Көмеш кыңгырау

Ку­ян кай­чан ку­рык­кан?

Бо­рын-бо­рын за­ман­да яшә­гән, ди, бер Ку­ян. Бик ба­тыр бул­ган, ди, ул. Бө­тен ур­ман хал­кы ан­нан кур­кып, дер кал­ты­рап тор­ган, ди. Эре теш­лә­рен шы­гыр­да­тып алуы бу­ла, бар ки­ек-җан­вар өн­нә­ре­нә ке­реп ка­ча икән...

Бо­рын-бо­рын за­ман­да яшә­гән, ди, бер Ку­ян. Бик ба­тыр бул­ган, ди, ул. Бө­тен ур­ман хал­кы ан­нан кур­кып, дер кал­ты­рап тор­ган, ди. Эре теш­лә­рен шы­гыр­да­тып алуы бу­ла, бар ки­ек-җан­вар өн­нә­ре­нә ке­реп ка­ча икән...

Бер­ва­кыт ур­ман­да үз би­лә­мә­лә­рен ка­рап-бар­лап йөр­гән­дә, бу Ку­ян­ның ко­лак­ла­ры шарт­лап сын­ган имән кәү­сә­се­нең яры­гы­на элә­геп кал­ган. Тар­та, ди, Ку­ян ко­лак­ла­рын, тар­та, ди, һич ке­нә дә тар­тып ала ал­мый, ди... Хәт­та куз­га­лыр­га, бо­ры­лып ка­рар­га да җай юк икән... Кур­кы­тып та, ялы­нып-ял­ва­рып та ка­рый, ди, лә­кин Ку­ян үзен кем-нәр­сә тот­ка­нын һич бе­лә ал­мый, ди...

Шул мәл­дә Ку­ян­ның кү­ңе­ле­нә бе­рен­че мәр­тә­бә кур­ку, шик төш­кән: «Әл­лә бе­рәр ерт­кыч яи­сә хә­шә­рәт зат эләк­те­реп ал­ган­мы үзен? Аны бо­тар­ла­мак­чы бу­ла­мы?»

Тар­ты­ша-тар­ты­ша тә­мам әл­се­рә­гән Ку­ян нык­лап кур­ка баш­ла­ган. Елый-елый күз­лә­ре кы­за­рып бет­кән... Шу­лай күп­ме ва­кыт үт­кән­дер, кур­ку­дан Ку­ян­ның йө­рә­ге шарт­лап ярыл­ды ди­гән­дә, аз гы­на җил чы­гып, имән кәү­сә­сен сел­ке­теп куй­ган, шул мәл­дә Ку­ян­ның ко­лак­ла­ры ыч­кы­нып кит­кән. Кур­ку­ын­нан га­җиз бул­ган Ку­ян, ар­ты­на-ал­ды­на ка­ра­мый­ча, ур­ман эче­нә ке­реп юк бул­ган. Бик озак дер-дер ки­леп, кал­ты­ра­нып ка­чып йөр­гән, имеш, ул.

Шул көн­нән баш­лап ку­ян­нар шарт ит­кән та­выш­тан да кур­кып го­мер ки­че­рә­ләр, ди. Нәкъ шул ва­кый­га­дан соң алар­ның ко­лак­ла­ры – озы­на­еп, күз­лә­ре кы­за­рып кал­ган, имеш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: