Көмеш кыңгырау

Компь­ю­тер­сыз за­ман­нар­да...

Мәк­тәп­тән кайт­кач, әти­ем бе­лән утын өяр­гә чы­гып кит­тек. Кы­зып кы­на эш­ләп ят­кан­да,  ка­дер­ле әни­ем яңа гы­на пеш­кән кай­нар өч­поч­мак­ла­рын алып чык­ты. Саф һа­ва­да аша­вы биг­рәк тәм­ле икән бит! Сый­ла­нып ял ит­кән ара­да, әти­ем шун­дый кы­зык ит­те­реп үзе­нең ба­ла­ча­гын сөй­ләп кит­те:

 

  • Улым, без ба­ла ва­кыт­та ин­тер­нет, ке­сә те­ле­фон­на­ры, план­шет­лар һәм баш­ка гад­жет­лар юк иде. Ул ва­кыт­лар, уй­ла­вым­ча, иң га­дие, иң кы­зы­гы бул­ган­дыр. Без уен­нар гы­на уй­нап үс­тек. Сез­нең төс­ле компь­ю­тер­да утыр­мый идек, ма­лае да, кы­зы да шәл бәй­ли иде. Урам­да төр­ле кы­зык­лы уен­нар уй­нар­га да ва­кыт та­ба идек. Алар­ны сүз бе­лән ге­нә әй­теп бе­те­реп бул­мый, – ди­де әти­ем.

Утын­ны кер­теп ту­тыр­гач, өй­гә ке­реп җы­лы чәй эч­тем дә ятып тор­дым. Ко­яш ба­е­ган­да йок­лар­га яра­мый дип әй­тел­гән ырым дө­рес бу­лып чык­ты, ах­ры. Әл­лә төш шун­да, әл­лә са­та­шу­ым – үзем дә аң­лый ал­мыйм. Урам­га чык­сам, ише­гал­ды бо­рын­гы­ча дип әй­тим­ме?!  Бар нәр­сә дә үз­гә­реп бет­кән. Олы агач кап­ка, ә без­не­ке ти­мер иде, әти­нең ав­то­мо­би­ле уры­нын­да җи­гел­гән ат ба­сып то­ра. Ул ми­ңа, бу­сы кем ин­де, ди­гән ке­бек, зур күз­лә­рен та­гын да зу­рай­тып ка­рап куй­ды.

Баш­та кап­ка­ны ачал­мый­ча тил­мер­дем, со­ңын­нан аң­ла­дым -  аны этеп ке­нә ача­сы икән. Гөр ки­леп то­ра ура­мы­быз. Ба­ла­лар мин бел­мә­гән уен­нар уй­ный­лар. Ан­да агач өй­ләр. Хә­зер­ге ши­кел­ле ка­лай бе­лән тыш­лан­ма­ган­нар. Яр­ты сә­гать­ләп бу та­ма­ша­ны кү­зәт­тем. Өе­мә кер­дем.

Та­бын янын­да әби-ба­ба­ла­рым, әти-әни­лә­рем гөр­лә­шеп чәй эчеп уты­ра­лар иде. Мин ту­ган­чы ук ва­фат бул­ган ба­ба­ем да шун­да. Ба­ба­ем бе­лән «е­гет­ләр­чә» кул­лар би­реп кү­реш­тем. Аның бе­лән бик кы­зык, кү­ңел­ле икән.

Әдә­би­ят дә­ре­сен­нән әки­ят­ләр, ши­гырь­ләр язар­га өй­рәт­кән укы­ту­чы­ма рәх­мәт әй­тә­сем ки­лә, чөн­ки үзем яз­ган ши­гырь­ләр­не ба­ба­кай­га укып күр­сәт­тем. Ул ми­не мак­тап, бер баш­ка үс­те­реп җи­бәр­де.  Ба­ба­ем ми­ңа бер як­таш язу­чы­быз Әхәт Гаф­фар ту­рын­да да сөй­лә­де. «Син дә, улым, аның ке­бек кү­ре­нек­ле язу­чы бу­лыр­сың», – ди­де . Ба­бай­ның сүз­лә­ре ми­не та­гын да дәрт­лән­дер­де: ил­һам­ла­нып  язар­га то­тын­дым, Кү­гәр­чен авы­лын­нан чык­кан бе­рен­че язу­чы­га әй­лә­нә­сем кил­де.

Эхххххххх!!! – ди­дем  со­ңын­нан, уя­нып кит­кәч. Бу ба­ры тик төш ке­нә бул­ган икән дип, кү­ңел­сез уй­лар­га би­рел­дем. Әм­ма язу­ым­нан тук­та­мам, чөн­ки мин аны ба­бай хөр­мә­те­нә дә яза­чак­мын. Аның сүз­лә­ре ми­нем ко­лак­та хә­зер дә чың­лап то­ра: «Үс­кәч, син,һич­шик­сез, язу­чы бу­лыр­сың, улым!»

Инсаф Гатауллин Балык бистәсе районы Күгәрчен авылы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: