Көмеш кыңгырау

МИҢА ДА КОЯШ КИРӘК...

***

Туңам, өшим, катам кебек —

Йөрәгем килә өшеп.

Бозлы баскычлардан таеп,

Барам чоңгылга төшеп.


Күкләргә карыйм ышанып —

Кояш качкан болытка.

Туңам, өшим, катам кебек,

Күктә кояш булып та.


Үзем кояш булсам иде,

Бозлар эретер идем.

Чоңгылдагы бар җаннарны,

Бәлки, терелтер идем.

 

Туңам, өшим, катам кебек,

Йөрәгем тибә сирәк.

Чоңгыллардан чыгарырлык

Миңа да кояш кирәк!
2016

КОЯШНЫ КҮРӘМ КЕБЕК...
Яраларны ямый-ямый

Терелеп киләм кебек.

Тормышымның офыгында

Якты ут күрәм кебек.


Тормышымда ни кирәген,

Ниһаять, беләм кебек.

Яшьләрем агудан туктый —

Ниһаять, көләм кебек.


Канатлар үсеп чыкканын

Аз гына сизәм кебек.

Куркытмый кебек диңгезләр

Көчем бар — йөзәм кебек.


Үпкәм тутырып сулыймын —

Сүзләрем сөрән кебек.

Киләчәгем якты булыр —

Кояшны күрәм кебек.
2017

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: