Көмеш кыңгырау

Кояшбикә бигрәк уңган, кара, ничек иртә торган!

ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ ШИГЫРЬЛӘРЕ

Боз киткәндә
Кояш та эш тапкан бүген:

Әллә чынлап, әллә юри,

Кайнар нурын кадый-кадый,

Елгада боз ватып йөри.


Бозга нәрсә, барыбер бит,

Әй ярыла шатыр-шотыр.

Дулкын исә бертуктаусыз

Нидер сөйли чупыр-чупыр.


«Юлыңда бул әйдә!» — диеп,

Бәлки, бозны куадыр ул.

Кем белә бит, бәлки, миңа

«Хуш!» димәкче буладыр ул.


Сыерчык
Бик сагынып кайткан икән

Туган-үскән җирләрен.

Сыерчыкка бәйрәм бүген,

Күрсәтә бар һөнәрен.


Цирктагы артист кебек,

Әллә ниләр эшли ул:

Йә сандугач булып сайрый,

Йә тай кебек кешни ул.


Кайчагында кинәт кенә

Карга булып кычкыра.

Минем сыман сызгырып та

Җибәрә ул еш кына.


Курай уйный башлый аннан,

Канатларын кагынып...

Читкә китсәм, мин дә шулай

Кайтырмындыр сагынып.



Тыйнак инеш
—  Инешкәй, Инешкәй,

Суларың көмештәй,

Шундый саф, ә үзең

Шулкадәр йөгерек...
—  Сез, — диде Инешкәй, —

Мактагыз иң элек
Су биргән Чишмәмне.

Ул кипсә нишләрмен?


Язгы җил
Җилне әйтәм, кызык кына,

Кышын үзе суык ташый.

Яз җиттеме, аннан инде

Кышны шундый үрти башлый:

Кар юрганын ачып ташлый.


Йә, тай кебек кинәт дулап,

Ярма карны тәпи-тәпи

Алып китә кырлар буйлап,

Йә булмаса калку җирне

Ялт иттереп ялап ала.


Кыш нишләсен, хәле беткәч,

Сакал селкеп карап кала.

Тузгып йөри-йөри дә ул,

Калмагачтын башка чара,

Төн ягына китеп бара.


Әллә ул да белә микән?
Күлдәвектә бал корты
Әйләнә да тулгана,
Аның саен канаты
Суга ныграк чылана...
Ә күзләре...
Ә күзләре
Миндә генә,
Әйтерсең лә
Бар өмет, ди,
Синдә генә.
Суздым да мин кулымны:
— Батасың бит, ябыш, — дим.
Үзем шүрлим: — Бал корты
Чакмас микән ялгыш, — дим.
Чагамы соң?
Карап тора,
Нигә икән?
Ярдәм кулын
Әллә ул да
Белә микән?



Кояшбикә челтәре
Кояшбикә бигрәк уңган,

Кара, ничек иртә торган!

Тау битенә ап-ак кардан

Көмеш челтәр үреп куйган.


Уянган да йокысыннан,

Кар челтәрнең уртасыннан

Умырзая карап тора.

«Яз җиткән бит!» дигән сыман.


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: