Көмеш кыңгырау

​​​​​​​Хатирәм

Сара Садыйкова турында

Халкыбызның хатын-кызлары тормышта, көнкүрештә зур эшләр алып бара. Җәмгыятьнең культурасын тотуда да үзләренең булдыклы булуларын изһар иткән хатын-кызларыбыз аз түгел, һәр төрле фән аланнарында хезмәт итү, гади һәм урта белем бирү, институтларда дәрес бирүче мөдәррисләребез (профессорларыбыз) бар. Аларга язарлар (әдипләр), тагын да сәнгать осталарын кушсак, күңелне күтәрерлек яки өмитләр тудырырлык хөрмәтле бер төркем килеп чыга. Шулар арасында иң хөрмәтле урыннарның берсенә ия булган сима (образ) — музыка остасы Сара Садыйковадыр.

Гомеребез бер тирәдә җирьян иткән булмаса да, кайбер кыска вакытлы очрашкан чаклар хәтеремдә яхшы онытылмаслык эз калдырганнар. Ул очрашулар Сара ханымның тереклегендә шактый зур үзгәрешләр булган вакытларга туры килгәнлектән, бер дәрәҗә әһәмияте булган мизгелләр дияргә була. Шундый үзгәрешләр һәм эволюция булмаса, гомер бик соры төстә тамаша ителер иде.

Беренче очрашу Мәскәүдә. Егерменче еллар. Бу заманда Мәскәүдәге татар халкының тормышы бик җанлы-дәртле рәвештә бара иде. Мәскәүдә дүрт-биш татар мәктәбе эшли. Зур ике-өч нәшрият, алар һәр елны ун-унбиш исемдә китап чыгаргандыр. Шулар арасында берсе кооператив нәшрият иде. Инде Татарстан автономиясе нигезләнгән булса да, татар халкының культура хәрәкәте мәркәз булган Мәскәүдә көчле бер динамикада дәвам итә иде. Минем Сәнгать институты ВХУТЕМАСка укырга кергән һәм инде икенче курста укып йөргән вакыт. Казаннан Мәскәү консерваториясенә укырга ике кыз килде. Әлбәттә, заманына күрә зур вакыйга иде бу. Аларның берсе Сара Садыйкова, икенчесе Хәкимә Чамаева иде.

Ул вакытта торак мәсьәләсе бик авыр иде. Бәхеткә каршы, миңа бер бүлмә алырга юл ачылды. Ләкин үзем вакытлы рәвештә Мәскәү янында дачада яшәгәнлектән, ул бүлмәне уку сезонына Сара белән Хәкимәгә бирдем. Вакыт-вакыт килгән чакларымда, миңа бу ике кызның табигатен, укуларын аз гына булса да күрергә туры килде. Беренче уку сезонын алар шушы минем квартирада уздырдылар. Икенче елны инде җәйге каникулдан соң Олуг татар урамы, мәчет ишек алдындагы иске мәктәп бинасында татар студентлары өчен тулай торак ачылгач, кызлар шунда урынлаштылар. Мин дә өемә кайттым.

Хәкимәне мин шул заманнан бирле күрмәдем һәм гомере ничек узганын да белмәдем. Берүк аның хатын-кызга хас түбән тавышы бик матур тембрлы булуы хәтеремдә калган. Аны өйдә дә аз очрата идем.

Сара өйдә куп була һәм һәрвакыт тырышып дәресләрен хәзерли, кайвакыт җылый-җылый да укый иде. Аңлашып бетмәгән җирләрен аңлар өчен казганып җылый икән. Соңыннан белдем, тулы хиссиятле күңеле авырлыкларга дучар булганда да, җылап уздыра торган гадәте бар икән. Әнисен дә, Казанны да бик сагына иде. Ерактан ишетелгән поезд сызгырулары да аның күңелен йомшарта, чөнки Казан юлларын искә төшерәләр икән. Шулай да бу кыз бала Мәскәү консерваториясенең кадерен белеп, анда алырга мөмкин булган гыйлемне үзләштерергә бөтен көчен сарыф итте.

Кешегә хөрмәт казану, минемчә, төрлечә килә. Иң әү-вәл табигатьтән бирелгән сәләт кирәк. Шулай ук җиһан җае булуы да шарт. Сара ханым, белүемчә, музыка мәйданында зур урын тоткан бер династиядән дә түгел, аны музыка пьедесталына күтәреп кенә дә куймадылар. Ялгыз, үзенең иҗтиһады, төгәнмәс дәрте белән теләгенә, хөрмәтле дәрәҗәсенә ирешкән татар хатыны ул.

Егерменче гасырның егерменче һәм илленче еллары азакларына хәтле миңа Казанда яшәргә мөмкин булмады.

Гомеремнең иң бәрәкәтле булырга тиешле елларында, ягъни Джугашвили тираниясе булган елларда миңа горбәттә, сөргендә көн күрергә тугры килде. Кайвакытларда Ошәркандта да тордым. Сара Садыйкованың җырчы буларак уңышлары хакында хәбәрем юк иде. Гомумән, татар культура хәрәкәтеннән миңа ирешә торган мәгълүматлар бик кисәк-косак кына булып килә иде. Дөрес, әле дә Татарстаннан еракта яшәгән татар халкының күпчелеге үзләренең милли тормышыннан хәбәр алырга мохтаҗлар.

1951 яисә 1952 елда булса кирәк. Сәмәркандтагы өемә Сара ханым белән Исмәгыйль Һилалов килеп керделәр. Көтмәгәндә, ничә еллардан бирле очрашырга мөмкин булмаган Сараны күрү миңа бик зур шатлык булды. Исмәгыйль белән очрашкаларга туры килә иде. Мәскәүдә укыган заманнан 25—30 еллардан соң һәм тиранлык режимының иң дәһшәтле чакларында бу очрашу, әлбәттә, бик шатлыклы да, шуның белән бергә моңлы да булды. Исмәгыйльнең мандолинасы үзе белән иде, җырлаштык, моңландык. Сара бик моңсу, тавышында тирән моң, нәзек хиссият.

Еллар узгач, аның күңелендәге моң, талант, чишмә булып, икенче үзәннән ага башлады. Ташкент сәнгать институтында дәресләр биреп йөргәндә Татарстан хөкүмәте даирәләреннән миңа илгә кайтырга тәкъдим булды. 1950 еллар ахырында Казанга кайттым. Бу вакытта Сараның исеме композитор буларак ишетелгәли, әмма музыка дөньясының иясе Нәҗип Җиһанов иде һәм ул Сара Садыйкованы танырга теләми иде.

Бер вакыт радиодан Мостай Кәрим сүзләренә язылган «Өченче көн тоташ кар ява» дигән тетрәндергеч җыр тапшырдылар. Хәйран калып тыңладым. Сара музыкасы икәнен белгәч, шатлыгым эчемә сыймады. Җәмәгатем Флорадан тиз үк аның телефонын табып бирүен үтендем. Телефоны юк икән ул чакта. Ләкин җаен табып, Сараның кулын үбеп, рәхмәтләр әйтеп котладым. Чын самими шатлык һәм җан кинәнеп котлау иде бу. Әңгәмәдә булдык, Сараның икенче гомере башлануын, яңадан тууын мин шулай ачыкладым. Соңыннан «Җидегән чишмә», «Татарстан — минем республикам», «Казан кичләре» кебек бер-сеннән-берсе моңлы көйләрен тыңлагач:

— Сара, син ничек мондый матур җырлар язасың? — дип сорый идем.

— Мин бит халкыбыз көйләрен, музыкасын бик яратам. Иҗатымның нигезен шул музыкага көйлим, — дия иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: