Көмеш кыңгырау

Кояшлы балалар

Факил Сафин

 

“Кояшлы балалар сез!”-дип,

Мактады апа безне.

Елмаюлы бер карашы

Балкытты  йөзебезне.

 

“Кояшлы апабыз сез!”-дип,

Сыендык кочагына.

Күктән кояш көлеп безгә

Карады шул чагында.

 

Без дә- кояш, апабыз да,

Күктә Кояш тагын да.

Илебез дә  кояш булып

Балкысын җир шарында.

 

Кайсы  кояш яктырак дип,

Сорасагыз, белегез,-

Игелекләр  кылыгыз сез,

Гел елмаеп  йөрегез!

 

Якты кояш, нурлы кояш

Сез  үзегез  булырсыз.

Бар дөньяга якты өстәп,

Җылы сибеп  торырсыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: