Көмеш кыңгырау

"Хыял дәрьясында..."

26 нчы сентябрьдә   Чаллының үзәк китапханәсендә язучы, журналист Ирек Диндаровны  искә алу кичәсе узды. Быел аңа 65 яшь тулган булыр иде.

 

Заманында, аеруча  90 нчы елларда, Чаллы каласы өчен гадәти бер журналист булмый ул. Тынгысыз  каләм иясе үзгәртеп коруның иң шанлы елларында Татарстан радиосының Чаллы бүлеге җитәкчесе дә, матбугат үзәген оештыручы да була.”Гел халык арасында, вакыйгаларның  кайнап торган үзәгеннән бер минут та кичекмичә хәбәрләр яудырып, халкыбызның милли үзаңы  үсешенә бәяләп бетергесез өлеш  керткән фидакяр зат” ди  аның  турында Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин.

Әдәби эшчәнлеген исә Ирек Диндаров нәсерләр язудан башлый. Кичәне алып баручы  әдәбият музее хезмәткәре, «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина юкка гына аның нәсерләрен укудан башламады.Татар әдәбиятында сирәк күренеш булган нәсерләрдә “тыйнак моң, үтемле сөйләм, эчке киеренкелек, кайнар хис-тәэссорат” (Ф.Сафин) тойгандыр кичәгә килүче китапханәчеләр, укытучылар, мәктәп укучылары  һәм студентлар.

Кичәгә Чаллыда яшәп иҗат итүче Галиәхмәт Шаһи, Рәшит Бәшәр, Айгөл Әхмәтгалиева, Зөләйха Минһаҗева, Сирень Якупова, Рәфис Сәлимҗановлар  килгән иде. Күбесенең  күңелләрендә язучы турында матур истәлек-хатирәләре сакланган.Тырыш, эшлекле, итагатьле, тәрбияле, серле, хисле, ихлас... Шәхес буларак шундый сыйфатларын искә алсалар, язучы буларак,  әдәби ниятләре, иҗади планнарының  бик күбесе тормышка ашмый калуына көрсенделәр:  “өлгермәде”.

”Әбләев хикмәтләре”, “Төркиягә  сәяхәт”, “Йолдыз  җиле”, Соңгы әманәт”. Ярты юлда өзелеп калган “Мәйдан”  повесте...

Рәшит Бәшәр аның “Әбләев хикмәтләре”нә аерым тукталды.Ул кулъязма көе укыганда ук “бу әйбәт әйбер” дигән  хикәяләрне Шәүкәт Галиевның да югары бәяләвен  искә төшерде. Үзара аралашырга ипле, киң эрудицияле каләмдәш буларак бәяләде Рәшит ага Ирек Диндаровны.  “Язучы һәр  яңалыктан  хәбәрдар  булырга тиеш. Татар язучысын  гына укып, үз  кысаңда гына бикләнеп, әллә кая  китеп булмый. Дөнья әдәбиятын, андагы процессларны  да өйрәнергә  кирәк.Шунсыз  оригиналь  әйбер китерә алмыйсың әдәбиятка. Яңалык алып килгән язучылар  гына  әдәбият тарихында  кала.Без шул хакта сөйләшә идек, бәхәсләшә идек” дип искә алды ул. 90нчы еллардагы әдәби-сәяси эшчәнлек турында сүз кузгатып, халыкның һәр чыккан газета- журналны, китапны ябырылып укуы, иҗтимагый активлык һәм бүгенге вәзгыять хакында телгә алды. Халыкның  ваемсыз, битарафка әйләнүенә ачынуын  белдерде. Бирегә  килүчеләр татар  матбугаты  белән кызыксыналардыр, китаплар укыйлардыр дигән ышаныч- теләген дә җиткерде.Әлбәттә, мондый борчылу һич урынсыз түгел. 90 нчы елларда  “кайнап” торган Чаллы  турында сөйләгәндә, югалтуларның күплеге сискәндереп җибәрә.

Ирекнең группадашы булган Рәфис Сәлимҗанов  КДУда укыган чорда татарның зур  шәхесләреннән гыйлем эстәү, аларның  фикерләрен тыңлауның  киләчәк тормышлары  өчен әһәмиятен ассызыклады. Шул йогынты  Ирек Диндаровта Чаллыга килгәч, “Якты юл” газетасында эшләгәндә дә, радиода эшләгәндә дә, милли хәрәкәт эчендә кайнаганда да сүрелмәде, диде ул.

Сәхнә түренә күтәрелгән Зөләйха Минһаҗева (“Тыңлагыз, Чаллы сөйли!” дип беренче тапкыр эфирга чыккан тавыш -аныкы) Ирек Диндаров белән  радиода эшләгән хезмәттәшлек чорын  искә алды.49 яшендә  бакыйлыкка  күчкән  дусты турында сөйләгәндә,  ул яшьләргә  мөрәҗәгать итеп: ”Әле гомер алда, әле өлгерермен” дигән  сүзне онытыгыз. Күңелегезгә  килгәнне  бүген языгыз, бүген укыгыз. Тормыш ул –менә бүген: бүген без аралашабыз, бүген якыннарыңның  кадерен  белергә  кирәк, дөньяны бүген танып калырга кирәк” дигән  сүзләрен җиткерде.Хак  сүзләр.Талантлы шәхесләрнең гомере көтмәгәндә өзелгәндә, аеруча көчле тәэсир итә торган  сүзләр.

Ирек Диндаров  исеме әдәбиятта лаеклы урын алырга тиеш.Аның милләте каршындагы хезмәте дә бәяләп бетергесез. “Ирек Диндаровның китапларын укыганда, башкаларда булмаган яңалык ачарсыз, яңа нур алырсыз.Аның үз сүзе бар иде!”  -диде Зөләйха Минһаҗева. “Үз  сүзе бар иде!" Халкыбызның  киләчәген дә үз сүзе булган шәхесләр, лаеклы элгәреләрне онытмаган яшь  буын билгели түгелме?.. Алар тудырган  әдәби мирасның  кадерләнүе, зурлануы, иң беренче чиратта, исәннәр  өчен кирәк.

 

 

 

 

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: