәктәпне тәмамлый һәм 2004-2009 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында белем ала. Иҗат белән мәктәптә үк кызыксына башлый, тел һәм әдәбият олимпиадаларында катнаша, шигырьләре гәҗит-журналларда басыла. Бүген ул – унга якын китап авторы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: