Көмеш кыңгырау

Кычыткан хатирәсе

Балачак елларын хәтердә яңарткан саен, үзебезнең күп балалы, шау-шулы урам вакыйгалары бер-бер артлы күз алдыннан уза башлый.  Бала чакта ук күңелемнең матурлыкка омтылганын көзләр якынлашканда гына төшенүемә гаҗәпләнеп тә куям. Егерме бер йортлы Бәрәңге урамында без ул чорда алтмыштан артык бала үскәнбез. Мин үземнән өлкәнрәкләрне дә, кечерәкләрне дә хәтерлим. Ә инде яшьтәшләр белән ялан тутырып йөргән чаклар, җәен качышлы, кышын сугышлы уйнау, тау шуу, язын «карга боткаларын» уздыру, җәй көне какы, юа, борчак, җиләк җыярга барулар – барысы да дәфтәргә теркәлгән кебек, хәтергә язылып куелган. 

Каршыда гына гомер итүче Халидә апа белән Зөфәр абый гаиләсендә биш малай үсә. Миннән кечерәк дүрт энекәшне ияртеп, малайлар белән яшел яланга чыгып, аларга әкият укыган мизгелләрне искә алган чакта, һәрвакыт көләсем килә. Кызык, кемнән бирелгән сәләт булгандыр, мин алар белән тәрбия дәресләре дә үткәргәнмен икән бит. 
Колхоз эшеннән кайтып та кермәгән Халидә апа биш малайның керләрен юып киптерергә дә өлгермәгәндер. Алар күлмәктән генә, билдән түбән киенмәгән көйгә минем арттан яланга йөгерәләр, әле бәләкәй генә булсалар да, әкият тыңларга яраталар шул. Мин аларны чакырып алам да җайлап кына яшел чирәм өстенә утыртам. Инде килгәндә үк койма буеннан өзеп алган яшь кычыткан үсентеләре киң итәк астында. Күрәсең, матурлык кына күрергә теләгән күзләремне кызганып, күрергә теләмәгән әйберләрне яшерсеннәр өчен, мин аларга сабак бирергә булганмындыр. 
– Илфар, Илнар, Илнур, Флүр! Килегез якынрак, килегез әле, кичәге әкиятнең ахырын сөйлим. 
Риясыз сабыйлар яшел чирәмгә арт шәрифләрен куеп өлгергәнче, итәк астында яшеренеп яткан яшь кычытканнарны ипләп кенә утырасы җирләренә куям. Алар утыруга ук сикерешеп торалар да гаҗәпләнеп күзгә карыйлар һәм кычкырып елап җибәрәләр. 
– Ни булды, ник елыйсыз? 
– Тешләде, чакты, чакты... 
– Нәрсә тешләде, ни чакты? 
Алар сикереп торуга ук кычытканнарны кабат итәк астына яшерәм. Ә үзем, малайларны аңламаганга сабышып: 
– Ыштансыз йөргәнне яшел чирәм дә яратмый, барыгыз, йөгерегез, ыштан киеп чыгыгыз! Мин сезне көтеп торам, – дип аларны өйләренә йөгертәм. 
Бу ысул белән аларны кеше янына киенеп чыгарга өйрәтсәм, шул ук вакытта кыенлык та китергәнмен. Ләкин алар беркайчан да әти-әниләренә әләкләшмәгәннәр, күрәсең. Хәтер сандыгын күпме генә актарсам да, мин аларның үпкәләп, ачуланып йөргәннәрен исемә төшерә алмыйм. Ә малайлар берсеннән-берсе матур һәм акыллы егет булып үсеп җиттеләр. Буй җиткәч тә, үзем ике бала әнисе булгач та, минем бу «сабагым» турында кешегә сөйләгәнем юк иде. Күрәсең, үз-үземнән дә кыенсынганмындыр; күңелләрендә рәнҗү калгандыр да мине гаепләп искә алырлар, дип уйлаганмындыр. 
Гомерләр узып, иҗатка кереп киткәннән соң гына мин ул вакытларга бик еш кайтып, барысын да кабат-кабат хәтер дисбесенә тезеп, кылганнарыма бәя бирә башладым. Төрле җирләргә таралышып, үз тормышлары белән көн күрүче, инде үзләре дә әти-әни булып, балалар тәрбияләүче урамдашларым, күршеләрем белән күрешкәч, мин әлеге истәлекләрем белән дә бүлештем. Аларның нәкъ шул мизгелдә шаркылдап көлгән тавышларын ишетеп, бөтенләй гаҗәпкә калдым. Балачактагыдай шаян чаткылар чәчрәгән күзләреннән сабый яшь тамчылары тәгәри иде. Иелә-бөгелә көлгән егетләргә кушылып, мин дә көләргә тотындым. Аларның күңелендә кычыткан чаккан эзләр түгел, шаян балачак яшәвен күреп, җанымда рәхәтлек тойдым. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: