Көмеш кыңгырау

Басылганга кире кайтып: кәнәфи нигә кирәк?

Кәнәфи нигә кирәк? Иң әһәмиятлесе – китапта кәнәфинең ДАИ инспекторына штраф түләмәс өчен түгел, ә бәләкәчләрнең хәвефсезлеге өчен кирәклеге ассызыклана.  Сыйфатлы кәгазьдә, кызыклы рәсемнәр белән унбиш кенә битле итеп чыгарган әлеге китапчык балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм кече мәктәп яшендәге нәниләребез өчен нәшер ителә. Ул дәрестән тыш үткәрелә торган чараларда мөгаллимнәр һәм тәрбиячеләр өчен өстәмә ярдәмлек тә була ала. Ә кич утырып әти-әни, әби-бабай белән бергә уку – бер атуда ике куянны тоту булыр иде.

 

Хөсәен Әхмәт-Вәли узган ел нәниләребезне «Әмир машиналары» исемле кызыклы да, файдалы да китабы белән сөендергән иде.

Күптән түгел аның тагын бер «Кояшлы малайлары» исемле китабы дөнья күрде. Беренче китаптан без Хөсәен абыйның оныгы Әмир икәнен һәм аның бик нык машиналар яратуын беләбез. Әлеге китабында ул инде оныгын шәһәр урамына чыгарган, һәм балалар бакчасы янындагы иртәнге күренешне матур итеп сурәтли:

Ишекләрдән сикереп төшә

«Кояшлы» малайлары! –

Кайсын әтисе китергән,

Ә кайсын – бабайлары...

Әмирнең дә бакчага машинада барасы килә:

Иске «Жигули»ебызның

Артына кереп чумдым...

Әтисе малайга кәнәфисез йөрергә ярамаганлыгын кисәтсә дә, улы аны тыңламый, машинадан төшми:

Кузгалдык! Башны күтәрмим –

Посып кына утырам...

Чатны борыл-с-а-ак,

Хәерсез,

Даишник басып тора!

«Тә-ә-әк!

Юк кәнәфи, юк ремине,

Каптырылмаган каеш...

Юл кагыйдәсен би-и-ик тупас

Бозасыз, понимаешь!»

Әтисенең сүзен тыңламыйча, балалар кәнәфие булмаган килеш утырып барганы өчен Әмирнең әтисенең юл йөрү таныклыгын алалар, штраф салалар.

ДАИ хезмәткәре белән очрашканнан соң, малай юл йөрү кагыйдәләрен машинада утырган һәр пассажир үтәргә тиеш икәнен ныклап төшенә:

Әле менә туган көнгә

Маэмай алып бирделәр –

Зур корсаклы «копилка» ул! –

«Акча тупла», – диделәр.

 

Хәзер көн дә капкорсакка

Акча төшереп барам...

Әти: «Машина алам!», – ди,

Ә мин кәнәфи алам!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: