Көмеш кыңгырау

Мактанчык чишмә малае

Әкият.

Тау битендәге таш астыннан Чишмә малае йөгереп чыккан да: — Мин җир йөзендә иң-иң салкыны, — дип кычкырып җибәргән, ди. Кояш сабыйга елмаеп караган.
Чишмә малае бар булган көченә яңгыратып кычкырган да таудан аска тәгәрәп төшеп киткән. Яланда каз бәбкәләре чирәм йолкып йөриләр икән. Нәзек аякларына салкын чишмә суы килеп тию белән, алар читкә йөгергәннәр. Чишмә малаена шул җитә калган. Ул тагын:
—  Мин җир йөзендә иң-иң гайрәтлесе! — дип, тирә-юньгә аваз салган.
Кояш тау битенә уйчан караш ташлаган.
Шул мәлне тау итәгендә күп уйнаудан алҗыган маэмай хәл җыеп ята икән. Борынына салкын су тамчылары чәчрәү белән, ул да сикереп торган. Аннары шыңшый-шыңшый авылга чапкан.
Чишмә малае сөенеченнән чак-чак кычкыра алган:
—  Мин... иң-иң... иң-иң...
Кояш, борчылып, җиргә карап торган.
Ә Чишмә малае ары киткән. Юлда аңа йөк күтәреп баручы эшчән Кырмыска очраган. Су салкынына түзә алмыйча, үрмәләп читкә чыгарга азапланучы Кырмысканы Чишмә малае күп уйлап тормыйча үзенә йоткан.
Чишмә, шулай юлында очраган һәрнәрсәне үзенә йотып бара-бара, шулкадәр күбенгән, ди, ул инде кычкыра да, мактана да алмый икән. Бары тик:
—  Мин... Мин... Мин... — дип кенә тора, ди.
Кояш җиргә ачуланып караган. Аның ачулы карашы эссе нурлар булып чишмәгә килеп төшкән, чишмә суын өтеп-өтеп алган, җылытып җибәргән...
Шуннан соң Чишмәнең суы беркем өчен дә куркыныч булмый башлаган. Анда каз бәбкәләре йөзеп йөргән, маэмай су чәчрәтеп уйнаган, кырмыскалар саламга тотынып йөзгән...
Чишмә дә бүтән мактанмаган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: