Көмеш кыңгырау

Кәрәзле телефон

Шигъри күчтәнәч.

Кәрәзле телефон

 

Әти беркөн алып кайтты

Бер кечкенә телефон.

– Кәрәзле ул, улым, – диде,

Шуңа кечкенә икән.

 

Кәрәз бит ул умартада

Була, – дип бабай көлә, –

Бабам умартасы һәрчак

Тәмле кәрәзләр бирә.

 

Әллә соң телефонда да

Бал кортлары яшиме?

Хәбәр алып кайталармы,

Сүзен тыңлап әтинең?

 

Соравыма җавап эзләп,

Мин «умартаны» ачтым.

Кортлары чакмасын диеп,

Диван артына качтым.

 

Шулчак әти килеп керде,

Диде: «Эх, корт чаккыры,

Ике көн дә сөйләшмәдем –

Телефоным ватылды...»

 

Кәрәз ашый алмадым мин,

Бал корты да тапмадым.

Әмма, каеш эләккәчтен,

Әйбер сүтми башладым.

 

Дәү әти синоптиклары

 

Апам компьютердан эзли

Көннең нинди буласын.

Дәү әнием көн дә тыңлый

«Күңел» радиосын.

 

Бары дәү әтинең генә

Синоптиклары башка.

Явым-төшем көтелә, ди,

Пошкырса йолдыз-кашка.

 

Әгәр Мырауҗан тырмашса,

Буран булачак икән.

Иртән чәйнек сызгырса,

Көннәр салкынга киткән.

 

Офык алсу төскә керсә,

Һава аяз торачак.

Күлдә балыклар уйнаса,

Һичшиксез, җылытачак.

 

Дәү әти синоптиклары

Ялгышмый ул ялгыш та:

Нәкъ яңгыр кирәктә генә

Пошкыра йолдыз-кашка.

 

Бабам юлга чыгам, дисә,

Йокыга тала мәче.

Җырлавыннан туктый чәйнек,

Сызгырмый башлый әче.

 

Печән әзерләгән чакта,

Офыктан кача болыт.

Балыкка барса, балыклар

Эләгә, чират торып.

 

Эх, миндә дә дәү әтинең

Сәләте булса иде.

Башлаган эшләрем шулай

Һәрвакыт уңса иде.

 

Ихтыяр көче

Матур гөлләрен үстерә,

Ашларын да пешерә,

Әнисенә зур ярдәмче,

Күрше кызы Гөлчирә.

Әлегә зур булмаса да,

Бик уңган кыз Гөлчирә,

Тик бер начар гадәте бар,

Өй эшләрен күчерә.

Күчермәс иде өй эшен,

Кич телевизор карый.

Мультфильмнар күп карагач,

Күзләре бик тиз арый.

Китап тотып яткан килеш

Йоклап китә урында.

Иртән бик авыр уяна

Мәктәбенә барырга.

Көндәлегеннән сизелә

Бишлеләрнең качканы.

Шуңа күрә аны «өчле»

Якын итә башлады.

Ихтыяр көче кирәк, ди,

Мөгаллимә апасы.

Эх, шул көчне – серле көчне

Каян гына табасы?!

 

Ихтыяр көчен күргәчтен

Качалар, ди, «өчле»ләр.

Аңа ия була икән

Бары үҗәт кешеләр.

Тәмле итеп аш ашый ул,

Чәй эчә кәнфит белән.

Тик ихтыяр көче керми,

Кайда йөри – кем белгән?

Су да ташый, камыр баса,

Физзарядка да ясый.

Ләкин никтер Гөлчирәдә

Ихтыяр көче артмый.

Менә бер көн өйләрендә

Телевизор ватылды.

Аптыраткан сорауларга

Анык җавап табылды.

Өй эшләре вакытында

Пөхтә итеп эшләнә.

Гөлчирә укый башлады

Шул көннән соң «бишле»гә.

Яңа телевизор алгач,

Әтисе аннан көлде:

– Ниһаять, безнең өйгә дә

Ихтыяр көче килде...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: