Көмеш кыңгырау

Күке

Үз балаң турында кайгыртудан да ләззәтлерәк мәшәкать бармыни дөньяда!

Сезнең җәй көннәрендә урманга барганыгыз бармы? Барганыгыз булса, мөгаен, агачтан агачка кунып: «Күк-кү! Күк-кү!» – дип кычкыручы күкене күргәнсездер. Әгәр аның тавышына игътибар итсәгез – анда ниндидер сагыш, моң, өзгәләнү, чакыру авазлары ишетерсез. Нигә өзгәләнә, нигә сагышлана икән соң күке? Урманның барча кошлары эчләренә сыймаган шатлыкларын тирә-юньгә җыр итеп тараткан чакта, ни өчен күке болай моңлана икән?

Шушы соравыма җавап табарга теләп, беркөнне мин урманга киттем. Урман тып-тын иде. Җилләр, агач күләгәсенә сузылып ятып, мыш-мыш йоклыйлар. Аюлар юкә балы белән тәмләп чәй эчеп утыралар. Куяннар, чәчәкле аланга җыелышып, сикерү ярышы уздырып яталар. Җырчы сандугачлар таң алдыннан бик каты сайрап арыганнар, хәзер, кипкән тамакларын чылатыр өчен, яфраклардан чык суы эчеп йөриләр. Бары тик күкеләр генә, әле бер агач башына, әле икенчесенә күчеп: «Күк-кү! Күк-кү!» – диләр.

Их, аңламыйлар безне, аңламыйлар. Кошлар гына түгел, кешеләр дә безне иң юньсез җан иясенә саныйлар. Ә безнең күңелебездә мәкер юк бит. Без: «Күк-кү! Күк-кү!» – дип, көннәр буе үзебезнең балаларыбызны чакырабыз. Тавышларыбызны бер ишетмәсләр, икенче ишетеп, яныбызга килерләр дибез. Безнең дә үз балаларыбыз турында кайгыртасыбыз, аларның үскәннәрен. канат ныгытканнарын күреп сөенәсебез килә. Үз балаң турында кайгыртудан да ләззәтлерәк мәшәкать бармыни дөньяда!

Күк-кү! Күк-кү!

Шулай диде дә күке очып китте. Озакламый ул икенче агачка кунып кычкыра башлады: «Күк-кү! Күк-кү!»

Мин озак кына аның тавышын тыңлап тордым. Күңелгә әллә нинди сагыш, моң тулды. Үзем дә сизмәстән. күзләремне сөртеп алдым. Хәзер инде миңа күкеләр турында начар уйларым өчен оят иде.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: